Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Без мәктәпкә әзербез!
24.05.2017
Бүген, зурлар - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ел дәвамында туплаган белемнәрен күрсәттеләр. Зурлар төркеме балалары әти-әниләргә математика утравында булып тәрбияче Сулейманова Г.Р. белән төрле мисаллар чиштеләр, математик күнегүләр ясадылар һәм ана теленнән тәрбияче Низамиева Р.В. белән авазлар уйнатып, сөйләм байлыкларын күрсәттеләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме исә, Саба гимназиясеннән башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Анваровна һәм сәләтле балалар мәктәбеннән укытучы Фәридә Фаритовнага рус теле (педагог Зарипова Л.И.) һәм инглиз теленнән (педагог Гиззатуллина А.А.) белемнәрен күрсәттеләр. Җыелышның икенче көн тәртибендә укытучылар әти-әниләргә үзләренең төпле киңәшләрен бирделәр, мәктәпкә әзерләнү максатыннан нинди юнәлештә балалар белән шөгыльләнергә кирәклеген әйттеләр.
-
Әти-әниләргә ачык шөгыль
19.05.2017
Уртанчылар төркеме балалары әти-әниләргә ел дәвамында алган белемнәрен күрсәттеләр. Шөгыль барышында алар татар, рус, инглиз телендә яраткан әкиятләр, яшелчәләр, ел фасыллары турында сөйләделәр. Психолог Кашапова А.С. әти-әниләр белән күңелле тренинг үткәрде.Төркем җыелышының икенче көн тәртибендә тәрбиячеләр Ахметшина А.Г. һәм Гиззатуллина А.А. уку елына нәтиҗә ясадылар һәм җәйгә планлаштырган тәрбия эшләре белән таныштырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы
18.05.2017
18 май көнне “Балачак” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта “ Тузганак чәчәк атты” темасына ачык рәсем шөгеле күрсәтелде. Яз билгеләрен ныгыту, балаларда белем бирү эшчәнлегенә һәм бер-берсенә уңай мөнәсәбәтләр, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләүне максат итеп алдык. 2016-2017нче уку елына икенче кечкенәләр төркеме белән йомгак ясалды.
-
Всероссийский День посадки леса
13.05.2017
Ежегодно весной в нашей стране проходит экологическая акция «Всероссийский День посадки леса», организованная по инициативе Федерального агентства лесного хозяйства. Во многих лесничествах областей и регионов Российской Федерации, а также в городах и населенных пунктах идут субботники по посадке деревьев. Впервые Всероссийский День посадки леса впервые был отмечен 14 мая 2011 года и поэтому в преддверии этой акции 3 мая текущего года, мы с детьми побывали в дендрарии имени Н.М.Миннеханова п.Лесхоз Сабинского муниципального района РТ.
-
Тыл ветераннары белән очрашу
12.05.2017
Тыл ветераннарына булган ихтирам сугыш ветераннарына булган ихтирам белән тәңгәл булырга тиеш. Моны хөкүмәтебез дә шулай бәяли. Алар ничек яшәделәр икән? Бөек Җиңүгә үзләреннән нинди өлеш керттеләр икән? Бүгенге кунакларыбызның да балачагы сугыш елларына туры килгән, алар безнең якташларыбыз, тыл ветераннары - Мусина Накыя Сабир Кызы һәм Валеева Хәлимә Тимербай кызы. Сугыш башланганда Нәкыя апага бары тик 11 яшь, ә Хәлимә апага 12 яшь була. Аларны чакыруыбыз юкка түгел, балалар белән очрашуда алар сугыш чорында бала булсалар да тырышып, фронт өчен урман кисеп көч куйганнарын сөйләделәр. Колхоз басуында башак җыюлар, молотилка белән ашлык сугулар, Шәмәрдәндә поезд вагоннарына утын төяүләр, сал белән агач агырга барулар, урман кискәндә агач ташулар – болар барысы да якташларыбыз җилкәсендә була. Ул вакыттагы авырлыкларны кунакларыбыз күз яшьләре белән сөйләделәр, ә балалар аларны бик игътибар белән тыңладылар, гаҗәпсенеп проектор экранында күрсәтелгән фотоларны карадылар. Нәкыя һәм Хәлимә апа өчен без – педагоглар һәм балалар белән берлектә “Кирәкми безгә сугыш” дигән театрләштерелгән музыкаль чара әзерләдек. Аның барышында авылдагы сабантуй бәйрәмендә сугыш башлану хәбәрен ишетү, фронтка озату, җиңү көнен көтеп алу мизгелләре күрсәтелде. Җиңү бәйрәме уңаеннан уртанчылар һәм зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкарган “Катюша” биюе, “День Победы” җыры кунакларыбызга бик хуш килде.
-
С ПРАЗДНИКОМ ПОБЕДЫ!
08.05.2017
Поздравляем с Днем Победы —
С легендарным, светлым днем.
Мы желаем мира в доме,
В обществе, в стране родной.
Мы желаем, чтоб на свете
Впредь нигде и никогда
Не случилась, не разверзлась
Больше ни одна война.
Мы желаем, чтобы люди
Охраняли, берегли Мир,
который наши деды
Своим внукам принесли.
-
ЧЕМПИОН БЕЛӘН ОЧРАШУ
04.05.2017
Бүген, безнең “Балачак”балалар бакчасында 2014 елда Сочи шәһәрендә узган паралимпия уеннарында чемпион булган танылган якташыбыз Рушан Миннегулов белән очрашу оештырдык. Чемпион Рушан Миңнегулов белән очрашуны балалар һәм тәрбиячеләр зур әзерлек белән көттеләр. Рушан да балалар янына әзерләнеп алтын медален алып килгән иде. Балалар янына да ул аны күкрәк түренә киеп килде. Иң элек, Рушан Миңнегулов белән кызыклы гына әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп Рушанның балачагы, аның хыяллары, уңышлы спортчы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге хакында белделәр. Рушан бик теләп балаларга үзе, әти-әнисе, аңа ярдәм иткән тренерлары, киләчәктә үтәсе Дөнья чемпионаты һәм Олимпия уеннарына әзерләнүе турында сөйләде. Җанлы һәм кызыклы әнгәмәдән соң балалар “Күңелле стартлар” ярышларына “керештеләр”. Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында “Безнең белән эшлә, безнең кебек бул һәм бездән яхшырак та бул” дигән девиз белән саф һавада спорт ярышлары оештырылды. Төрледән-төрле кызыклы эстафеталарга старт командасын чемпион Рушан Миңнегулов биреп торды һәм күңелле караш белән күзәтеп балаларга рухи көч өстәде. Уеннардан балалар да, җанатарлар да, кунагыбыз Рушан Миңнегулов та канәкать калдылар. Балалар өчен иң истәлекле мизгел, мөгаен, Чемпион Рушан абыйлары кулыннан алынган “алтын” медальләр булгандыр. Бу тарихи очрашу истәлеккә фотоларга төшү белән төгәлләнде.
-
УРМАН МУЗЕЕНА ЭКСКУРСИЯ
03.05.2017
Бүген, уртанчылар төркеме балалары Лесхоз бистәсендәге УРМАН музеенда, кынгыраулар музеенда һәм дедрарийда булып кайттылар. Бу күңелле һәм файдалы сәяхәт балаларга бик ошады. Урман музеенда исә Саба урманчылыгы тарихы белән тәфсилләп таныштырып кына калмадылар төрле җәнлекләр, үсемлекләр турында шактый кызыклы мәгълүмат та тупладык. Баш урманчы Нургали ага Миңнехановның 1954-1961 елларда Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында эшләгәндә йөрткән «Иж-49» мотоциклын да күрдек. Әйе, биредә һәрнәрсә кызыклы, һәр экспонатның тарихы бик тә үзенчәлекле. Балаларны Лесхоз бистәсенең табигате гаҗәеп бай һәм Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы да безне сокландырды.
-
ГАИЛӘ-БӘХЕТ АЧКЫЧЫ
02.05.2017
Бүген, бакчабызда зур чара үткәрелде. Ата-аналар җыелышы кысаларында үткәрелгән чара "Гаилә - бәхет учагы" исеме астында үтте.
Ата-аналар җыелышының икенче көн тәртибендә бакча мөдире Халитова Флюзия Рафаиловна еллык эшкә анализ ясап, алда эшләнәсе тәрбияви чаралар хакында сөйләде. Ел дәвамында бакча тормышында актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәтләрен җиткереп гаиләрләргә зур уңышлар теләде.
-
ГАИЛӘ-БӘХЕТ АЧКЫЧЫ
02.05.2017
Бүген, бакчабызда гомүми җыелыш кысаларында "Гаилә-бәхет ачкычы" дип исемләнгән әти-әниләр белән зур конференция үткәрдек. Биредә әти-әниләр белән гаиләдә әдәп - әхлак, бала белән әти-әни, әби-бабай мөнәсәбәтләре, гаиләдәге төрле ситуацияләр турында сөйләшенде. Конференциядә һәр төркемнән әти-әниләр катнашты, алар белән бергәләп гаиләдә килеп чыккан төрле ситуацияләр чишелде, матур фикеләр әйтелде, бала тәрбияле булып үссен өчен нинди алымнар кулланырга икәнлеге әйтелде. Чара балалар чыгышы белән үрелеп барды. Әти-әниләр хөрмәтенә уртанчылар төркеме "Космос" музыкаль композициясе, инглиз телендә "I love may mamy" җырын, 2 нче кекенәләр төркеме "Чегән кызлары" биюе, "Гөлкәйләрем" җырын, зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме "Хор рук" музыкаль композициясе" башкадылар.