Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | воспитанники - 140 |
У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
"Нәүрүз" бәйрәме
24.03.2017
Бүген безнең бакчабызда язны каршылау бәйрәме “Нәүрүз” булып узды. Бәйрәмнең максаты - балаларда татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм милли бәйрәмнәр белән таныштыру иде.
Бәйрәмгә Яз кызы, Кыш бабай, Урман әбисе һәм Шүрәле килгән иде. Балалар төрле татар халык уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәмнең ахырында коймак белән сыйландылар.
-
"Нәүрүз"бәйрәме
24.03.2017
Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,
Илләр,көннәр ямьләнә.
Бергәләшеп биергә дип,
Куллар кулга бәйләнә.
Нәүрүз килә,нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем,туган җирем
Язны күреп сөенә.
-
Нәүрүз килде,яз булды.
24.03.2017
Бүген бакчабызда яз кызы – Нәүрүзбикәне каршы алдык һәм Кыш Бабайны озаттык.Бәйрәмдә балалар күңелле уеннарда,ярышларда катнаштылыр.Тәмле коймаклар,бизәлгән йомыркалар белән сыйландылар.Яз бәйрәме котлы булсын.Нэүрүз мөбарәкбад.Тэрбияче Әхтәмова Р.М
-
"Хуш киләсең Нәүрүзбикә"
24.03.2017
Милләтебезнең рухи мирасын киләчәк буыннарга тапшыру хәрбер татар гаиләсендә, гомүмән алганда барлык тәрбия учакларында сирәк күренеш булуы, заманыбызның төп проблемасы булып тора. Халкыбызның милли йолалары, традицияләре тәрбия бирүдә иң ышанычлы алымнарның берсе. Бакчабызда үткәрелгән ямьле яз сылуы - Нәүрүзбикәне каршы алу җанлы рәвештә узды. Матур бәйрәм нәниләребез күңеленә хуш килде. Балалар кунакка килгән әкият геройлары: Шүрәле, Убырлы, Кыш бабайларыбыз белән кызыклы уеннар уйнап, тәмле коймак белән чәй эчтеләр. Эчтәлекле итеп төзелгән программа нигезендә яз чибәре Нәүрүзбикәнең чын асылын аңладылар.
-
“Кошлар кайта җылы яклардан” дигән күңел ачу кичәсе үткәрелде
24.03.2017
Максат: Туган телне, табигатьне ярату хисләре тәрбияләү. Балаларга язгы күренешләр турында башлангыч белемнәр бирү, сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру. Табигатьтәге язгы күренешләр белән кысыксындыру.
-Баларны үзләренә таныш кошларны рәсемнән танырга һәм исемнәрен әйтергә өйрәтү;
-Игътибарны күзәтүчәнлекне,тәрбияче белән аралашу, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;
-Кошлар һэм табигать белән кысыксынуларына ирешү, кошларга карата мәрһәмәтлелек кайгыртучанлык тәрбияләү.
-
Песи һәм кошлар
23.03.2017
Максат: Уен мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге буларак балаларда уенга карата кызынсынучанлык уяту. Хәрәкәт активлыгын үстерү. Балаларны коллективта үз урынын табырга, бер берсен куып тотарга өйрәтү, сигнал буенча хәрәкәт башкара белүләрен үстерү. бер берсенә карата игътибарлылык тәрбияләү. Татар халык уеннарына мәхәббәт тәрбияләү.
-
“Укыту методик комплектларын кулланып, балаларны ике теллелеккә өйрәтү” дигән темага район семинары
23.03.2017
Бүген, 2017 елның 23 мартында, безнең балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм педагоглар өчен “Укыту методик комплектларын кулланып, балаларны ике теллелеккә өйрәтү” дигән темага район семинары узды. Тэрбияче Шарипова Ф.М. икенче кечкенәләр төркемендә “Колобок на новый лад”, аннан соң рус теле тәрбиячесе Широва Г.Г. зурлар төркемендә “Экскурсия в ателье” дигән темага шөгыльләр күрсәттеләр. Семинарның алдагы өлешендә музыка җитәкчесе Валиева Л.И., рус теле тәрбиячесе Широва Г.Г. җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Стрекоза и муравей” дигән театральләштерелгән музыкаль кичә үткәрелде. Семинарның соңгы өлешендә музыка җитәкчесе Валиева Л.И. җитәкчелегендә зурлар төркеме балалары һәм тәрбиячеләр, педагоглар катнышында “Каеннарда халкым моңы” дигән бәйрәм кичәсе курсәтелде.
- Семинардан күренешләр 23.03.2017
-
"Алсу көймәдә йөзә".
20.03.2017
Пластинка,кирпеч,кубиклар ярдәмендә көймә төзергә өйрәтү,төсләрне аера белү,фантазияләрен,төзү осталыкларын ныгыту.
-
" Алсуга алъяпкыч"
20.03.2017
Икенче кечкенәләр төркеме балалары Алсуга алъяпкыч бизәделәр. Алар аны тырышып, күңел җылысын биреп эшләделәр. Алъяпкычларны күреп Алсу бик шатланды, чөнки алар бик матур иде.(Тәрбияче Шарипова Ф.М).