Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
E-Mail: | chocolate2014.08@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
Руководитель: | Сабирова Эльвира Фаритовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 126 воспитанника |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Матрёшкада-кунакта! 30.10.2019
1нче кечкенәләр төркеме бүген Матрёшкага кунакка бардылар. Матрёшка балаларга төрле дидактик уеннар әзерләгән иде. Домино, лото, пазллар тезү, "Парын тап", "Төс буенча тутыр" уеннарын бик теләп уйнадылар. Һәр өстәлне бер Матрёшка карап, уенның дөреслеген һәм балаларның тәртибен тикшереп торды. Шунлыктан балалар үзләрен бик тыныч һәм тәртипле тотарга тырыштылар. Матрёшка биргән уеннарны һәм биремнәрне җиренә җиткереп үтәделәр. Кунакка бару бик күңелле һәм кызык үтте.
-
Психолог эшчәнлеге. 29.10.2019
Мәктәпкәчә балачак - бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Алар зур кызыксыну белән әйләнә - тирәне күзәтә. Бүгенге көндә, еш кына тормыш авырлыклары каршында югалып калу, психологик хезмәтнең дөрестән дә кирәк һәм зур әһәмияткә ия булуын раслый. Безнең "Шоколад" балалар бакчасында психологик хезмәте күрсәтелә. Балалар белән диагностик тестлар уткәрелде. Диагностика нәтиҗәләреннән соң, төркемчәләргә бүленеп 15-25 минут интеллектны үстерүче уеннар оештырыла.Психологның максаты - акыл һәм фикерләүне үстерүче уеннар ярдәмендә баланың интеллектын арттыру. Шулай ук зирәклекне, игътибарлылыкны арттыру, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән мөгамәлә тотарга һәм алар белән сөйләшү осталыгына да өйрәнү, иҗади аңны үстерүдә безнең бурычыбыз.
-
Балык, кап, яр буенда ялтырап ят. 29.10.2019
Уртанчылар төркеме балалары "Балыкчы" уенын уйнадылар. Балалар ярыша-ярыша балык тоттылар. Тоткан һәр балык саен бер бирем эшләделәр. Уен балаларга бик ошады. Әлеге уен аша алар кул чуклары моторикасын, төс, сан тану күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Театр - серле дөнья. 28.10.2019
Уртанчылар төркеме балалары курчак театрын бик яраталар. Балалар курчак театрын карап кына калмыйлар, ә үзләре шул рольләре кереп уйныйлар. Курчаклар белән уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Курчак театры балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә.
-
Сказки всегда с нами 28.10.2019
На занятиях по обучению русскому языку используются различные приемы и методы работ. Главной деятельностью дошкольного возраста является игра. В ней ребенок познает мир, развивает речь, знакомится с эмоциональной сферой и общается с другими детьми. Коммуникативные навыки и творческие способности можно совершенствовать с помощью игр- драматизации. Для драматизации в ДОУ хорошо подходят известные сказки. Сегодня с детьми старшей и подготовительной групп инсценировали сказку «Теремок», в результате чего дети пополняли словарный запас, вели диалог со сверстниками, развивали воображение и фантазию. Каждый из них смог получить огромное эмоциональное наслаждение и заинтересованность к занятиям по предмету.
-
Итоговое мероприятие "Татарстан мой край родной" 25.10.2019
Воспитанники средних, старших и подготовительных групп, совместно вместе разделившись на 2 команды соревновались в викторине «"Татарстан мой край родной". Дети с большой радостью и интересом отвечали на вопросы, соревновались в играх.
Викторина - позволяет не только интересно проводить время, но и расширяет кругозор, развивает детскую смекалку, а также пробуждает интерес к окружающему нас миру.
-
Сюжетно-ролевая игра "Магазин игрушек" 24.10.2019
В режимные моменты с детьми средней группы играли в сюжетно-ролевую игру «Магазин игрушек». Именно сюжетно-ролевая игра является для подрастающего малыша естественным видом деятельности, именно такая игра формирует социальные и коммуникативные навыки. Сюжетно-ролевые игры позволяют развивать творческие способности детей, их фантазию и артистизм, учат играть определенную роль и поддерживать дружелюбную атмосферу. А также успешно развиваются личность ребенка, его интеллект, воля, воображение и общительность. Дети в ходе игры отвечали на вопросы и совершенствовали диалогическую форму речи.
-
3-4 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре. 24.10.2019
Бүген икенче кечкенәләр төркемендә 2019-2020 нче уку елының беренче әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышның темасы итеп “3-4 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре” алынган иде. Башта сүз төп тәрбияче Сабирова Д.Н. бирелде. Ул “Көз күчтәнәчләре” конкурсында актив катнашканнарга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә аннан соң логопед Гарипова Л.М. уеннар белән әти-әниләр каршында чыгыш ясады. Соңыннан тәрбиячеләр Сабирова Д.Н., Шамсутдинова Л.М. презентация ярдәмендә программа, эшчәнлек тәртибе, көндәлек режим турында аңлаттылар. Ахырда әти-әниләрнең кызыксындырган сорауларына җаваплар бирелде.
-
Туган илем-Татарстан! 23.10.2019
1нче кечкенәләр төркемендә балалар Татарстан флагы белән таныштылар, Республикабызның президенты - безнең якташыбыз икәнлеген белделәр. Татарстан Республикасы бик зур икәнлеген ачыклап, андагы гореф- гадәтләр, бәйрәмнәр турында сүз алып барылды. Балалар бик зур кызыксыну белән тыңладылар. Туган ил турында әңгәмә, Татарстан флагын ясау белән тәмамланды.
-
Ата-аналар җыелышы. 23.10.2019
Уртанчылар төркемендә 2019/20 нче уку елына багышланган ата-аналар җыелышы булып узды. Тәрбиячеләр балалар бакчасындагы кагыйдәләр турында искә төшерделәр, ата-аналарга бала тәрбияләүдә киңәшләрен бирделәр. Ата-аналар җыелышы диалог формасында узды, аның барышында ата-аналар үзләре кызыксындырган сораулар буенча тулы мәгълүмат алдылар. Җыелыш җылы мөнәсәбәттә һәм ышанычлы шартларда узды.