Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн 22.06.2014

1941 елнын 22 июнь таңы - Бөек Ватан сугышы башланган көн. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышнын никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде... Әйе,1941 елнын шомлы июнь көннәре иде бу... Тыныч хезмәт дәрте белән янып, илен янадан-яна унышлар белән куандырып торган халык туфрагына Гитлер Германиясенен кара тәреле танклары урмәләде, авылларыбыз, шәhәрләребез өстендә бомбалар, туплар шартлады. Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы кутәрелде... Ул көн - коточкыч кайгы белән тарих битенә язып куелды.Ул көн - снаряд кыйпылчыклары булып кешеләрнең тәннәрендә йөри әле.Уллары кайтмаган аналарнын, тол калган хатыннарнын, күз яше булып кузләребезгә куренә ул көн."Әти!" диеп әйтергә тилмереп үскән сабыйларнын, каргышына төренгән ул көн.Ул көннәрне оныту мөмкин тугел.... Халык хәтере улмәде....Әйе, Халык хәтере – мәнгелек!1941 нче елнын 22 нче июне беркайчан да кире кайтмасын! Кире кайтмасын! Кабатланмасын!
-
Спорт аланы 20.06.2014

Кемнәр спортны ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез?
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели, әйтегез?
Безнең белән ярышырга
Җитез балалар кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер,
Торып басыгыз тизрәк!
Бүген безнең “Әллүки” балалар бакчасында күңелле стартлар булып үтте. Бу ярышларның максаты - балаларга сәламәтлекне саклау турында белем бирү, спорт ярышлары белән чыныктыру һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксындыру иде. Чыннан да, бу көнне балалар үзләренең чын батырлар икәннәрен расладылар. “Су ташу”, “Боҗра киеп йөгерү”, “Туп тәгәрәтү”, “Боҗралардан сикерү”, “Зур тупта сикерү” кебек уеннарда җитезлектә сынаштылар. Көчле, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк икәненә тагын бер кат инандылар.
-
Котлыйбыз! 15.06.2014

Хөрмәтле Әлфия Шамиловна!
Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Кайгы- хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнегез белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвегезне генә телибез.
Гомер үтә диеп, моңсуланмагыз,
Өмет гөлкәйләрегез сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты көннәр
Барыр юлларыгызны бизәсен.
Авырлыклар бер дә кичермәгез,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Сезнең йөзегездә шатлык нуры,
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.
-
Бүген бездә Сабантуй! 11.06.2014

Бүген бездә Сабантуй –
Эшләреңнең барын куй!
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана монда.
Чәчәккә күмелгән тугайлар,
Июннең иң матур көнендә,
Болынның иң матур җиренә
Килдек Сабантуй күрергә!
Сабантуй – ул хезмәт, дуслык бәйрәме. Һәркем көтеп алган изге бәйрәм. Әби-бабайларыбыз борын-борыннан Сабантуй бәйрәмендә күптөрле түгәрәк уеннары, җырлы- биюле уеннар уйнарга яратканнар.Без дә бүген уйнадык,биедек,җырладык һәм рәхәтләнеп күңел ачтык.
-
Конкурсның сайлап алу туры.
23.05.2014
22-23 май көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында “Сәләтлеләр дөньясында - 2014” (“В мире таланта – 2014”) дип аталган балалар иҗаты конкурсының сайлап алу туры булып узды. Безнең “Әллүки” бакчасыннан “Иң шәп бабай” җыры белән мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Галимзянова Лиана, хореография буенча зурлар төркемендә тәрбияләнүче Тимуршина Лиана, “Безнең ике бәйрәм” шигыре белән уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Гильмутдинов Бәхтияр уңышлы чыгыш ясадылар.
-
“Сәләтлеләр дөньясында - 2014” 23.05.2014

-
23.05.2014

-
23.05.2014

-
Коллектив өмә. 19.05.2014

Бакчабызда административ-хуҗалык эшләре нәтиҗәле оештырыла. Бүгенге өмәдә дә коллектив активлык күрсәтте. Территориядәге чәчәклек, яшелчә түтәлләре казылды, тырмаланды. Тирә-ягыбызны чистартуга, яшелләндерүгә, матурландыруга көчләрен керткән һәр хезмәткәргә зур рәхмәт
-
Табигатем, гүзәллекне синнән җыям... 19.05.2014

Табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары... Беркем дә табигатькә битараф түгел. Язучылар, шагыйрьләр табигать турында нинди генә әсәрләр язмыйлар! Табигать үзенең гүзәллеге белән кешене сокландыра, сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Язын бар тирә-як яшеллегеннән күзләр камаша. Язгы җылы җил алмагачлардагы яшь бөреләрне уятты, алар хуш исле яфракларын ярдылар һәм ниһаять, ап-ак чәчәкләр атты! Яз дымлы җирне ямь-яшел үләннәр, сары тузганак чәчәкләре белән бизәде. Бакчабызның тирә-ягы шау чәчәкккә күмелде!









