Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Беренче дәрес 02.09.2011
Беренче дәресләр түбәндәге темаларга үттеләр :I - II “Без –табигать балалары “(беседа)III “Азбука эколога”(урок-презентация)IV «Табигатьне саклау-ул туган илне саклау»(беседа)V «Табигатьне ярат һәм сакла!»(беседа)VI «Без табигатьне яратабыз»(беседа)VII «Табигатькә сәяхәт» (дәрес-презентация)VIII «Ага чишмә челтер-челтер « ((авыллардагы чишмәләргә читтән торып сәяхәт)IX «Чистота вокруг нас» (беседа)X «Чистая вода « (видео-урок)XI «Без- табигать балалары» (диспут) -
Белем бәйрәме 01.09.2011

Хөрмәтле укучылар , укытучылар ! Менә кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды . Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган , кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана .Күңелләрдә сөенеч , йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый . Яңа уку елы һәркемгә шатлык - сөенечләр , бары тик "4" һәм "5" билгеләре генә алып килсен . Бәйрәм белән , дуслар !
"Белем бәйрәме"ндә әти - әниләр , районнан килгән кунаклар , ветеран укытучылар , балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты .Бәйрәм котлаулар , чыгышлар белән үрелеп барды .
Җәй каникул вакытында укучыларыбыз җаваплылыгы чикләнгән "Шытсу" җәмгыятендә тырышып эшләделәр . 13 укучыбыз Евлаштауда оештырылган "Кояшкай" , үзебезнең мәктәп янында оештырылган "Ал җилкән" сәламәтләндерү һәм ял лагерында 30 укучы сәламәтлекләрен ныгыттылар .
Яңгырый бүген һәр төбәктә ,
Көмеш кыңгырау чыңы .
Мәктәпләргә рәхим ит , әйдә ,
Яңа уку елы .
-
Котлыйбыз!
27.08.2011
Гөлсинә Киямовна !
Туган көнең белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне .
Телик сиңа , якын итеп ,
Киләчәктә матур көннәрне.
Алда сине көтеп торсын
Шатлыклы зур уңышлар .
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын
Бәхет бүләк итсен шатлыклар .
Изге теләкләр белән укытучылар коллективы.
-
Котлыйбыз!
27.08.2011
Гөлсинә Киямовна !
Туган көнең белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне .
Телик сиңа , якын итеп ,
Киләчәктә матур көннәрне.
Алда сине көтеп торсын
Шатлыклы зур уңышлар .
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын
Бәхет бүләк итсен шатлыклар .
Изге теләкләр белән укытучылар коллективы.
-
Бәйрәмегез белән!
24.08.2011
Рөстәм Назипович!Туган көнегез котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килеп кенә .
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр ,
Күңелләрдә булган саф хисләр ,
Озын гомер , якты матур тормыш -
Безнең сезгә әйтер теләкләр .
Изге теләкләр белән укытучылар коллективы
-
Изге теләкләребез
21.08.2011
Дилбәр Әхтәмҗановна !
Ихлас йөрәктән шундый истәлекле көнең белән котлыйбыз. Синең җәйге гөлләрдән дә гүзәл ,кышкы кардан да якты булып , көзге муллыктан да бай булып яшәвеңне телибез .
Изге теләкләр белән укытучылар коллективы .
-
Туган көнегез белән !
31.07.2011
Рус теле укытучысы Алсу Равилевнаның туган көне .
Бәйрәмегез котлы булсын .
Табыныгыз гөрләп торсын !
Теләкләр шундый сезгә:
Бәхет , шатлык , игелекләр,
Җылы , игътибарлы сүзләр,
Саулык , байлык , чын мәхәббәт,
Җылы караш , сабырлыклар
Насыйп булсын үзегезгә !
Изге теләкләр белән укытучылар коллективы.
-
Бәйрәмегез белән !
17.07.2011
Фәния Мухаметовна! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз.
Туган көнегез котлы булсын , дускай,
Гомер уза диләр , узсын ,пускай!
Бер минуты мең алтынга тиңдәй ,
Бу гомерне биргән бушка Ходай.
Игелекле булсын гомер минутлары -
Яшәүдән дә ямьле ни бар тагын ?
Булсын Сезгә байлык , шатлык булсын
Бәхет чишмәләре һаман тулсын!
Изге теләкләр белән укытучылар коллективы.
-
Чыгарылыш кичәсе
29.06.2011
Быел мәктәбебезне 11 укучы тәмамлады . 28 июнь көнне "Чыгарылыш кичәсе" булды . Һәр укучыга өлгергәнлык аттестаты тапшырылды . Тантанада укучыларыбызның беренче укытучылары Сабирова Ләйсән Марселевна , Рамазанова Рәмзия Василовналар да катнашты . Кичә уеннар , чыгышлар белән үрелеп барды .
Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә .
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында .
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына .
Укучыларыбызның хыяллары тормышка ашсын ! Ак юллар аларга !
-
Котлыйбыз!
28.06.2011
28 июнь көнне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Абузаровнаның туган көне .
Хөрмәтле Гөлнар Абузаровна !Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз .
Ниләр телик , ниләр бүләк итик
Бу шатлыклы бәйрәм көнендә ?
Кулыбыздан килсә, бер йолдызны
Бүләк итәр идек без Сезгә.
Бәхет , шатлык дөньясына
Күмәсе иде Сезне.
Тормышыгызда сөенечнең
Булмасын иде чиге.
Ихтирам белән укытучылар коллективы .











