Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Котлыйбыз!!! 01.04.2014

Бүген, 1 нче апрель көнне, хезмәттәшебез Хабибуллина Гөлчирә Нотфулла кызын 50 яшьлек юбилее белән Саба мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна тәбрикләде. Аңа нык сәламәтлек, бәхет, шатлык теләп, намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
Халыкара кошлар көне. 01.04.2014

1 апрель - Халыкара кошлар көне – ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм. Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илһам бирәләр. Яз җитү белән җылы яклардан туган ягыбызга кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Кошларга ярдәм итик, аларны саклыйк, җимлекләр элик, оялар ясыйк!
Все птицы нашей матушки Земли
Внимания нашего и праздника достойны,
И все, кто их от бед уберегли,
Кто им помог уйти от дней суровых.
Сегодня, в День международный птиц,
Мы всех причастных к жизни птичек поздравляем!
-
Котлыйбыз! 01.04.2014

Хөрмәтле хезмәттәшләребез!!! Апрель аенда туган көннәре булган Габделманова Бибисания Исламетдин кызы, Булатова Фирая Рафил кызы, Вагизов Расим Хаҗип улы. Сезне туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә шатлык, бәхет, уңышлар телибез.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Гел елмаеп, көлеп яшәгез, сез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сунмәсен.
-
Концерт карау 28.03.2014

Бай эчтәлекле, матур концерт куйганнары өчен сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларга һәм аларның укытучыларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез, укуларында, эшләрендә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Язгы каникуллар. 28.03.2014

Бу атнада балаларның актив ял итүләренә игътибар биреп, бакчабызда кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрелде. Һәр көнне эшчәнлек төрле тема астында узды: "Яраткан уенчыклар", "Әкияттә-кунакта", "Сәламәтлек көне", "Уттан саклан!", "Кошлар - безнең дуслар". Ә бүген балаларны иҗат үзәгенә кунакка - концерт карарга чакырдылар. Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Абубакирова Райлә Габделәхәтовна җитәкчелегендәге "Нәни артист" өстәмә белем бирү эшчәнлегендә өйрәнгән "Өч кыз" дигән татар халык әкиятен "күчтәнәч" итеп алып төштеләр һәм кечкенә тамашачыларга сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
“Куркынычсызлык” . 27.03.2014

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән тәрбияче Абубакирова Райлә Габделәхәтовна тормыш куркынычсызлыгы нигезләре турында белемнәрне, үз-үзләрен тотуның иң элементар кагыйдәләрен ныгыту максатыннан “Янгын сүндерүчеләргә кем ярдәм итә” дигән темага бакчабыз педагогларына эшчәнлек күрсәтте. Райлә Габделәхәтовна педагогларыбыз арасында үзенең бай фантазиясе, балалар белән эшчәнлекне һәрвакытта да кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыра белүе белән аерылып тора. Райлә Габделәхәтовна балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып эш итүче, белем бирүдә актив позициядә торучы, һәр яңалыкны эшчәнлегендә оста кулланучы педагог. Аңа алга таба да зур иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Педагогик киңәшмә 26.03.2014

Бакчабызда чираттагы педагогик киңәшмә булып үтте. Педагогик киңәшмәнең максаты - "Сәламәтлек" белем бирү өлкәсе буенча педагогларның белемнәрен ныгыту һәм камилләштерү. Һәр педагог сәламәтлек темасына карата презентация һәм төркемнәрдә әти-әниләр белән үткәрелгән анкета нәтиҗәләре белән таныштырды.
-
Эшлекле уен 26.03.2014

Педагогик киңәшмәнең ахырында "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән темага эшлекле уен оештырылды. Педагогларыбыз ике командага бүленеп, сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр, педагогик ситуацияләр чиштеләр, сәламәтлек турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, танылган философлар, шагыйрьләрнең сүзләрен әйттеләр, фразаларны дәвам иттеләр. Бакчабызның физик культура тәрбиячесе Халиуллина Гүзәл Нурулловна педагоглар белән талгын музыка астында релаксация үткәрде. Уен һәр педагогның фикерен тыңлау - рефлексия белән тәмамланды.
-
Ачык ишекләр көне 25.03.2014

Бакчабызда ачык ишекләр көне булып үтте. Тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан районыбызның балалар бакчалары логопедлары өчен укытучы-логопед Халимова М.Р. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Кошлар кайта җылы яклардан" темасына интегральләшкән эшчәнлек күрсәтте.
-
Конкурс "Я иду на урок" 25.03.2014

Воспитатель по обучению русскому языку нашего детского сада Широва Гульнур Габдулартовна за лучшую методическую разработку районного конкурса "Я иду на урок" награждена грамотой МКУ "Управление образования Исполкома Сабинского муниципального района РТ". Поздравляем Гульнур Габдулфартовну и желаем дальнейших творческих успехов!









