Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Күбәләкләр
04.08.2017
Бүген. 2 нче кечкенәләр төркемендә «Күбәләкләр» бәйрәме булып узды. Тәрбияче Шагиева Л.Р. балаларны күбәләкләр белән якыннанрак таныштырды. Төрле күбәләкләр сүрәтләнгән рәсемнәр күрсәтте. Соңыннан балалар күбәләк итеп киселгән шаблоннарны төрле-төрле стразалар белән бизәделәр. Балаларга бик кызыклы һәм күңелле булды.
-
03.08.2017
Рәсем ясау шөгыле баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Бүген, 3 август көнне, “ Балачак” балалар бакчасында асфальтка акбур белән рәсем ясау оештырылды. Максаты: яшь талантлар барлау һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү. Балалар чын рәссамнар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә — аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәй бизәкләре чагылдырылган, һәм, әлбәттә барысында да нур сибүче кояш. Балаларның рәсемнәре берсеннән - берсе матур иде.
-
Скакалка бәйрәме.
02.08.2017
Бүген 2 август көнне “Балачак” балалар бакчасында “Скакалка” көне үткәрелде.
Скакалка – балаларның иң яраткан уен атрибуты. Аның белән аерым, күмәк уеннар оештырылды. Кечерәк яшьтәге балаларда да скакалкада сикерү теләге уянды. Скакалкаларда сикерү белән беррәттән, велосипед ярышлары, батутларда сикерү оештырылды. Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле узды.
Аякларым талмас өчен,
Кабатлау гына кирәк:
- Әй скакалка, скакалка!
Көн буе сикерәм!
Тамчы да кызганмыйм
Сикерәм дә, сикерәм!
-
Любимые игры с песком.
31.07.2017
Дети очень любят игры с песком. Эти игры полезны как в плане оздоровления, так и в плане знакомства малышей с окружающим миром.
Детям очень нравится играть с песком, сыпать его из одного ведерка в другое, с помощью разноцветных формочек лепить из песка разные фигурки. Такие игры благотворно влияют на психику ребенка и успокаивает их.
-
Экспериментлар атналыгында.
28.07.2017
Безнең балалар бакчасына нәниләр бик теләп йөриләр. Шулай булмый ни – анда алар уйнап кына калмыйлар, тәрбияче апалары белән төрле кызыклы тәҗрибәләр дә ясыйлар, экспериментлар куялар. “Балачак” балалар бакчасында экспериментлар үткәрү еш кулланылына. Уртанчылар торкеме №1 тәрбияче апалары Хөснуллина М.А. белән “Вулкан” тәҗрибәсен ясадылар. Әйтергә кирәк, мондый төр шөгыльләр нәниләр күңеленә аеруча хуш килә.
-
28.07.2017
Табигатьтә һәр фасылның кабатланмас үз матурлыгы бар. Язгы ләйсән яңгырлар, күктәге салават күпере, кышын кар бөртекләрендәге мең төрле бизәкләр, җәйгә чыксаң болын-кырлардагы чәчәк, үләннәр төрлелеге үзләре үк серле могҗизага тиң. Бары күрә белергә генә кирәк.
Бакчабыз табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан.Агачлар, куаклар, яшел чирәм һәм чәчәкләр белән хозурланып, кошларны күзәтеп үсә безнең балалар. Менә бүген дә без, балалар белән кыр чәчәкләрен күзәттек, исемнәрен, танырга өйрәндек. Шушындый экскурсияләр барышында без балаларга матурлыкны күрә белергә генә түгел, табигатьне сакларга кирәклеген дә өйрәтәбез.
-
Күмәк уеннар.
27.07.2017
“Җәйге могҗизалар- күмәк уеннар ” атналыгы уңаеннан уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре Багавиева Г.Р. белән кумәк уеннар уйнадылар. Балалар татар һәм рус халык уеннарын һәр көн саен яратып уйныйлар. Татар кызы бу юлы очрашуга “Түбәтәй” уенын алып килгән иде. Уен балалар күңеленә хуш килде. Шулай ук саф һавада, татар кызы белән берлектә “Чума урдәк, чума каз”, “Галиябану”, “Йөзек салыш” милли уеннарын да уйнадылар. Балалар куңеленә татар милли уеннары кереп калсын иде.
-
27.07.2017
Неделя экспериментов во младшей группе была очень насыщенной и интересной для детей.
В начале недели воспитатель Шагиева Л.Р. показала эксперимент искусственного дождя. Дети узнали, что из облаков идёт дождь. А для того чтобы показать извержение вулкана, пришлось немного потрудиться. Сначала воспитатель, в сотрудничестве с детьми, из подручных средств, сделали сам вулкан. Дети узнали, что такое вулкан и что во время его извержения наружу вытекает лава.
Детям было очень интересно за всем этим наблюдать. Неделя была очень поучающей и полезной для них.
-
Адаптация.
25.07.2017
Адаптация ребенка к саду – это привыкание или приспособление детского организма к новой обстановке. Для малыша детский сад предстает как неизвестное пространство, с пугающими новыми отношениями и окружением. Каждый из малышей проходит период адаптации к детскому саду. Но не только малышам, для воспитателей это также является сложным процессом. К каждому ребенку нужен особый подход. Но в детском саду №6 “Балачак” воспитатели ясельной группы делают все возможное , чтобы адаптация ребенка прошла успешно.
-
Яшелчә бакчасында.
25.07.2017
Безнең “Балачак” балалар бакчасында яшелчә бакчасы бар. Яшелчәләрне үстерүдә бакча хезмәткәрләре белән берлектә балалар да актив катнаша. Балалар яшелчәләрнең ничек үсеп, ничек уңыш бирүен күзәтәләр. Алар су сибәләр, төпләрен йомшарталар, чүпләрен утыйлар. Яшелчәләрнең үскәнен күреп сокланалар,куаналар. Әгәр даими тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмиячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә су сибеп тору, төпләрен йомшарту кирәк икәнен үз күзләре белән күреп торалар. Кече яшьтән эшкә мәхәббәт тәрбияләү бик мөһим.