Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Открытие лагеря 05.06.2013

Гимназиябездә бүген "Шатлык” балалар ял итү лагерының ачылышы булды. Иң башта укучылар флаг эзләделәр. Флагны иң беренче булып 5нче отряд тапты һәм алар лагерь ачылышында аны күтәрү хокукына лаек булдылар. Аннары укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт куелды. Шафигуллина Р.М. укучыларга төрле мавыктыргыч уеннар уйнатты. ГИБДД инспекторы Насибуллин И.Д. укучылар белән җәй көне үзеңне юлларда дөрес тоту турында әңгәмә үткәрде.
-
Серле каләм конкурсы җиңүчеләре 04.06.2013

Бүген балалар иҗат үзәге бинасында "Серле каләм” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бишенче елын үтүче әлеге бәйге экология, универсиада, сәламәт яшәү рәвеше темаларына багышланган иде.
-
Лагерьның күңелле мизгеллзре 04.06.2013

"Шатлык” балалар ял итү лагерының бүгенге көне дә бик кызыклы үтте. Укучыларыбыз Лесхоз боз сараена барып тимераякта шудылар, төрле спорт уеннары уйнадылар. Кичә Саба урамнары буйлап узган тарихи сәяхәткә йомгак ясап укучылар үзләренең күргәннәрен рәсемгә төшерделәр һәм бүген бу рәсемнәргә нәтиҗә ясалып, урыннар билгеләнде.
-
Хезмәт лагерының 2 нче көне. 03.06.2013

Хезмәт лагерының 2 нче көне узып бара. Балалар яллардан соң, энергия туплап, лагерьда эшләргә дип, көч җыеп килгәннәр. Егетләр гимназия каршында үскән кирәкмәгән агач үсентеләрен кистеләр, кызлар тәҗрибә – җитештерү участогында сарымсак, кәбестә үсентеләренә су сиптеләр. Ял вакытында балалар төрле мавыктыргыч өстәл уеннары, төшке аштан соң саф һавада спорт уеннары уйнадылар.
-
Лагерьга йөрүче балалар белән Саба урамнары буйлап сәяхәт 03.06.2013

"Шатлык” мәктәп яны лагерының бүгенге көне укучыларны барлап, физкультура ясау белән башланды. Ял итүче балалар иртәнге аш ашагач Саба бистәсе урамнары буйлап экскурсиягә киттеләр. Шафигуллина Р.М. укучыларны Үзбәк Закиров һәм Закир Йосыпов яшәгән нигезләр белән таныштырды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында булдып, районыбызның Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштылар. Тарихи мирасыбыз белән танышкач алар чишмә янына төшеп табигатьтә төрле уеннар уйнадылар.
-
Сабантуй 01.06.2013

Гимназиябез укучылары өчен ел дәвамында халкыбыз традицияләрен өйрәну форсаты туып тора. Мәсәлән, "Шома бас" фестивале ярдәмендә 5 в сыйныфы укучылары гореф-гадәтләребезне сәхнәдә курсәтсә, буген, 1 нче июнь - балаларны яклау көнендә, алар Сабантуйның чынында катнашып, уз көчләрен сынап карадылар. Алдан бирнә җыю гадәте аларга бигрәк тә ошады.
Класс җитәкчесе Кәримова М.Ф. -
табигатькә сәяхәт 01.06.2013

31 нчы май көнне 3в сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Шигапова З.Н. белән табигатькә экскурсиягә чыктылар. Укучылар табигать кочагында төрле уеннар уйнадылар, ярыштылар, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Кырлайга сэяхэт. 30.05.2013

Уку елы тәмам. Шулай да гимназиядә әле балалар тавышы тынмый. 28нче май кѳнне 2В, 2Г сыйныфы укучылары ( класс җитәкчеләре Маулина З.М., Фатыхова А.З) Кырлайга сәяхәт кылдылар.
Кечкенә Әпушнеӊ яшәгән Сәгъди абзый йорты, аягына кѳрәк тигән бәрәӊге бакчасы, купьеллык наратны уз кузләре белән курделәр. Музей ишек алдында Тукайныӊ куп сандагы әкият геройлырын – «Шурәле», «Су анасы», «Сарык белән Кәҗә», «Бала белән кубәләк», «Кисекбашны» танып хәйран калдылар. «Шурәле» балетын карадылар. «Шэһри Казан» газетасы журналистлары белән очраштылар, балаларга газета буләк иттеләр. -
Соңгы кыңгырау 25.05.2013

Дәресләргә түгел, зур юлларга
Дәшә бүген соңгы кыңгырау.
Бу күңелле чыңлар
Хәтерләтеп яшьлек елларын.
-
4нче сыйныф укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2013

Бүген 4нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Укучылар, әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Күлмәк, сумкаларны әллә ничә тапкыр барладыгыз. 1нче сентябрь кайчан җитә дип әти – әниләгезне аптыратып бетердегез. Һәм нихаять беренче уңышлар, беренче билгеләр. Әлифба сезне белем иленә алып керде. Сез бик күп һөнәрләргә өйрәндегез. Дүрт ел буе шатлыкларыгыз да, борчуларыгыз да уртак булды. Алда сезне тагын да авыррак, әмма кызыграк, мавыктыргыч сынаулар көтә. Сезне хәреф танырга, укырга язарга өйрәткән беренче укытучыларыгызны онытмагыз.



















