Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Ибатуллина Миляуша Наилевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Яшел суган 01.02.2021

Тартмада яттым качып
Күрмәсләр дип уйладым.
Мине барыбер күрделәр
Яшел булып үссен дип
Балчыкка утыртып куйдылар.
-
Сәламәт булу серләре. 01.02.2021

Сәламәтлек ул - кешенең иң зур байлыгы. Ә сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк соң? Бүген зурлар төркемендә шушы тема астында танып-белү эшчәнлеге узды. Шәфкать туташы алып килгән сандык эчендәге әйберләрнең нәрсә өчен кирәклеге турында сөйләштеләр, табышмакларның җавапларын таптылар. "Син чирләсәң...", "Аяк эзләре" уеннарын уйнадылар. Эшчәнлекнең иң күңелле урыны "Витаминлы шашлык" ясау булды. Балалар яшелчәләрдән шашлык ясадылар һәм аларны тәмле итеп ашадылар.
-
Без - светофорның дуслары! 28.01.2021

Машиналар чаба юлдан,
Тукта! Ашыгып чыкма.
Юлда йөрү кагыйдәсен
Беркайчан да онытма!
Урамда матур йөрергә
Өйрәтәләр апалар.
Юлда йөри белмәсәгез
Бик начар дия алар.
Бүген 2нче кечкенәләр төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Кунакка килгән Карлосонга алар юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәклеген аңлаттылар. Үзләредә бу кагыйдәләрне үтәргә сүз бирделәр.
-
Ак мизгел 27.01.2021

Ак мизгел ( Р.Миңнуллин )
Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле.
Куяннар да ак тун кигән
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә, керфеккә дә
Борынга да ак кунган.
Биек булып, ап-ак булып
Урамга ак кар яуган.
Көне буе шау-гөр килеп
Шуабыз шул ак таудан.
-
Занятие в подготовительной группе 26.01.2021

Сегодня на занятие пришло Солнце. Оно хочет скорее помочь диким животным, хочет спасти их от холодной зимы. Дети вместе с ним искали пути решения этой проблемы. В ходе этого развивали воображение, любознательность и связную речь, используя приобретенный ранее словарный запас и речевые образцы. Развивали фонетических навыков, мелкую моторику, воспитывали в себе бережное отношение к животным.
-
25.01.2021

Кошлар безнең якын дусларыбыз. аларны салкыннарда сакларга, җимлекләргә ашарга өстәп торырга кирәк. 2нче кечкенәләр төркеменә йөрүче ибрагимов Адел бүген кошларга җимлек ясап алып килде. Балалар тәрбияче апалары белән бергәләп җимлек элделәр. Кошларга кышлау җиңелерәк булсын өчем җим салдылар.
-
Йомгаклау чарасы "Әбиемнең сандыгы" 22.01.2021

Яшь буынга халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыкларын җиткерү балалар бакчасыннан ук башлана. Бүген зурлар төркеме балалары "Әбиемнең сандыгы" дигән кичә үткәрделәр. Әбиләрнең сандыктагы буыннан-буынга тапшырыла торган кадерле әйберләрен карап киттеләр. Кичә шигырь, җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды.
-
Әбиемнең серле сандыгы 21.01.2021

Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
2 нче кечкенәләр төркеме балалары әбиләренең элек нинди матур кименәр кигәннәрен, аларның бизәнү әйберләрен өйрәнделәр.
-
Занятие с Клоуном 18.01.2021

Сегодня на занятие средней группы пришел наш друг Клоун. Вбегая в группу, он кричал: «Я – клоун веселый. Я – озорной. Все, что нужно для веселья, в мешочке ношу с собой». Приход Клоуна создал у всех позитивное настроение. Он шутил, играл, веселил. Дети с интересом играли в игру на внимание, описывали игрушки, разгадывали загадки, составляли творческие рассказывания по картинам «Кошка с котятами», «Птица с птенцами». От участия в веселых играх у детей остались большие впечатления. Он принес не только игры и задания, но и хорошее настроение и радостную атмосферу на целый день.
-
Күңелле балачак. 15.01.2021

Әй, буран, буран, буран
Күмгәнсең син юлларны.
Бүген урамга чыккач,
Ерып кердек карларны.
Кечкенә таулар өйдек,
Өстән карлар яудырдык,
Баттык, чумдык, уйнадык,
Саф һаваны суладык.














