Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 248 |
У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 25.03.2021
Бүген мәктәбебездә халкыбызның милли бәйрәме "Нәүрүз" үткәрелде. Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бүгенге бәйрәм укучыларыбызның чыгышы белән башланып китте. Нәүрүзәбикә килеп бәйрәм белән котлаганнан соң, матур җырлар, биюләр башкарылды, күңелле уеннар уйналды.
-
Китапханәдә 17.03.2021
Бүген укучыларыбыз Иләбәр авыл китапханәсендә "Китап укып елый алганнарның, күңелендә булмый каралык" дип исемләнгән чарада катнашты. Китапханәче Галиева Вәсилә Шайхулла кызы китапханә фонды, китапханәдәге "Иң зур", "Иң кечкенә", "Иң калын", "Иң юка", Иң авыр", "Иң җиңел" китаплар белән таныштырды. Укытучыларыбыз Мифтахова В.Х. һәм Һадиева Г.Ә. китап укыган баланың күңеле һәрчак чиста, үзе әхлаклы булуын әйтеп үттеләр. Китапханәдәге "Мәгълүмат коесы", күргәзмәләр дә укучыларга бик ошады. Бу очрашу укучыларыбыз өчен файдалы булды.
-
"Алтын куллар" түгәрәгендә 10.03.2021
"Алтын куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар (җитәкчесе Әхмәтова Р.И.) туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына карата тукымалардан панно эшләделәр. Шушы чара вакытында укучыларыбыз гади тукыма ярдәмендә халыкларның дус һәм тату яшәгәннәрен күрсәтә алдылар.
-
Сау бул, Әлифба! 06.03.2021
Бүген мәктәбебездә 1нче сыйныф укучылары белән “Сау бул, Әлифбам!” дигән бәйрәм үткәрелде. Чарада 29 укучы һәм аларның әти-әниләре катнашты. Укучылар тормыштагы беренче зур җиңүләре өчен әти-әниләре һәм укытучыларга рәхмәт сүзләрен шигырь, җырлар аша җиткерделәр. Бәйрәм җылы, уңай атмосферада узды.
-
Родительский контроль за качеством питания 03.03.2021
2 марта комиссия родительского контроля за качеством питания провела мониторинг качества организации питания. Было выявлено, что утвержденное меню, санитарно - техническое состояние обеденного зала, состояние столовой посуды, условия соблюдения правил личной гигиены обучающимися соответствует требованиям. По результатам опроса детей, ассортимент и качество потребляемых блюд удовлетворяет учащихся.
-
Открытый урок по ОБЖ 25.02.2021
Сегодня прошел открытый урок по ОБЖ на тему "1 марта - Всемирный день гражданской обороны". На открытом уроке участвовали сотрудник ОП Мирзин Г.Р. и юнармейцы школы. Учащиеся расширили практические навыки по надеванию ОЗК, по применению огнетушителя.
-
"Сүзне тап" 25.02.2021
Укучыларның белемнәрен тикшерү, ныгыту, яңа мәгълүматлар белән таныштыру,сорауларга тулы, дөрес җавап бирүләрен ,уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшләү, туган якка карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатында 1 сыйныф укучылары белән “Сүзне тап” дигән чара үткәрелде. Укучылар 6 турдан торган бәйгедә ике командага бүленеп,үзләренең белемнәрен,тел байлыкларын тикшерделәр.
-
Җырлы-моңлы, динле туган телем
19.02.2021
Мәктәбебездә Халыкара Туган тел көненә багышланган “Җырлы, моңлы, динле туган телем” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Очрашуга Олыяз һәм Эзмә мәчетләрендә дин сабагы укытучы олы хөрмәткә лаек мөгаллимәләребез Хуҗаәхмәтова Рәмзия Рәшит кызы, Галимбекова Әлфия Нәкыйп кызы чакырылды. Кичәдә туган тел турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Укучылар уен коралларында халкыбызның милли көйләрен башкардылар. Мөгаллимәләребез укучылар күңеленә Туган телебезне сакларга кирәклеген, аның матурлыгын, аһәңен үзләренең тыйнак, гади, җанга якын, үтемле сүзләре белән әйтеп бирделәр.
-
КВН "Туган телем" 12.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 12нче февраль көнне 2А һәм 2Б сыйныфларында КВН үткәрелде. Әлеге чарада барлыгы 37 укучы үзләренең көчләрен төрле бәйгеләрдә: ребуслар чишү, табышмакларның җавабын табу, нәфис сүз, туган телгә кагылышлы сорауларга җавап бирү, криптограмма чишүдә сынадылар. Укучылар үзләренең белемнәрен тирәнәйтеп, үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.
-
"Без бергә" 03.02.2021
Мәктәбебездә туган телебезне саклау һәм үстерү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары арасында “Без бергә” дип исемләнгән сәнгатьле сөйләм бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 43 укучы чыгыш ясады, 110 укучы бәйрәмдә катнашты. Жюри тарафыннан иң яхшы нәфис сүз осталары билгеләнде. Бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барылды.