Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Өтернәс шәһәрлегенә сәяхәт 18.06.2021

Бүген мәктәп яны "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар белән Өтернәс – Эзмә тарихи - мәдәни коплексына кергән Өтернәс шәһәрлегенә (җирле халык телендә Калатау дип йөртелә) экскурсия оештырылды. Максатыбыз - 1552нче елда борынгы ватаныбыз Казан ханлыгы рус гаскәрләре (басып алучылар) тарафыннан җимерелгәннән сон да, бәйсезлек, азатлык байрагы астында көрәшне дәвам иткән бабаларыбызның каршылык күрсәтү үзәгенә әверелгән крепость урынында булу, биредә барган каты сугышларда шәһит киткән бабаларыбызны искә алу иде.
-
Зирәкләргә, тапкырларга - табышмак 09.06.2021

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем дә әнә шуңа ишарә. Бүген "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар белән “Зирәкләргә, тапкырларга - табышмак” дип исемләнгән КВН - кичә үткәрелде. Чарада 3 отряд катнашты..Балаларыбыз һәр сорауга тапкыр да, зирәк тә итеп җавап бирделәр. Кичә балаларга бик ошады. Чара электрон презентация белән тулыландырып барылды.
-
Яңгырасын татар моңы 26.05.2021

“Яңгырасын татар моңнары” исеме астында үткәрелгән кичәдә укучыларыбыз халкыбызның уен кораллары белән таныштылар. Кичәдә якташ гармунчыбыз, Фәйзулла Туишев исемендәге премия лауреаты, озак еллар буена “Халык уен кораллары”, “Гармунчылар” ансамбльләре җитәкчесе булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәфкил абый Яруллин иҗаты белән танышып, бай мәгълүмат тупладылар.
-
"Милли җанлы татар кызы"
22.05.2021
Бүген "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР журналистлар берлеге әгъзасы, Эзмә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина исемендәге "Милли җанлы татар кызы" проектына йомгак ясалды. Бик күп конкурсларда, "Әдәби марафон" проектында һәрдаим катнашкан, туган тел фәненнән муниципаль этапта җиңү яулап, республикада призер булган, туган як турында шигырьләр иҗат иткән 7А сыйныф укучысы Мифтахова Азалия әлеге проектның җиңүчесе дип табылды һәм Гөлсинә апа Галимуллинадан истәлекле бүләк - калфакка ия булды.
-
Мәктәп бакчасында эш 21.05.2021

Мәктәбебез ел саен үзенең матур чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, җиләк - җимеш бакчасы белән кешеләрне сокландырып тора. Бу , әлбәттә, укучыларыбыз, укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Бүгенге көндә дә мәктәбебез бакчасын яшелләндерү, матурлау буенча эш дәвам итә: чәчәк орлыклары чәчелде, үсентеләре күчереп утыртылды, виктория аралары эшкәртелде.
-
Контроль за качеством питания 21.05.2021

В соответствии с положением о родительском контроле за качеством питания сегодня в школьной столовой был родительский контроль за качеством питания.
Комиссия отметила соответствие реализуемых блюд утвержденному меню, массы порций нормам, состояния столовых приборов и посуды в школьной столовой, санитарно-технического содержания обеденного зала, условий соблюдения правил личной гигиены обучающимися, наличия и состояния санитарной одежды у сотрудников, осуществляющих раздачу готовых блюд. Замечаний по работе столовой и качеству питания не выявлены.
-
Әбиемнең серле сандыгы 15.05.2021

Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы...
Әби - бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
Мәктәп китапханәчесе Хабибуллина Ф.Т. 1нче сыйныфка әзерлек төркеме белән "Әбиемнең серле сандыгы" темасына китапханә сәгате үткәрде. Әлеге чара кече яшьтәге балаларга татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен аңлату, элекке чорның матурлыгын күрсәтү, балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту максатында уздырылды.
-
Мәктәп территориясен яшелләндерү 15.05.2021

Бүген мәктәбебез хезмәткәрләре, укучыларыбыз көче белән мәктәп яны тәҗрибә участогына яшелчә, чәчәк орлыклары утыртылды.
-
Чишмә - яшәү чыганагы 06.05.2021

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
Эзмә авылындагы "Иҗат" чишмәсе хәзер күпләрнең ял итү урынына әйләнде. Мәктәбебез укучылары да еш була әлеге чишмәдә. 5А сыйныф укучылары да сыйныф җитәкчеләре Хадиева Г.Ә. белән берлектә шушы матурлыкка сокланып, чишмә янында ял итеп кайттылар.
Саклыйк, карап, чистартып тотыйк чишмәләребезне! Чөнки чишмәләрне халык элек-электән изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. -
"Ул үзе халык күңеле төсле" 06.05.2021

Укучыларның май ае каникуллары дәвам итә. 2021 ел - туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебез китапханәчесе Хабибуллина Ф.Т. Иләбәр авыл китапханәсе белән берлектә "Тел турында татар халык мәкальләрен беләсеңме?" дигән темага тапкырлык сәгате үткәрде. Икенче өлештә 6 майда шагыйрь Ренат Харисның тууына 80 яшь уңаеннан "Ул үзе халык күңеле төсле" дип исемләнгән темага китапханә сәгате үткәрелде, "Хисемнең исеме" китабыннан телләр турында шигырләре укылды, соңыннан чәчәкләр ясалды.







