Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Акция “Единый час духовности “Голубь мира” 21.09.2017

-
"Безгә кунаклар килде" 19.09.2017

"Синең өчен иң кадерле нәрсә?"- дип куелган соруга мөгаен һәр кеше "гаиләм" дип җавап бирер иде. Әйе, һәрбер кеше, җан иясе өчен якыннары- гаиләсе кадерле. Бары тик якыннары янәшәсендә генә авыр минутларда күңел тынычлыгы, әрнегән йөрәккә дәва табыла. Бакчабызда белем бирү эшчәнлекләрендә гаиләгә, кадерле кешеләренә карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү максат итеп куела. Нәниләр төркеме балаларыда кызыклы сюжетлы- рольле уеннар аша якыннарын кадерләргә, хөрмәтләргә өйрәнәләр.
-
"Могжизалы раковиналар" 19.09.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркем балалары әвәләү шөгелендә энҗе мәрҗәннәренең ничек барлыкка килүен аңладылар һәм төрле формадагы диңгез раковиналарын пластилин һәм табигый материаллар (ярмалар) кулланып әвәләргә өйрәнделәр. (тәрбияче Сайфутдинова Г.З.).
-
«Курчакларга көзге кием». 19.09.2017

Курчакларым туңмасыннар көзге җылы кием ясап бирик. Алдык матур тосле кәгазь,кулга тоттык кайчыны. Кистек ,бизәк ябыштырдык менә ничек матур булды.Курчаклар бик сөенде. Әхтямова Р.М
-
"КРОСС НАЦИИ 2017" 16.09.2017

-
"Кросс Нации 2017" 16.09.2017

Дети подготовительной группы приняли активное участие в "Кросс нации 2017". (Сайфутдинова Г.З.).
-
"Бигрәк матур күлмәгем" 16.09.2017

Бүген 15 сентябрь көнне уртанчылар төркемендә кызлар арасында " Бигрәк матур күлмәгем" көне булып үтте. Кызларыбыз берсеннән- берсе матур күлмәкләр киеп килгәннәр иде. Аларның һәрберсе үзенең күлмәген мактап, тәэсирләнеп сөйләделәр. Чыннан да кызларыбыз бик матурлар иде. Әйтерсең лә төркемебезгә төрле төстәге күбәләкләр кереп тулган! Менә алар карагыз, күз генә тидермәгез! Шундый көннәр алга таба да үткәреләчәк. Чираттагысы малайлар арасында булачак . Нәрсә турында? Ә анысы әлегә сер! (Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
Әдәплелек дәресләре 15.09.2017

Бу атна бакчабызда “Әдәплелек дәресләре” дигән тема астында үтте. Шул максаттан балалар белән әңгәмәләр үткәрдек, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәндек, шигырь һәм хикәяләр аша балаларга әдәплелек дәресләре бирелде. Атнаны “Әдәпле бул-халык сөяр” күңелле уеннар кичәсе белән йомгакладык.
Тәрбияче: Хайрутдинова Г.М.
-
"Әдәплелек иленә сәяхәт" 15.09.2017

Мәктәпкә әзерлек төркем балалары бүген әдәплелек иленә сәяхәткә бардылар. Төрле тукталышларга тукталып көч сынаштылар. Балалар бу кичәгә күп тырышлык кертеп әзерләнделәр: шигырьләр өйрәнделәр, мәкальләргә аңлатма бирергә өйрәнделәр. “Миләш зары” хикәясен тыңлап, фикер алыштылар. Кичәне “Әссәләмәгаләйкем” җыры б/н тәмамлап, балалар иптәшләренә матур теләкләр әйтеп таралыштылар. Бүгенге әхлак кичәсендә алган белемнәре балаларга тормышларында юл күрсәтүче йолдыз булып торыр дип өметләнәм. (Тәрбияче Сайфутдинова Г.З.)
-
" Гаилә гореф гадәтләре"
14.09.2017
12 сентябрь зурлар төркемендә "Гаилә гореф гадәтләре" темасы астында әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында әти-әниләр зурлар төркемендәге балаларның яшь үзенчәлекләре, көндәлек режим, шөгыльләр челтәре, төркемдәге эшчәнлек, алда торган бурычлар белән таныштылар. Бакчабызда узучы "Әдәплелек дәресләре" кысаларында әти-әниләр белән "Гаилә гореф гадәтләре" дип аталган тренинг үткәрелде. Җыелыш бик кызыклы һәм максатчан шартларда үтте ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).









