Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы 01.03.2016

Мәктәбебездә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын уздыру буенча чаралар планы төзелде, укучыларыбызга әлеге атналык буенча район һәм мәктәп күләмендә үткәреләчәк мероприятиеләрдә катнашу өчен күрсәтмәләр бирелде, әсәрләр исемлеге тәкъдим ителде.
-
Гаилә бәйрәме 01.03.2016

7нче сыйныф укучыларының бүген Гаилә бәйрәме үтте.Бәйрәмдә укучылар, аларның әти-әниләре катнашты. Әлеге кичә укучылар чыгышы, уеннар, котлаулар белән аралашып барды. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы планы нигезендә әти-әниләр белән әдәби викторина үткәрелде.Бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.
-
Волейбол ярышы 29.02.2016

Бүген Эзмә мәдәният йортында Курсабаш,Иштуган, Шекше, Эзмә, Явлаштау мәктәпләре арасында волейбол буенча зона ярышлары булып узды.
-
Котлыйбыз!
29.02.2016
10нчы сыйныф укучысы Юсупова Ризәлә рус әдәбиятыннан республика олимпиадасында катнашып, призер булды. Ризәләне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Макулатура җыю 27.02.2016

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары макулатура җыеп тапшырды.Ә аннан кергән акча үзебезнең җирлектәге авыру балага ярдәм итү йөзеннән тапшырылачак.
-
КВН
27.02.2016
Мәктәбебезнең КВН командасы балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән ярымфиналда яхшы уңышларга ирешеп, финалга үтте. КВНчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр теләп калабыз.Молодцы!
-
"Саба дулкыннары" радиосында 25.02.2016

Бүген без "Саба дулкыннары"нда чыгыш ясап, радио тыңлаучыларны үзебезнең мәктәп тормышы, башкарган эшләребез, киләчәккә планнарыбыз белән таныштырдык.
-
Чаңгы ярышы
24.02.2016
Укучыларның район күләмендә чаңгы ярышында мәктәбебез командасы 2нче урын алып кайтты. Аерым алганда, 6нчы сыйныф укучысы Галиев Салават 1нче урын, Габдрахманова Лилия 3нче урын, 9нчы сыйныф укучысы Сафиуллин Инзил 1нче урын, 11нче сыйныф укучысы Шарипов Динар 2нче урынга лаек булдылар. Ярышта катнашкан укучыларыбызны һәм укытучылары Галиев Азат Гыйльмулловичны котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Стройда җыр белән бару конкурсы 22.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген мәктәптә стройда җыр белән бару конкурсы үткәрелде.
-
Аҗаган 20.02.2016

Бүген мәктәптә хәрби-патриотик уен "Аҗаган" оештырылды. Укучылар кызыллар һәм яшелләр командаларына бүленеп, маршрут буенча барып, флаг эзләделәр. Кар астына яшерелгән флагны яшелләр командасы табып алды.







