Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Туган көнегез белән !
08.12.2011
Технология укытучысы Дилә Рифкатовнаның туган көне.
Хөрмәтле Дилә Рифкатовна!
Чын йөрәктән телик әле
Бу җиһанның,аяз, зәңгәр күген.
Еллар өстәлсә дә, иңсәләрең
Тоймасалар иде тормыш йөген.
Тормыш сукмагыннан үткән чакта
Сикәлтәсез булсын барыр юлың.
Хезмәтеңә күрә хөрмәт белән
Түрдә булсын һәрчак синең урын.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең!
-
Инвалидлар декадасы 07.12.2011

Инвалидлар декадасы уңаеннан Ф.Яруллинның иҗаты һәм язмышы турында презентацияләр эшләнде. Классларда "Шәфкатьлелек бизи кешене" дигән класс сәгатьләре үтте.
Инвалид укучыбыз Гимадиев Ильяска пакет - күтәнәч әзерләдек .Аңа 2012 елның 1 яртысы өчен "Түгәрәк уен"журналын яздырдык .Ул Кукмора районында тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты .Төрле уеннарда, конкурсларда катнашып грамоталар да алды .
-
"Своя игра" 06.12.2011

Бүген 5-8 класс укучылары белән "Своя игра" викторинасы үткәрелде .7 сыйныф - 70,5-6 сыйныфлар командасы 100, ә 8 класслар 190 очко җыеп җиңүче булды .
-
Рус теле атналыгы
05.12.2011
Рус теле атналыгы башланды .
9-11 класс укучылары арасында "Последний герой" уены үткәрелде .
-
Татар теле атналыгына йомгак
03.12.2011
Татар теле атналыгына йомгак ясалды,бүләкләр тапшырылды.
-
Презентацияләр конкурсы
02.12.2011
Язучы һәм шагыйрьләр иҗатына багышланган презентацияләр конкурсы үтте. Конкурска тәкъдим ителгән презентацияләр барысы да эчтәлекле һәм мтур иделәр.
-
Шигырь конкурсы
01.12.2011
Укучылар иҗат иткән шигырьләр буенча конкурс булды . Бигрәк тә 6 класстан Җәләлиева Язиләнең , 7 класстан Рамазанова Гөлназның , 8 класстан Габдракипов Инсафның , Шарифуллин Фәнзилнең, Мусина Дилбәрнең шигырьләре уңышлы дип табылды .
-
Аналар көне 30.11.2011

Мәктәбебез буенча Аналар көне үткәрелде.
1 класс - "Минем әнием" кл.сәг.
2 класс - "Минем әни иң әйбәте" - шигырь конкурсы
3 класс - "Һәрвакыт булсын әни" рәсем конкурсы
4- 5 класслар - "Әнием минем" инша конкурсы
6 класс - "Әнкәйләргә йолызларан һәм кояштан һәйкәл куярлык" ачык кл.тыш чара
7 класс - "Иң кадерлем син минем" кл.сәг.
8 -9 класслар - "Аналар бәхете нәрсәдә?" инша конкурсы
10 класс - "Иң кадерлем кешем әнием" кл.сәг.
11 класс - "Әни ,әнкәй ..." презентацияләр
-
"Кызыклы грамматика" 29.11.2011

Бүген 6-7 класс укучылары арасында "Кызыклы грамматика" дигән КВН булды .
-
Татар теле атналыгы
28.11.2011
Татар теле атналыгының беренче көне 9-11 класслар арасында интеллектуаль уен белән башланып китте.











