Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Безнең хокукларыбыз 11.11.2014

Бу атнада балалар белән эшчәнлек “Безнең хокукларыбыз” темасы буенча алып барыла. Максат: балаларда әхлакый сыйфатлар, әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү; балаларның гаиләдәге хокуклары турындагы белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уенга хокуклы булуларын аңлату; бар халыклар да аңлашып, ирекле, тигез хокуклы булып, бер-берсе белән дус булып, аралашып яшәргә тиеш төшенчәләрен аңлауларына ирешү.
1989 елның 20 ноябрендә Генераль Ассамблея бертавыштан “Бала хокукларының дөнья конституциясе”н кабул итә. Ә 1990 елның 26 гыйнварендә “Бала хокуклары Конвенциясе”нә 61 ил кул куя. UNICEF ның үтәүче директоры Кэрол Билэми бу турыда: “Балаларның хокукы бөтенләй булмаган вакытта башланган гасыр аларның көчле юридик документы барлыкка килүе белән тәмамлана”. Конвенция Россия Федерациясендә 1990 елның 14 июлендә үз көченә керә.
-
Семинар педагогических работников ДОО по аттестационной экспертизе 01.11.2014

С 27 по 29 октября воспитатель по обучению детей русскому языку Широва Г.Г. принимала участие на семинаре "Методологические и технологические основы проведения аттестационной экспертизы в условиях изменения порядка аттестации педагогических работников ДОО" и получила сертификат на право проведения аттестационной экспертизы.
Также 29 октября в Казанском педагогическом колледже воспитатель принимала участие во Всероссийском форуме "Педагоги России: инновации в образовании" и была награждена дипломом форума.
-
Котлыйбыз!!! 01.11.2014

ХӨРМӘТЛЕ ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕБЕЗ!!!
Валиева Л.И. 01.11.1974
Сайфуллина Л.Ф. 02.11.1959
Кадирова Ф.М. 03.11.1966
Канафиева Л.М. 10.11.1985
Вагизова М.В. 22.11.1965
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыкларыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!
Күңелегез түрендә һичкайчан
Өмет кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер күгегездән китмәсен.
Сезнең тормыш юлларында,
Очрамасын киртәләр.
Гел бәхетләр һәм шатлыклар
Алып килсен иртәләр.
-
Кечкенәләрдә музыка эшчәнлеге 31.10.2014

Быел аттестация үтүче педагогларыбызның ачык чаралары булып үтте. Тәрбиячеләр игътибарына беренче кечкенәләр төркеме балалары белән Халиуллина Гүзәл Нурулловна музыка белем бирү эшчәнлеге, зурлар төркемендә музыка җитәкчесе Валиева Лилия Илдаровна һәм рус теле тәрбиячесе Широва Гөлнур Гәбделфартовна интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге, мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Корбанова Нүрия Хаҗиәхмәтовна танып белү – математика белем бирү эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. Һәр ачык чара да методик яктан дөрес итеп, заманча информацион технологияләр, инновацион алымнар кулланып оештырылды. Педагогларыбызга аттестацияне уңышлы үтүләрен теләп калабыз!
-
Тематик прогулка 31.10.2014

-
Наши достижения 29.10.2014

-
«Цветные жемчужины» 28.10.2014

-
Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. 24.10.2014

Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ихтирамлы мөнәсәбәт, ярату хисләре, йорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү, балаларның йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомумиләштереп фикерләү сәләтен үстерү, балаларда дөньяда яшәүче башка халыкларга ихтирам, җир йөзендә яшәүче халыкларның торак йортлары аларның яшәү урыннарына бәйле булуы турында аңлату максатыннан бу атнада балалар белән эшчәнлек “Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары” темасы буенча алып барылды. Бүгенге йомгаклау чарасында балалар бу тема буенча алган белемнәрен тирәнәйттеләр, ныгыттылар.
Уртанчылар төркеме балалары конструктор ярдәмендә өй төзеделәр:
Конструктордан өй төзибез
Тырышып барыбыз да:
Рәхәтләнеп яшәсеннәр
Курчак дусларыбыз да!
-
Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. 24.10.2014

Зурлар төркеме балалары пластилиннан хыялларындагы йортны әвәләделәр:
Үсеп җиткәнебезне дә
Сизми калырбыз әле.
Түбәләре күккә тигән
Йортлар салырбыз әле!
-
Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. 24.10.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары гуашь ярдәмендә хыялларындагы йортны рәсемгә төшерделәр.
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белэн энемне,
Бишектәге сеңлемне.









