Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169
-
Сау бул , лагерь !
23.06.2011
Бүген лагерьның соңгы көне. Көн яңгырлы булуга карамастан , барлык балалар да биредә . Менә кече сабантуй башланып китте .Һәркем уеннарда катнашып үзенең көчен сыный , бүләген ала. Йөзләрдә елмаю, бар да шатлана.
Ни арада 18 көн сизелми үтеп киткән . Эшләгән эшләргә йомгак ясалды , лагерь ябылу тантанасы үтте.
-
"Исәннәрнең кадерен бел , үлгәннәрнең каберен бел"
22.06.2011
1941 нче ел 22 июнь... Сугыш... Нинди авыр ,каһәрле, шомлы сүз бу . 1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелгән.
Бресттан Мәскәүгә кадәр - 1000 чакрым, Мәскәүдән Берлинга кадәр - 1600 км . Барысы - 2600 км . Поезд белән - 4 тәүлек, самолет белән 4 сәгатьлек юл. Җәяүләп ,үрмәләп - 4 ел .
Бөтен ил буенча алганда һәр 7 кешенең берсе һәлак булган. Ә күпме яралылар , ятимнәр , күпме тол хатыннар ! Кеше кайгысын саннар белән генә исәпләп буламыни ?!
Митингка без тыл ветераны Сафин Әмин абыйны чакырдык . Әмин абый үзенең хәтирәләре белән уртаклашты .
Сезнең батырлык безнең күңелләрдә мәңге тутыкмас. Моннан соң әниләргә - үзләренең улларын , хатыннарга - ирләрен , балаларга әтиләрен бервакытта да сугышка озатырга туры килмәсен .
-
Китапханәче бездә кунакта
09.06.2011
Югары Шытсу авылы китапханәчесе Заһидуллина В.М. укучылар белән "Хайваннар дөньясында" дигән викторина үткәрде. Викторина сораулары кызыклы иде.Укучыларыбыз бик күп яңа мәгълүмат алдылар.
-
2011 елның мисс һәм мистеры
07.06.2011
Лагерьның беренче атнасы тәмамланды . Бүген 2011 елның мисс һәм мистеры ачыкланды .Жюри ярышка нәтиҗә ясады . Лагерьның миссы - Хамидуллина Язилә ,мистеры - Якупов Айзат дип игълан итте.Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды .
-
Сынаулар дәвам итә
02.06.2011
9 класслар белемнәрен математикадан сыныйлар . Уңышлар сезгә!
Лагерьда ял итүче балаларыбыз боз сараена бардылар .
Мәктәбебез директоры Флорид Гильмулловичның туган көне.
Хөрмәтле Флорид Гильмуллович! Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз .
Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз гөрләп торсын!
Теләкләр шундый Сезгә:
Бәхет , шатлык ,игелекләр ,
Җылы , ихтибарлы сүзләр,
Саулык , байлык, чын мәхәббәт ,
Җылы караш , сабырлыклар
Насыйп булсын үзегезгә!
Ихтирам белән укытучылар коллективы.
-
"Ал җилкән" лагеры эшли башлады
01.06.2011
30 баланы берләштергән "Ал җилкән" сәламәтләндерү лагеры эшен башлап җибәрде.
-
Имтиханнар башланды
26.05.2011
Бүген 9 сыйныф укучылары рус теленнән имтихан бирәләр. Аларга зур уңышлар , нык сәламәтлек телибез !
-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2011

11 сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Кабатланмас мәктәп еллары артта калды .Чыгарылыш класс укучыларына сәламәтлек,уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!
20.05.2011
Бүген укыту эшләре буенча директор урынбасары Мусина Җәүһәрия Хәниф кызының туган көне .
Хөрмәтле Җәүһәрия Хәниповна ! Ихлас күңелдән Сезне туган көнегез белән котлыйбыз .
Яшәгән саен яшәү дәртең артсын ,
Сәламәт булсын изге йөрәгең .
Җаның тыныч канатың нык булсын ,
Озын булсын гомерең .
Ут уйнаткан уңган кулың
Талчыгуны белмәсен.
Саулык , шатлык , куанычта гына
Гөрләп үтсен алгы көннәрең .
Изге текләкләр белән укытучылар коллективы .
-
Бакчада эш кайный 11.05.2011

Дәресләрдән соң бакчада эш кайный : түтәлләрне казу , суган утырту , карлыган араларын эшкәртү Һ.б.











