Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
"Алтын куллар" түгәрәгендә 10.03.2021

"Алтын куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар (җитәкчесе Әхмәтова Р.И.) туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына карата тукымалардан панно эшләделәр. Шушы чара вакытында укучыларыбыз гади тукыма ярдәмендә халыкларның дус һәм тату яшәгәннәрен күрсәтә алдылар.
-
Сау бул, Әлифба! 06.03.2021

Бүген мәктәбебездә 1нче сыйныф укучылары белән “Сау бул, Әлифбам!” дигән бәйрәм үткәрелде. Чарада 29 укучы һәм аларның әти-әниләре катнашты. Укучылар тормыштагы беренче зур җиңүләре өчен әти-әниләре һәм укытучыларга рәхмәт сүзләрен шигырь, җырлар аша җиткерделәр. Бәйрәм җылы, уңай атмосферада узды.
-
Родительский контроль за качеством питания 03.03.2021

2 марта комиссия родительского контроля за качеством питания провела мониторинг качества организации питания. Было выявлено, что утвержденное меню, санитарно - техническое состояние обеденного зала, состояние столовой посуды, условия соблюдения правил личной гигиены обучающимися соответствует требованиям. По результатам опроса детей, ассортимент и качество потребляемых блюд удовлетворяет учащихся.
-
Открытый урок по ОБЖ 25.02.2021

Сегодня прошел открытый урок по ОБЖ на тему "1 марта - Всемирный день гражданской обороны". На открытом уроке участвовали сотрудник ОП Мирзин Г.Р. и юнармейцы школы. Учащиеся расширили практические навыки по надеванию ОЗК, по применению огнетушителя.
-
"Сүзне тап" 25.02.2021

Укучыларның белемнәрен тикшерү, ныгыту, яңа мәгълүматлар белән таныштыру,сорауларга тулы, дөрес җавап бирүләрен ,уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшләү, туган якка карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатында 1 сыйныф укучылары белән “Сүзне тап” дигән чара үткәрелде. Укучылар 6 турдан торган бәйгедә ике командага бүленеп,үзләренең белемнәрен,тел байлыкларын тикшерделәр.
-
Җырлы-моңлы, динле туган телем
19.02.2021
Мәктәбебездә Халыкара Туган тел көненә багышланган “Җырлы, моңлы, динле туган телем” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Очрашуга Олыяз һәм Эзмә мәчетләрендә дин сабагы укытучы олы хөрмәткә лаек мөгаллимәләребез Хуҗаәхмәтова Рәмзия Рәшит кызы, Галимбекова Әлфия Нәкыйп кызы чакырылды. Кичәдә туган тел турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Укучылар уен коралларында халкыбызның милли көйләрен башкардылар. Мөгаллимәләребез укучылар күңеленә Туган телебезне сакларга кирәклеген, аның матурлыгын, аһәңен үзләренең тыйнак, гади, җанга якын, үтемле сүзләре белән әйтеп бирделәр.
-
КВН "Туган телем" 12.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 12нче февраль көнне 2А һәм 2Б сыйныфларында КВН үткәрелде. Әлеге чарада барлыгы 37 укучы үзләренең көчләрен төрле бәйгеләрдә: ребуслар чишү, табышмакларның җавабын табу, нәфис сүз, туган телгә кагылышлы сорауларга җавап бирү, криптограмма чишүдә сынадылар. Укучылар үзләренең белемнәрен тирәнәйтеп, үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.
-
"Без бергә" 03.02.2021

Мәктәбебездә туган телебезне саклау һәм үстерү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары арасында “Без бергә” дип исемләнгән сәнгатьле сөйләм бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 43 укучы чыгыш ясады, 110 укучы бәйрәмдә катнашты. Жюри тарафыннан иң яхшы нәфис сүз осталары билгеләнде. Бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барылды.
-
Спортивные игры ШСК
30.01.2021
Сегодня в школе в рамках мероприятий "Школьного спортивного клуба" проводились соревнования по настольному теннису и футболу.
-
Туган телем - минем байлыгым
30.01.2021
Буген 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары белән туган илебезгә, телебезгә һәм аның байлыгына карата хөрмәт уяту, аны ярату максатыннан “Туган телем- минем байлыгым ” исеме астында сыйныф сәгате уздырылды. Чара барышында укучылар “Туган тел” һәм “Без-татарлар” төркеменә бүленеп көч сынаштылар. Алган белемнәрен гомумиләштерү йөзеннән проект эше башкардылар. Чара телебез турында нәфис сүз, мәкальләр әйтү, җырлар белән аралаштырып барылды.







