Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме! 25.05.2017

Тәүге звонок белем ачкычларын
Балаларның бирә кулына.
Соңгы звонок башлап алып чыга
Һәр яшьлекне тормыш юлына.
Тугыз ел буе кыңгыраулар чыңы
Чакыру булды һәрбер дәрескә.
Бүген алар чакыру һәм озату
Алда торган бөек зур эшкә.
Бүген мәктәбебездә 9 сыйныфлар өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды.
-
"Без бергә" конкурсы. 22.05.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбенең "Дубая" ансамбле 20.05.2017 Казанда үткәрелгән "Без бергә" конкурсының Гала-концертында катнашып II урынга лаек булдылар. (Җитәкчесе Шарифуллин И. Г.)
-
«Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваленең йомгаклау чаралары. 16.05.2017

13 май көнне Биектау районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау чаралары оештырылды. Фестивальдә быел 52 фольклор коллективы һәм республиканың 21 районыннан, шулай ук Казаннан солистлар чыгышы булды. Шулар арасында Түбән Шытсу төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Шарифуллин Рәзил дә катнашып II дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде.(Җитәкчесе Шарифуллин И. Г.)
-
"Гаилә көне" 15.05.2017

Бүген мәктәбебездә гаилә көне уңаеннан балалар өчен китапханәдә күргәзмә оештырылды, видеороликлар күрсәтелде, "Гаилә" темасына рәсемнәр ясалды.
-
Всемирная неделя иммунизации 2017 года. 10.05.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбендә иммунизация атналыгы уңаеннан плакатлар, памяткалар һәм листовкалар эшләнелде.
-
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ! 08.05.2017

Бүген Түбән Шытсу төп мәктәбенең укучылары Җиңү бәйрәменең 72 еллыгына багышланган чарада катнаштылар.
-
"Безопасное колесо -2017" 05.05.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары "Безопасное колесо-2017" конкурсында катнаштылар.
-
"Без бергә" конкурсы. 05.05.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбенең "Дубая" ансамбле Казанда "Без бергә" фестиваль-конкурсында уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
"Посади дерево" акциясе. 28.04.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбендә "Посади дерево" акциясе узды. Мәктәп укытучылары укучылар белән берлектә 50 төп нарат үсентесе утырттылар.
-
"Моңлы курай-2017" 27.04.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән Иңбер Шәфыйков исемендәге "Моңлы курай" VI нчы ачык республикакүләм курайчылар бәйгесендә чыгыш ясадылар. 9 сыйныф укучысы Нургалиев Н. I урын, 6 сыйныф укучысы Шарифуллин Р. II урын, "Дубая" ансамбле II урынга лаек булдылар. Укучыларга иҗади уңышлар телибез!











