Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
6 июнь - "Рус теле көне" 06.06.2017

Бүген Югары Шытсу авыл клубында рус теле укытучысы Шарифуллина Г. А. 1-6 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен оештырды. Укучылар бу уенында бик теләп катнаштылар.
-
"Я мастер" конкурсы. 02.06.2017

Бүген Саба районында үткәрелгән "Я мастер" конкурсында, Түбән Шытсу төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, Рахиева Ильсияр, катнашып җиңүче дипломына лаек булды. Ильсиярне бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Сау бул мәктәп, исәнме җәй!" 31.05.2017

Бүген мәктәбебездә "Сау бул мәктәп, исәнме җәй!" исемле күңелле бәйрәм оештырылды. Балалар урамда төрле кызыклы уеннарда катнаштылар һәм бүләкләр алдылар.
-
Наркотикларсыз тормыш! 27.05.2017

"Мин тормышны сайлыйм!", "Наркотикларсыз тормыш" акциясе нигезендә мәктәбебездә укучылар өчен памяткалар өләшенде, видеороликлар каралды.
-
Техник Иҗат фестивале. 26.05.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбенең III сыйныф укучысы Хабибрахманов Рашат һәм IV сыйныф укучысы Низамиев Амиль, Саба районында үткәрелгән Техник Иҗат фестиваленә үзләренең Робототехника түгәрәгендә ясаган роботларын тәкъдим иттеләр.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме! 25.05.2017

Тәүге звонок белем ачкычларын
Балаларның бирә кулына.
Соңгы звонок башлап алып чыга
Һәр яшьлекне тормыш юлына.
Тугыз ел буе кыңгыраулар чыңы
Чакыру булды һәрбер дәрескә.
Бүген алар чакыру һәм озату
Алда торган бөек зур эшкә.
Бүген мәктәбебездә 9 сыйныфлар өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды.
-
"Без бергә" конкурсы. 22.05.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбенең "Дубая" ансамбле 20.05.2017 Казанда үткәрелгән "Без бергә" конкурсының Гала-концертында катнашып II урынга лаек булдылар. (Җитәкчесе Шарифуллин И. Г.)
-
«Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваленең йомгаклау чаралары. 16.05.2017

13 май көнне Биектау районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау чаралары оештырылды. Фестивальдә быел 52 фольклор коллективы һәм республиканың 21 районыннан, шулай ук Казаннан солистлар чыгышы булды. Шулар арасында Түбән Шытсу төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Шарифуллин Рәзил дә катнашып II дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде.(Җитәкчесе Шарифуллин И. Г.)
-
"Гаилә көне" 15.05.2017

Бүген мәктәбебездә гаилә көне уңаеннан балалар өчен китапханәдә күргәзмә оештырылды, видеороликлар күрсәтелде, "Гаилә" темасына рәсемнәр ясалды.
-
Всемирная неделя иммунизации 2017 года. 10.05.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбендә иммунизация атналыгы уңаеннан плакатлар, памяткалар һәм листовкалар эшләнелде.











