Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы - 2нче көн 02.02.2016

Башлангыч сыйныфлар атналыгының 2нче көне математика фәненә багышлана. Укучыларыбыз математикага кагылышлы сүзләрдән яңа сүзләр төзеделәр, һәр сыйныф ишегенә ябыштырылган математик ребуслар һәм башваткычларны бик кызыксынып чиштеләр һәм әзер җавапларны тартмага сала бардылар.
-
"Балалар коллективын оештыручы - 2016" конкурсы 02.02.2016

"Ел укытучысы" конкурсы кысаларында "Балалар коллективын оештыручы-2016" номинациясендә педагог-организатор Зиганшина Н.С. бүген финал этабында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп кайтты. Нәфисә Солтанахметовнага алга таба да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Без-табигать дуслары 01.02.2016

Педагог - организатор Зиганшина Н.С. 2б сыйныфы укучылары белән "Без-табигать дуслары" исеме астында сбор үткәрде. Сборның төп өлешендә укучылар табигать, аның байлыкларын сакларга кирәк икәнлегенә тагын бер тапкыр инандылар, төркемнәрдә киселгән рәсемнәр белән табигать күренешен ясадылар, "Зәңгәр күл" җырын өйрәнделәр. Соңыннан яшел яфракларга табигатьне саклау кагыйдәләрен язып, агачны киендерделәр.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы-1нче көн 01.02.2016

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Атналыкның беренче көне "Минем яраткан фәнем-рәсемдә" дип атала.Укучыларыбыз үзләренең яраткан фәннәрен рәсемдә сурәтләделәр һәм әлеге рәсемнәрдән күргәзмә дә оештырылды.
-
Котлыйбыз! 30.01.2016

Бүген мәктәбебезнең тарих укытучысы Сөләйманова Найлә Мансуровнага - 50 яшь.
Хөрмәтле Найлә Мансуровна! Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, һәрвакыт шундый ярдәмчел, сабыр, кешелекле булып калуыгызны телибез.
-
Кышкы спартакиада 28.01.2016

Чаңгы ярышы буенча мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында физик тәрбия укытучыларыбыз Галиев А.Г. - 1нче , Вафин А.В. -знче урынга лаек булды. Укытучыларыбызга алга таба да зур җиңүләр теләп калабыз.
-
Кышкы спартакиада 27.01.2016

Мәктәбебез укытучылары районда узган кышкы спартакиадада катнашып, аркан тартышу буенча 2нче урын алып кайттылар. Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Стажировка мәйданчыгы 26.01.2016

Мәктәптә стажировка мәйданчыгы дәвам итә. Бүген директорлар дәресләрдә булдылар, педагогик киңәшмә һәм методик берләшмә утырышында катнаштылар.
-
Стажировка мәйданчыгы 25.01.2016

Мәктәбебезгә республика районнарыннан мәктәп директорлары килде. Бүген алар башлангыч сыйныф укучыларының эшчәнлеге белән таныштылар, Рамазанова Э.Х. дәресендә булдылар, директор алды киңәшмәсендә катнаштылар.
-
"Дулкыннар" бәйгесе
22.01.2016
Укучыларыбыз Балалар иҗат үзәгендә Клара Булатова иҗатына багышланган "Дулкыннар" республика бәйгесенең сайлап алу турында катнашып кайттылар.







