Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Helloween 26.10.2011

24 - 29 октябрь көннәрендә мәктәптә инглиз теле атналыгы . Бүген "Helloween" кичәсе булды . Барлык класс укучылары да инглиз телен белүләрен күрсәттеләр . 7 сыйныф укучылары аеруча актив булдылар :
инглизчә матур итеп җырладылар , шигырьләр сөйләделәр .
-
Түгәрәктә 25.10.2011

"Бадминтон" түгәрәге уңышлы гына эшләп китте .Түгәрәккә 10 укучы кызыксынып йөри .
-
Көзге уңыш 25.10.2011

1 - 4 класслар өчен "Көзге уңыш" дигән бәйрәм кичәсе булды . Укучылар матур итеп җырладылар , шигырьләр сөйләделәр .Соңыннан уеннар уйнадылар. Укучыларга "Уңыш җыю" , "Яулык бәйләтү" , "Буталган хәрефләр" , "Бәрәңгесез калма" уеннары ошады .
-
"Уңыш бәйрәме" 24.10.2011

5 - 8 класслар өчен "Уңыш бәйрәме" үтте. Бәйрәмне Кызыл Калфак һәм Бүре алып барды . Командалар төрле конкурсларда катнашып , осталыкларын сынадылар .
-
"Көзге бал" 22.10.2011

9 - 11 класслар өчен "Көзге бал" бәйрәме булды ."Кабак", "Борыч" командалары үзара көч сынашты . Укучылар "Туган як серләре" дигән презентация якладылар , концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Соңыннан күңелле уеннар оештырылды .Бәйрәмгә студентлар да кайткан иде .
-
"Түгәрәк уен" журналы бездә кунакта 19.10.2011

"Түгәрәк уен" (татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати - популяр альманах ) журналының иҗат төркеме бездә кунакта . Альманахның баш мөхәррире Илсөяр Иксанова, якташыбыз Гөлсинә Хамидуллина , художник Алсу Тимергалина һәм Рушания Камаловалар укучылар алдында эчтәлекле итеп чыгыш ясадылар, яңа гына беренче саны дөнья күргән "Түгәрәк уен" журналы белән таныштырдылар . Укучыларыбыз Саба районыннан , Шытсу , Елыш авылларыннан чыккан данлыклы шәхесләребез турында сөйләделәр .Очрашу "Халык уен кораллары " ансамбле чыгышы белән тәмамланды .
-
"Ел класс җитәкчесе"
17.10.2011
"Ел класс җитәкчесе " бәйгесендә 11 сыйныф җитәкчесе Габдракипова Дилбәр Әхтәмҗановна җиңү яулады . Аны җиңүе белән котлыйбыз , уңышлар телибез!
-
Спикерлар Сабада
14.10.2011
Балалар Думасы спикерлары Сабада 2011 - 2012 уку елына план кабул иттеләр , түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү булды .
-
Укытучылар бәйрәмендә
08.10.2011
8 октябрь көнне районның спорт комплексында укытучылар көненә багышланган уен - ярышта катнаштык .Рәхәтләнеп ял иттек, яңа көч җыеп кайттык.
-
Җиңүегез белән! 07.10.2011

"Дубая" ансамбле зонада үткәрелгән "Ватан" конкурсында 1 урынны яулап , республика турына үтте . Җиңүегез белән сезне !











