Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 30 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Бездә кунакта - янгын сундерүче 27.04.2023
Янгыннан саклану чарасы, янгынны ничек булдырмый калырга, янгынны күргән очракта нинди телефон номерына шалтыратырга кирәклеге турында Шәмәрдән "Янгын сүндерү бүлеге" ннән килгән кунагыбыз Каримов Рүзәл абыйлары балаларга барысын яхшылап аңлатып сөйләде.
Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Малайларның күбесе үскәч шушы һөнәр иясе буласы килүләрен әйттеләр. -
Бүген Тукай туган көн! 26.04.2023
Бүген Тукай туган көн!
Безнең өчен үрнәк булды,
Тукай биргән Туган тел.
Искә ала барысы да,
Тукайның бит Туган көн!!
Тукай теле тел ачкычы,
Безгә илhам бирүче!!
Тукай безгә бөек үрнәк,
Киләчәккә өндәүче!!! -
Галәм киңлекләре буйлап сәяхәт 15.04.2023
Атнабызны төгәлләп, галәм киңлекләре буйлап сәяхәт иттек
Бу сәяхәтебез балаларның галәм турында белемнәрен киңәйтү, зирәклекне, иҗадилыкны һәм сөйләм телен үстерү кебек бурычларны күздә тотып үткәрелде. -
"Татар сүзе" өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе 13.04.2023
"Татар сүзе" өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашып, туган телебезнең кадерен белеп, әдәби мирасны саклауда өлеш керткән өчен, зурлар төркемендә тәрбияләнүче Саматов Сөләйман Зөлфәт улына олы рәхмәтебезне җиткерәбез!!!
Афәрин, Сөләйман, булдырасың -
"Халкыбыз йолалары - илебез җәүһәрләре" 12.04.2023
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелүче "Халкыбыз йолалары - илебез җәүһәрләре" дип исемләнгән Республикакүләм бәйгесендә катнашканы өчен зурлар төркемендә тәрбияләнүче Галимуллина Илсинә Айнур кызы катнашучы дипломы белән бүләкләнә
Котлыйбыз Илсинә, булдырасың! -
"Иң милли тәрбияче-2023" 11.04.2023
Республикакүләм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында үткәрелүче "Иң милли тәрбияче-2023" бәйгесендә безнең тәрбиячеләребез дә актив катнашты. Алар үзләренең иң яхшы шөгыльләрен, милли калоритлы дидактик уеннарын, мастер классларын, үзләре иҗат иткән номерларын видеога төшереп, әлеге бәйгегә юлладылар. Бәйгегә йомгак ясалып, барлык тәрбиячеләребез алдынгы урыннар яуладылар
Вахитова Энҗе Габделбәр кызы-1нче урын ("Иң яхшы шөгыль)
Зарипова Дамира Данир кызы-2нче урын(Иҗади номер- "Бишек" җыры)
Гарифуллина Гөлназ Шаһит кызы-2нче урын (Милли калоритлы мастер класс)
Гайнетдинова Миләүшә Алимас кызы-3нче урын (Милли калоритлы дидактик уен)
Котлыйбыз тәрбиячеләребезне -
Бакчабызда өмә 08.04.2023
Бакчабызда өмә.
Бөтен кеше эштә бүген,
Бөтен кеше өмәдә.
Өмә булгач өмә инде,
Эш табыла кемгә дә.
Өмәне көтеп алалар
Көткән кебек бәйрәмне.
Нинди көн соң өмә көне?
Эш көнеме? Бәйрәмме -
Республикакүләм семинар:"Балаларга туган телне, милли мәдәниятебезне өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте" 03.04.2023
Безнең бакчабызда республикакүләм семинар булып узды. Семинарда күрше райондаш, якын тирә бакча тәрбиячеләре, Саба мәгариф бүлегенең баш белгече Луиза Мәҗит кызы һәм Казан каласыннан мәгариф бүлеге әйдәп баручы белгече Рүзилә Вагыйз кызы катнаштылар. Төркемнәрдә эшчәнлекләр карап, осталык дәресләрендә актив катнашып, үзләренең эш- тәҗрибәләре белән уртаклаштыла.
Сегодня в нашем детском саду был проведен республиканский семинар. В семинаре приняли участие Воспитатели Сабинского, Арского, Тюлячинского, Высокогорского района, главный специалист по дошкольному воспитанию МКУ Сабинского района Гумерова Луиза Мазитовна, Старший преподаватель кафедры дошкольного и начального общего образования ГАОУ ДПО ИРО РТ Абдуллина Рузиля Вагизовна. Гости семинара посетили образовательные занятия, принимали активное участие в мастер-классах, и сами делились своим опытом с другими участниками.
-
Нәүрүз килә! 20.03.2023
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле!
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле!
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Илләр, көннәр ямьләнә!
Бергәләшеп биергә дип,
Куллар-кулга бәйләнә.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә!
Безнең балалар бакчасында да "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрдек. Кыш бабайны балалар белән озатып, Нәүрүз кызын каршы алдык. Балалар уеннарда актив катнашып, тәмле ботка һәм коймак белән сыйландылар -
Яз килә, яз килә! Елмаеп кояш көлә! 12.03.2023
Яз фасылы килүен, яз көне табигатьтәге үзгәрешләр, күчмә кошларның исемнәрен атау, яз турында үзләре белгән шигырьләрне сөйләп, презентация ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту.
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.