Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 60 |
У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Рус теле шөгыле. 23.01.2018
Бүген зурлар төркеме балалары рус теле шөгылендә "Кыргый хайваннар" дигән бүлекне өйрәнә башладылар.Алар кышкы урманга экскурсиягә барып куян һәм төлке белән очраштылар.Аларның ничек кышлауларын белделәр һәм эзләреннән танырга өйрәнделәр.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт... 22.01.2018
Безнең бакча балалары һәр иртәне зарядка ясаудан башлап җибәрәләр.Күңелле музыка астында зарядка ясау балаларга бик ошый.
-
"Юлда дөрес йөр!" 19.01.2018
Прогулкага чыккач юл билгеләрен кабатлыйбыз һәм юл аша тиешле урыннан гына чыгарга кирәклеген беләбез.
-
"Кошларны сыйлыйбыз". 17.01.2018
Кыш җиттеме, кошлар өчен,
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
"Рәхим итеп, ашагыз!"
-
Без бүген-бассейнда. 15.01.2018
Без бүген бассейнга бардык. Безне анда тренер Таңсылу Махмутовна каршы алды. Бассейнга кергәнче һәм кергәч үтәләчәк кагыйдәләр, тәртипләр белән таныштырды. Безгә бассейнда бик ошады.
-
Ашагыз, кошкайларым! 14.01.2018
Кыш көне бездә кышлаучы кошларга азык табу кыен булганлыгын балаларның тагын бер кат исләренә төшереп, бергәләп җим салып кошларны сөендерергә булдык.
-
Зурлар төркемендә рәсем шөгыле. 12.01.2018
Буген зурлар төркеме балалары рәсем шөгылендә кышкы уеннар турында сөйләштеләр. Алар үзләре яраткан кышкы уенны чагылдырып "Кышкы уеннар" дигән сюжетлы рәсем ясадылар. Башта алар кечкенә әңгәмә кордылар,ә аннан тау, кеше рәсемен ясау тәртибе белән таныштылар. Шөгыльнең практик өлешендә алар үзләрен сурәртәп рәсемне ясап та куйдылар.
-
Кышкы уеннар. 11.01.2018
Кышкы каникуллардан соң шөгыльләр белән беррәттән түгәрәкләр эшчәнлеге дә кабат башланып китте. Тимераякта шуу-кышкы уеннарның берсе буларак, безнен балалар да боз сараенда рәхәтләнеп бозда шуып кайттылар.
-
Туган көне белән котлыйбыз!!! 10.01.2018
Уртанчылар төркем балалары Ханов Наилне туган коне белән чын күңелебездән котлап,Наилгә "Ак калач" уенын уйнадык.
-
Туган көн котлавы. 10.01.2018
Буген безнең төркемдәге Владимирова Алисәнен туган көне. Аңа бүген 5 яшь тулды. Без аны туган көне белән чын күңелдән котлап үттек. Аңа "Ак калач" уены уйнадык, матаур- матур теләкләр әйттек.