Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Портрет кичә 07.10.2011

Ветеран укытучыбыз Ризванова Расиха апаның олы юбилеее уңаеннан мәктәбебездә портрет кичә булды . Аны котларга төрле елларда укыткан укучылары килде .
-
Юбилеегыз белән !
06.10.2011
Ветеран укытучыбыз Ризванова Расиха апага 75 яшь .
Хөрмәтле Расиха Шаяхметовна ! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз .Сезгә саулык , озын гомер телибез .
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз,
Өмет тулы күпме күзләргә Сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Балачакның сабыр Әнкәсе Сез ,
Балалар дип янып яшисез.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт Сезгә , чып- чын Кеше Сез!
Изге теләкләр белән укытучылар коллективы .
-
Укытучылар көне
05.10.2011
Бүген көн гадәттәгечә башланмады .Мәктәп ишегеннән керүгә һәр укытучыны чәчәк һәм открытка тоткан укучылар каршы алды .Бәйрәм дәресләрдән соң укучыларның концерты белән дәвам итте .
-
"Ачык ишекләр" көне 04.10.2011

Бүген мәктәбебездә әти - әниләр өчен "Ачык ишекләр" көне . Һәр класста дәресләр каралды . Аннан соң класс җитәкчеләре белән сыйныф бүлмәләрендә
түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды .
-
Өлкәннәребезне хөрмәтләдек
01.10.2011
Тормыш юлларын мәктәп белән бәйләп гомер иткән Хасаншин Шамил һәм Нурлыбанат апаларның кавышып яши башлауларына 50 ел тулды.Аларны район мәдәният йортында хөрмәтләү бәйрәмендә катнашып котладык , аларның тормыш юлы турында буклет эшләдек .Аларга саулык ,тыныч тигез тормыш телибез .
-
Зона конкурсына әзерлек
29.09.2011
"Халык уен кораллары" ансамбле Саба мәдәният сәхнәсендә чыгыш ясап зона конкурсына үтте. Аларга алга таба да уңышлар телибез !
-
Парламент дәресләре
28.09.2011
Классларда "Мин- бала !Мин - гражданин!" дигән парламент дәресләре үтте. Дәрестә Саба муниципаль район Советы депутаты Гайнуллин Ф.Г. катнашты .
-
Барыбыз да кросска! 24.09.2011

Барлык укучылар һәм укытучылар милләтләр кроссына чыктык.
-
"Ватан" конкурсы
23.09.2011
Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган "Ватан" иҗат фестивалендә "Дубая" халык уен кораллары ансамбле "Фольклор" номинациясендә 2 урын яулады.Хәзер алар 2 турга әзерлзнәләр. Киләсе турда да уңышлар телибез!
-
Кросс
20.09.2011
17 сентябрь көнне укучыларыбыз Сабада үткәрелгән кросста катнаштылар . 11 сыйныф укучысы Гиниятова Алия 2 урынны яулады. Уңышың белән котлыйбыз,Алия!











