Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Рус теле шөгыле. 21.02.2018

Бүген зурлар төркеме балалары рус теле шөгылендә "Киемнәр" темасын өйрәнүне дәвам иттеләр. Аларга кунакка татар кызы Айсылу һәм рус кызы Маша кунакка килде. Алар үз милләтләренең костюмнары турында сөйләделәр. Рус кызы Маша балаларга күчтәнәч итеп "Маша һәм аю" мультфильмын алып килгән иде. Мультфильм карап бетергәч балар бу мультфильмдагы Маша милли киемдә түгеллегенә игътибар иттеләр. Алар милли киемнәрне күбрәк бәйрәмнәрдә киелгәнен белделәр.
-
Әтиемә бүләк. 21.02.2018

Без бүген Кечкенәләр төркеме белән 23 февралгә багышлап кадерле әтиләргә бүләкләр ясадык.
Бүгенге бәйрәм көнендә
Котлыйм сине әтием
Бәхет, шатлык,озын гөмер
Нык сәламәтлек телим.
-
Физкультура шөгыле. 20.02.2018

Зурлар төркеме балалары саф һавада үтә торган фикультура шөгылендә чаңгы шуу күнекмәләрен дәвам итәләр. Алар чаңгы кию һәм салу, ничек дөрес шуу, таякны кулга ничек кияргә икәнлегенә төшенәләр. Аларга мондый шөгыль бик ошый. Саф һавада булу сәламәтлек өчен дә бик кирәк.
-
Муса Җәлил - халык улы. 15.02.2018

15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел булды. Бездә балалар бакчасында балалар белән Муса Җәлилнең шигырьләрен, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларын өйрәндек. Аның "Сәгать", "Күке", "Куян" шигырьләрен бик кызыксынып, яратып тыңладылар һәм өйрәнделәр.
-
Без теннис уйныйбыз 14.02.2018

Тренер Реваль Евгеньевич балаларны теннис уйнарга өйрәтә. Балалар бик яратып шөгыльләнәләр. Реваль абыйлары балаларны спорт белән дус булырга, куркып калмаска, үзләрен дөрес тота белергә һәм шулай ук теннис уйнау алымнарына өйрәтә.
-
14февраль-Изге Вәли көне. 14.02.2018

Бүген зурлар төркеме балалары бу бәйрәм каян килеп чыгуы турында кыскача мәгълүмат алдылар. Алар үзләренең иң кадерле кешеләре дип санаган гаилә әгъзаларына бу бәйрәм символы буларак йөрәк- медальон ясап бүләк иттеләр.
-
Туган көн 12.02.2018

Эмильгә 5 яшь. Без аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
-
Без сәнгатьне яратабыз. 11.02.2018

Мишә авыл җирлегенә керүче оешмалар арасында быел "Комсомолның 100 еллыгы"н билгеләп үтү уңаеннан отчет концертлары оешып китте. Менә безнең бакча хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмадылар. Узләренең көчләреннән килгәнчә бик нык әзерлек белән бу чарада катнаштылар.Концерт бик күңелле үтте.
-
"Лыжня России 2018" 10.02.2018

Бүген булып узган "Лыжня России 2018" дә безнең бакча балалары да бик теләп катнашты. Чаңгы шуып килгәч балалар тәмле коймак белән сыйландылар.Аннан аларга истәлекле бүләкләр бирелде .Балаларга чаңгы шуу бик ошады.
-
Занятие рисования в старшей группе. 09.02.2018

Тема сегоднешнего занятия рисования с опорой на фотографию «Папин портрет».Были поставлены следующие задачи: учить рисовать мужской портрет, стараясь передать особенности внешнего вида, характер и настроение конкретного человека (папы, дедушки, брата, дяди). Вызвать интерес к поиску изобразительно-выразительных средств, позволяющих раскрыть образ более полно и индивидуально. Продолжать знакомство с видами и жанрами изобразительного искусства (портрет).
В начале занятия дети рассказали о своих папах, дедушках и о братьях, вспомнили, что скоро приближается праздник "День Защитника Отечества" и рисовали портреты своих пап.











