Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Халыкара Гаилә көне!!!
08.07.2023
8 нче июль - Халыкара Гаилә көне!!!
ГАИЛӘ- ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер , кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны.
Гаилә - ул җан тынычлыгы таба торган урын.
Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан сон, йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
Гаилә - ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
Гаилә ... 5 хәрефтән генэ торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилэ ул- әти, әни, балалар. Баш өстендә бер тубә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Барыгызны да гаилә көне белән кайнар котлыйм, гаиләләребез гә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек
телим, балалар куанычын, игелеген куреп, дөньяларыбыз тынычланып, рәхәт тормышларда яшэргэ язсын! Бәйрәм белән -
"Гөлфия" чишмәсенә сәяхәт!
29.06.2023
Җәйнең матур бер көнендә без балалар белән, ел саен яратып бара торган Мишә елгасы янына экскурсиягә бардык. Балаларның яратып куллана торган сүзләре "пикник" оештырдык. Юлы ерак булса да балалар армадылар, төрле яратып уйный торган уеннарны уйнадык. Табигатьнең матурлыгына сокланып, истәлеккә фотога төштек.
"Гөлфия" чишмәсендә кулларны, битләрне юдык, чишмә суынын мул агуына игътибар иттек, чишмә янына утыртылган куак- чәчәкләрне күзәттек.
Безнең белән бергә иҗатташ яраткан китапханәчебез Вәсилә апа да барды. Ул балаларны тәлинкә өстендәге матур, эчтәлекле, кечкенә китаплар белән таныштырды. Аннары балалар укылган китаплар буенча фикер алыштылар. -
Чәчәкләр- тормыш яме!
23.06.2023
Атналык теманы йомгаклап, зурлар төркеме балалары белән үзебезнең бакчада үскән чәчәкләр белән танышып, истәлеккә фотога төштек.
Чәчәкләрнең безнең тормышыбызда әһәмиятле урын алып торуы, аларның нинди хуш ис таратуы турында әңгәмә кордык. Үзебезнең яраткан чәчәкләрне төрле төсләрдә кисеп-ябыштырып вазага утырттык
Чәчәкләр - алар шатлык һәм матурлык чыганагы. Безнең тормышыбызны бизиләр, рухыбызны күтәрәләр, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итәләр -
"Хәтер шәме" акциясе
22.06.2023
1941 нче елның 22 нче июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер- безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр! Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.
22 июнь көнне ил күләмендә, шул исәптән безнең Татарстанда да «Хәтер шәме» акциясе үтә. Без дә үзебезнең коллектив һәм балалар белән бу акциядә катнаштык. -
Агач эшкәртү цехында кунакта
19.06.2023
Атналык теманы йомгаклап, зурлар төркеме балалары белән үзебезнең авылыбызда урнашкан Зарипов Айнур абыйлары җитәкчелек итә торган агач эшкәртү цехында кунакта булдык.
Балалар белән агачның кайдан килүен, ничек эшкәртелүен, аннан нәрсәләр ясап булганлыгын шушында менеп күрдек. Айнур абыйлары балаларның сорауларына җаваплар бирде, әңгәмә корды, үзенең күчтәнәчләрен өләште.
Әгәр дә син үз хезмәтеңне яратып, намус белән эшләсәң, һәрвакыт хөрмәт тоеп яшисең!!! -
Күңелле балачак!!!
14.06.2023
Без – бэхетле, шат балалар,
Безнен уйнар, колэр чак.
Гел кунелле уеннар белэн
Узсын безнен балачак.
Шатланып каршы алабыз
hэркон яна иртэне.
Аяз куктэ якты Кояш
Безне назлап иркэли.
Безне котэ матур тормыш,
Шатлык hэм бэхет алда.
Лаеклы хезмэт итэрбез
Газиз туган Ватанга!
Балалар авылыбызның мәчет яны мәйданчыгында
Әй, күңелле балачак -
Авылыбызда - Сабантуй!!!
11.06.2023
11июнь көнне 8авылны берләштергән сабантуй үзебезнең Иләбәр авылында үтте. Татар халкының милли бәйрәме - сабантуйда безнең Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасы коллективы да актив катнашты.
Балалар мәйданчыгында балалар белән төрле милли уеннарны уйнатып, безнең хезмәткәрләр балаларның күңелләрен күрделәр -
Абдулла Алиш әкиятләре
09.06.2023
Атналык теманы йомгаклап, зурлар төркеме балалары белән язучы Абдулла Алишның әкиятләрен сәхнәләштердек. Балаларга бигрәк тә "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү ошады. Һәрбер бала үз роленә кереп, бик оста башкардылар
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы
07.06.2023
Бакчабызда гомуми әти-әниләр җыелышы үтте. Мөдиребез Гөлназ Хөсәен кызы еллык уку елына анализ ясады, үзенең киңәшләрен бирде.
Тәрбияче Миләүшә Алимас кызы үз чыгышыннан соң әти-әниләр белән уен рәвешендә сорау - җавап үткәрде.
Һәр группадан тәрбиячеләр белем, тәрбия һәм укыту өлкәсенә йомгак ясадылар.
Җыелыш балаларның күчтәнәче - ел буена өйрәнгән җыр-биюләре белән төгәлләнде. -
Сказки Пушкина
06.06.2023
6 июньдә - А. С. Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан балалар белән язучының иҗаты белән таныштык. "Алтын балык" әкиятен сәхнәләштереп, соңыннан балыкны ак биткә ясап, буядык
Балалар булдырдылар, афәрин6 июня - День Рождения А. С. Пушкина. В связи с этим мы с детьми познакомились с творчеством писателя. Мы инсценировали сказку "Золотая рыбка", а потом раскрасили рыбу в золотой цвет. Дети создали, молодцы!!!