Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Мәрҗән ясау 01.12.2017

Максат: Балаларны геометрик фигуралар белән таныштыруны дәвам итү.
Түгәрәк һәм шакмак фигураларын аралаштырып ябыштырырга өйрәтү.
(Тәрбияче Корбанова Н. )
-
"Кышкы урманда" 01.12.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары бүген кышкы урманга сәяхәткә бардылар. Кыш, кар үзенчәлекләре турында белемнәрен баеттылар. (Сайфутдинова Г.З.).
-
"Үз -үзеңне әдәпле тоту" 01.12.2017

Балаларны өлкәннәргә,яшьтәшләренә рәхмәт әйтергә күнектерү,үтенечләре булганда"зинһар" сүзен кулланырга өйрәтү.Бер - берсенә карата игътибарлы ,ярдәмчел булырга,"коолективизм" тәрбияләү.
Абубакирова Р.Г.
-
Әниләр бәйрәме 30.11.2017

Үткән атнада 2 - нче кечкенәләр төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар әниләрне котлап “ Йомры икмәк” ,” Башак” ,”Чуар тавык” әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Соңыннан әниләр белән берлектә әкият геройларын төсле кәгазьдә ясап күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
( Тәрбияче Корбанова Н .)
-
"Әниләр һәм бәбиләр" 30.11.2017

Бүген бакчабызга килгән кунаклар- музыка җитәкчеләре алдында төркемебез нәниләре тәүге тапкыр үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Нәниләребезнең әниләре белән ясаган чыгышлары килгән кунакларыбыз күңеленә дә бик хуш килде. Бәләкәчләребез һәм Әниләребез тудырган җылы, матур атмосферадан бар кешенең дә кунеле кутәрелде.
-
"Сенсор тәрбия". 29.11.2017

3 яшькә кадәрге балаларда сизү органнарының үсеше интенсив рәвештә бара. Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә.
Әйләнә - тирәдәге чын барлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгән сенсорика буенча эшчәнлекләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар.
Балада акыл, физик, эстетик тәрбиянең алга китеше иң беренче чиратта сенсор тәрбиянең үсешенә бәйле: ул ни дәрәҗәдә күрә, ишетә һәм сизә.
Сенсор тәрбиянең әһәмияте шунда:
- интелектуаль үсешнең нигезе булып тора;
- күзәтү сәләтен арттыра;
- эстетик сиземләүгә позитив тәэсир итә;
- күзаллау үсешенең нигезе булып тора;
- игътибарлылыкны арттыра;
- сенсор эталоннарны үзләштерүгә ярдәм итә;
- эшчәнлек алымнарын үзләштерүне тәэмин итә;
- баланың сүзлек байлыгын арттыра;
- күреп, ишетеп, образлы истә калдыру үсешенә йогынты ясый.
(Тәрбияче Шакирова Э.А.)
-
"Әниләребез осталыгы" 24.11.2017

Әниләр!
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең иң кирәге сез! Ә әниләрнең куллары иң- иң җылы, иң- иң йомшак, иң могҗизалы куллардыр могаен!!!
-
"Бүген бездә туган көн!" 24.11.2017

Әле кечкенә булуыбызга карамастан нәниләребез бер - берсен котларга яраталар, " Ак калач" уенында бик теләп катнашалар. Гараева М.М.
-
"Һәр әйбернең үз урыны" 23.11.2017

Без бүген беренче кечкенәләр төркемендә Сөйләм теле эшчәнлегендә "Һәр әйбернең үз урыны" дип исемләнгән эшчәнлек үткәрдек.Бала кечкенәдән өйдә дә,балалар бакчасында да һәр әйберне тиешле урынга куя белергә тиеш.Без өлкәннәр аларны шушы тәртипкә кечкенәдән өйрәтергә тиеш.
Абубакирова Р.Г.
-
"Песиләр йомгак белән уйныйлар". 22.11.2017

Бүген 1 кечкенәләр төркемендә “Песиләр йомгак белән уйныйлар” темасына рәсем эшчәнлеге үтте.
Бурычлар:
Тәрбияви (игътибарлылык, чиста, пөхтә эшләү күнекмәләре тәрбияләү).
Үстерешле (сюжетлы-уенлы эчтәлекне үстерү).
Белем бирү (кәгазьнең билгеле өлешләрендә ясарга, карандашларның төрле төстәгеләрен кулланырга, аларны теләк буенча алырга, спираль рәвешендәге (замкнутая) форма ясарга өйрәтү).
(Тәрбияче Шакирова Э.А.)









