Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
E-Mail: | chocolate2014.08@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
Руководитель: | Сабирова Эльвира Фаритовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 126 воспитанника |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Эшләпәләр көне. 23.06.2021
Эх, эшләпә, эшләпә, башны яхшы эшләтә... Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләпәләр көне булды. Алар белән эшләпә турында әңгәмә алып бардылар, төрле уеннар уйнадылар, пластилиннан эшләпә ясадылар. Эшләпәгә тылсымлы сүзләр әйтеп, баллы кучтәнәч тә алдылар.
-
Бантиклар көне 22.06.2021
Бантиклар - кызлар өчен иң матур чәчкә куя торган әйбер. Аларның хәзер ниндиләре генә юк. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә бантиклар көне үткәрделәр. Алар кәгазьдән бантик ясадылар, саф һавада күңелле уеннар уйнадылар.
-
Прическалар көне. 21.06.2021
Матур итеп киенү, ясану, чәчләрне тәртипкә китерү һәркемгә кирәк. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә прическалар көне ясадылар. Бигрәктә кызларның малайларга ясаган прическалары балалар өчен кызыклы булды.
-
Хайваннар дөньясында 18.06.2021
Җир шарында гаҗәеп һәм шаккаткыч нәрсәләр күп инде ул. Шуларның берсе – хайваннар дөньясы. Бүгенге көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әлеге темага багышладылар. Алар табышмакларның җавапларын таптылар, интерактив тактада уеннар уйнадылар, кәгазьдән куян ясадылар.
-
Кошлар көне. 17.06.2021
Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар; иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кошлар турында сөйләштеләр, геометрик фигуралардан кош сурәтен җыйдылар, математик мисалларны чишеп кош рәсемен буядылар
-
Бөҗәкләр көне. 16.06.2021
Бүгенге көн бөҗәкләргә багышланган иде. Көн дәвамында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмәләр үткәрелде, әңгәмә барышында балалар бөҗәкләр, аларның файдасы яки зыяны турында күп яңалык белделәр. Аннан соң пластилин һәм чикләвек кабыгы ярдәмендә үзләренә ошаган бөҗәкне ясадылар.
-
Үсемлекләр көне 15.06.2021
Табигать — могҗизалар чыганагы. Ләкин һәр табигый могҗизаның аңлатмасы бар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә үсемлекләр көне булды. Алар төрле дидактик уеннар ярдәмендә үсемлекләр турындагы белемнәрен ныгыттылар, саф һавада рәсем ясадылар.
-
12 июнь - Россия көне. 11.06.2021
12 июнь - Россия көне - яшь бәйрәм булып саналса да, аның барлыкка килү тарихы календарьда кызыл белән билгеләнгән башка даталар кебек үк кызыклы. Әлеге көнне, икенче төрле, Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ «сәбәпче». Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әлеге темага атналык йомгаклау чарасы уздырдылар.
-
Медицина хезмәткәрләре көне. 11.06.2021
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көннең бер өлешен медицина хезмәткәрләренә багышладылар.Төрле уеннар ярдәмендә белем күнекмәләрен ныгыттылар. Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә безнең илебездә медицина хезмэткэре коне билгеләп үтелә.
-
Океаннар көне. 10.06.2021
Бөтендөнья океаннар көне һәр кешегә океаннар әһәмиятен искәртеп торучы мөһим дата. Океаннар көне 8 июньгә туры килә. Безнең планетада барлыгы биш океан барлыгы барыбызга да мәгълүм: Тын, Һинд, Атлантик, Төньяк боз һәм Көньяк океаннар. Дөнья океаны Җир өслегенең дүрттән өч өлешен биләп тора. Тын океан – мәйданы буенча иң зурысы, икенче урында – Атлантик океан, ул иң тозлысы да. Төньяк Боз океаны – иң кечкенәсе, ул Тын океанга караганда 14 тапкыр кечерәк. Океаннар шушы көнгә кадәр ачылып бетмәгән серле сандык кебек, әллә никадәр серләре бар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары океаннар турында әңгәмә кордылар, төрле уеннар уйнадылар, кисеп ябыштырып матур картина тудырдылар.