Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Халыкара Туган тел көне. 21.02.2014

1999 нчы елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итә. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Балаларның игътибарын телләрне саклау, үстерү мәсъәләләренә юнәлтү йөзеннән төрле ачык чаралар, интеллектуаль уеннар, әңгәмәләр үткәрелә. Бүген безнең балалар бакчасында да Туган тел көненә карата чара үткәрелде. Балалар белән уеннар оештырылды, уртанчылар төркеме балалары “Өч кыз”дигән татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Конкурс "Радуга открытий" 20.02.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Шәрәфетдинова Фәимә Гәбделбәр кызы "Радуга открытий" дигән Бөтенроссия дистанцион конкурсында катнашып, Сертификатка ия булды.
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 18.02.2014

Үскәч содат булырмын
Әтием кебек мин дә.
Аның кебек тырышып
Зарядка ясыйм көн дә.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә карата әтиләр, бабайлар, абыйлар һәм балалар катнашында күңел ачу кичәсе булды. Балалар чыгышы әтиләр һәм бабайларның уеннарда катнашулары белән үрелеп барды.
-
Бездә кунакта Саба телевидениесе. 17.02.2014

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган. Бу көнне без якын кешеләребезне, әтиләребезне бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Безнең балалар бакчасында һәр елны Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм кичәләре оештырыла. Быел мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Әтием белән көчле мин” дип исемләнгән музыкаль кичә әзерләнде. Кичәне төшерергә "Саба дулкыннары" телевидениесе килде.
Хөрмәтле әти-әниләр! Телевидение төшергән музыкаль кичәне 26 февраль көнне кичке 17.30 сәгатьтә карый аласыз.
-
Муса Җәлил – балалар дусты. 14.02.2014

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчысы, шул көрәштә һәлак булган легендар герой – татар шагыйре Муса Җәлил исеме дә бар. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына тугрылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән М.Җәлил якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Балаларның герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүмат белән тулыландыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап,сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү, М.Җәлил әсәрләренә мәхәббәт , алар аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан балалар белән М.Җәлил әсәрләрен сәхнәләштердек.
Зурлар төркеме балалары Муса Җәлилнең “Карак песи” һәм “Сәгать” шигырьләрен бик оста итеп сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Муса Җәлил - герой - шагыйрь 14.02.2014

Муса Җәлил кечкенәдән үк бик тырыш була: яхшы укый, тәртипле бала була. Ул үзенең шигырьләрендә балаларны көлдерә, шатландыра, кешегә начарлык эшләргә ярамаганын аңлата. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигырен бигрәк тә яраттылар.
-
“Сәламәтлек сукмагы”. 13.02.2014

Төрле авырулардан саклану өчен чыныгу файдалы, һәркем өчен кирәк гамәл. Чыныгу – ул организмның тышкы тирәлектәге температура тирбәлешенә каршы торуга җайлану дигән сүз. Чыныгу сәламәтлекне ныгыта, авыруларны киметә, салкын тиюдән саклый. Бакчабызда кулларны терсәккә кадәр салкын су белән юу, теш чистарту, авыз чайкау, “сәламәтлек сукмагы”ннан йөрү кебек чыныктыру чаралары системалы рәвештә үтә. Балалар белән А.Н.Стрельникова, Ю.Паров методикаларына нигезләнеп сулыш алу күнегүләрен даими үткәрәбез.
2-нче кечкенәләр төркемендә йокыдан торгач “сәламәтлек сукмагы”ннан йөрү.
Әй нәниләр, нәниләр,
Аяклары талмыйлар.
“Сәламәтлек сукмагы”ннан
Матур итеп атлыйлар.
-
Музыкальная сказка "Светофорик" 13.02.2014

В гостях в нашей музыкальной сказке "Светофорик"
Большой друг из ГИБДД.
«Вот мимо мчат машины, стальные муравьи,
И нам на перекрёстках, конечно нужен ты!»
-
Балалар кулы белән Муса Җәлил иҗаты. 13.02.2014

"Башым иям бу дәһшәтле чорда
Шундый уллар биргән халыкка.
Башым иям бу халыкның исемен
Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә". Педер Хузангай
-
«Весёлый английский» 12.02.2014

Значение английского языка в наши дни трудно преувеличить, так как мир вступил в эпоху глобального англо-национального билингвизма.
Иностранный язык рассматривается педагогами и психологами как неотъемлемая часть широкой программы культурного и языкового развития личности ребёнка – дошкольника, поэтому проблемы раннего обучения иностранного языка продолжают оставаться в центре внимания исследователей.
Кружок английского языка проводится с детьми старшей и подготовительной групп. На этой неделе дети старшей группы знакомятся с животными, а дети подготовительной группы продолжают учить составлять диалоги и мини-диалоги:
- - 1,2,3 Who are you?
- - I’ m Nargiza.
- - How old are you?
- - Where do you live?
- - I live in Bogatie Sabi.
- - Where are you from?
- - I’ from Tatarstan…









