Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Бүләкле бәйрәм 10.01.2016

Олыяз мәдәният йорты белән берлектә "Бүләкле бәйрәм" дип аталган лотерея уены үткәрелде. Бәйрәмгә килгән һәр бала да бүләк алып, сөенеп таралышты.
-
Казанда экскурсиядә 07.01.2016

2а сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Фирдәвес Тимерхановна һәм укучыларның әти –әниләре белән берлектә 7 гыйнвар көнне республикабызның тарихи-истәлекле урыннарында, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышу максаты белән Казан шәһәренә бардылар. Алар Горький урамының 17 йортының 4 катында 28 фатирда урнашкан, Муса Җәлил яшәгән фатирның “Мусаларда кунакта”- дип исемләнгән күргәзгамәдә булдылар. Сәяхәт Кәрим Тинчурин театрында дәвам итте. Башта укучылар залда урнашкан күргәзмә белән таныштылар. Шул вакытта укучыларны фоеда урнашкан чыршы янына “Помидор” һәм “Редиска” булып киенгән артисларның чакыруы яңгырады. Укучыларга бу әкият геройлары белән уеннар уйнау, Кыш бабай белән Кар кызын каршылау, төрле биюләр бию бик ошады. Ә Кыш бабай балаларга “Әкият китабы”- дип исемләнгән спектакль бүләк итте.Шулай ук укычылар Баумын урамында, Әкият курчак тетры янында булып, “Кар шәһәрчеге”ндә таудан шуып, пониларны кузәтеп, кичке Казанның матурлыгына сокланып, балалар белән шулай кызыклы ял итүләренә куанып, “Бер көндә генә үзебезнең тарихыбызны өйрәнеп бетереп булмый”- дигән нәтиҗәгә килеп, алдагы язгы каникул көннәрендә тагы шушындый сәяхәткә барырга планнар корып кайттылар.
-
Мини-футбол 06.01.2016

Бүген укучыларыбыз Шәмәрдәндә мини-футбол буенча район беренчелегенә үткәрелүче ярышта катнашып, 3нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызга һәм җитәкчеләре Азат Гильмулловичка алга таба да җиңүләргә ирешүләрен теләп калабыз.
-
Район башлыгының чыршы бәйрәмендә 06.01.2016

Мәктәбебездән 12 укучы Лесхозда Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановның балалар өчен үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә катнашты. Укучыларыбыз бәйрәмнән күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
Боз сараенда 03.01.2016

Каникулларда укучыларыбыз консультация, кружокларга йөрү белән беррәттән,ял итәргә,үзләренең сәламәтлекләрен ныгытырга да вакыт табалар. Бүген исә мәктәбебездән 26 укучы Лесхозда "Нарат" боз сараенда булып кайттылар.
-
Кар сыннары 31.12.2015

Кар сыннары конкурсы нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Мәктәбебез янын бизәүгә хезмәте кергән һәркемгә дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.
-
Педагогик киңәшмә 28.12.2015

"Белем алуны мотивацияләү-уңышлы укытуның төп шарты" дигән тема астында бүген педагогик киңәшмә үтте.
-
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. 27.12.2015

Тәңкә -тәңкә карлар яусын,
Бар дөнья тулсын.
Карлар кебек безнең көннәр
Ак һәм пакъ булсын.
Бүген башлангыч һәм 5-7 сыйныфларның Яңа ел бәйрәмнәре үтте.
-
Яңа ел белән! 26.12.2015

Яңа өмет белән Яңа еллар килә,
Ачылсыннар ябык капкалар.
Бар кешелек өчен теләк телик,
Кушылсыннар безгә башкалар.
Бүген 8-11нче сыйныф укучыларының Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәмне мәктәбебез директоры А.Н.Шаймарданов ачып җибәрде, уку алдынгыларын, олимпиадада яхшы нәтиҗә күрсәткән укучыларыбызны тәбрикләде. Җыр,бию, уен, тамашалар белән үрелеп барган бәйрәм укучыларыбызга да бик ошады.
-
Яңа елга әзерлек. 24.12.2015

Тиздән, бик тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Мәктәбебездә дә Яңа ел рухы хөкем сөрә. Башлангыч сыйныфлар бик матур кар бөртекләре, Кыш бабай, Кар кызлары, төрле җәнлекләр белән тәрәзәләрне бизәсә, 5-11нче сыйныф укучылары стена газеталары чыгарды.







