Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
“Сәләтлеләр дөньясында - 2014” 16.05.2014

Бүген, 16 май көнне, безнең балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында “Сәләтлеләр дөньясында - 2014” (“В мире таланта – 2014”) дип аталган балалар иҗаты конкурсының зона этабы булып узды. Район үзәгендә урнашкан “Шатлык”, “Әллүки”, “Алтынчәч”, “Кыңгырау”, “Бәләкәч” балалар бакчаларыннан иң талантлы, җырга, биюгә, нәфис сүзгә оста, музыкаль инструментларда төрле матур көйләр уйнарга сәләтле балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр
-
"Бердәм экологик дәрес" 12.05.2014

Бөтендөнья экологик белем көненә карата "Бердәм экологик дәрес" дип аталган республикакүләм акциясе кысаларында бүген зурлар төркемендә "Кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмияте" дигән темага эшчәнлек үткәрелде. Эшчәнлек барышында балаларның чәчәкләр турындагы белемнәре баетылды. Балаларда чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү максат итеп куелды. Балалар белән берлектә табышмакларга җаваплар таптык, "Мин кайда үсәм, бел" дидактик уены уйналды, Ш.Ногмановның "Гөлбакча" шигырен укыдык. Эшчәнлек балаларның яраткан чәчәкләрен рәсемләү белән тәмамланды.
-
9 Май 08.05.2014

Хөрмәтле хезмәттәшләр!!!
Сезне барыгызны да бөек тантана, зур шатлык- Бөек Җиңүнең 69 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, саулык – сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы, шатлык, бәхет, илләр, еллар имин, табыннар мул, кояш гел балкып торсын.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!
Яшик гел шулай кояшлы
Һәм тыныч көннәргә сөенеп.
Һәркемнең күңелендә бер теләк:
Иминлек!
Иминлек!
Иминлек!
Бәйрәм белән Сезне хезмәттәшләрем!
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар, гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
Бәйрәм белән!!!
-
Алар безгә Җиңү бүләк итте. 08.05.2014

9 Май – Җиңү көне – Моңсу, сагышлы бәйрәм. Батырларны искә алып, Чәчәк куйыйк бәйләм-бәйләм! Туган илгә Бөек Җиңү килде – Бәйрәм тантанасы урамда. Югалтулар, күз яшьләре аша Җиңү язы килде дөньяга!
-
9 Май - Җиңү көне
08.05.2014
Бөек Ватан сугышының тынганына 69 ел вакыт үтте. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Җиңү көнен якынайтуга үзеннән өлеш керткән, җиребезгә тыныч һәм азат тормыш алып килгән һәркемгә мәңгелек дан!!!
“Күңелләрдә мәңге сакланыр...” дигән темага Җиңү көненә карата бәйрәм кичәсендә Ватан намусын яклап кан койган фронтовикларны, аларны корал, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәрен зур ихтирам белән искә алдык. Бәйрәм кичәсенең максаты – сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында балаларның белемнәрен арттыру, күзаллауларын киңәйтү, балаларда Ватанга, туган якка мәхәббәт,патриотик хисләр, кыю һәм батыр булу теләге тәрбияләү.
-
Яз һәм хезмәт бәйрәме 01.05.2014

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме. 1889 елда 11 Интернационалның Париж конгрессында 1 Май көнен Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне дип игълан итәләр.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 Май – чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә!
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
-
Туган көнегез белән! 01.05.2014

Май аенда туган көннәре булган Загидуллина Халисә Хаммат кызы, Ибатуллина Илзирә Сөләйман кызы, Каюмова Ләйлә Рөстәм кызы, Зайнуллина Рәзилә Валентин кызы. Сезне туган көннәрегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә зур уңышлар, бәхет, шатлыклар телибез.
Котлап сезне туган көнегез белән,
Якты кояш сипсен җылысын.
Сезнең өчен алып килсен һәр көн
Бәхетләрнең иң - иң олысын.
Якты өмет, олы шатлыклар
Һәрчак сезгә юлдаш булсыннар.
Уңышлардан килгән куанычлар,
Күңелегез күген бизәп торсыннар.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы
29.04.2014
Бүген бакчабызда үткән гомуми әти-әниләр җыелышы “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру” дигән темага астында үтте. Җыелышның максаты сәламәтлекнең әһәмиятен аңлатуга, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен шартлар тудыруга, үз сәламәтлегеңә һәм якын кешеләреңнең сәламәтлегенә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Әти-әниләр җыелышына ГИБДД инспекторы И.Д.Насыйбуллин килде. Балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү турында чыгыш ясады, үзенең киңәшләрен әйтте һәм әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга аңлаешлы җаваплар бирде. Әти-әниләргә “Безопасность на дороге” дигән памяткалар таратты.
-
Милли татар киемнәре 25.04.2014

2014 елның 25 апрелендә Саба туган якны өйрәнү музеенда "Әллүки" балалар бакчасының олылар төркеме балалары белән берлектә (тәрбияче Корбанова Н.Х.) "милли татар киемнәре" дип исемләнгән чара уздырылды. Чараның максаты балаларны милли киемнәр һәм аларның эш тәртибе белән таныштыру.
-
Конкурс «Дети рисуют музей» 24.04.2014

24 апреля 2014 года дети старшей группы детского сада «Эллуки» (воспитательница Курбанова Н.Х.) участвовали на конкурсе «Дети рисуют музей» и за участие на конкурсе были награждены подарками.









