Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
"Матур кувшиннар" 11.12.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әвәләү шөгелендә чүлмәкче һөнәре белән танышып, матур кувшиннар ясарга өйрәнделәр.(Сайфутдинова Г.З.).
-
"Менә без нинди оста!" 08.12.2017

"Йорт хайваннары һәм кошлары" атналыгы зурлар төркемендә төрле материалдан ясалган йорт хайваннарын ясау эшчәнлеге белән төгәлләнде. Ул күргәзмә итеп оештырылды. Балалар күңеленә табигать материаллары, төсле җепләр, төрле ярмалар кулланып ясау аеруча хуш килде. Шулай ук алар үзләренең осталыкларын рәсем сәнгатендә, әвәләүдә, кисеп ябыштыруда да күрсәттеләр. Күргәзмә бик матур һәм мавыктыргыч булды. (Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
"Пирамида" 08.12.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары кисеп ябыштыру шөгелен бик яраталар. Бүген алар үзләре яратып уйнаган пирамида уенчыгын ясарга өйрәнделәр. Матур килеп чыккан эшләре буенча бер-берсе белән фикер алышып, өйгә кайткач әниләргә дә ясап күрсәтәбез дип сөенеште балалар. (Сайфутдинова Г.З.).
-
"Менә безнең күргәзмә." 08.12.2017

"Менә безнең күргәзмә". (зурлар төркеме. Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
"Кошларга ярдәм итик" 07.12.2017

Шушы көннәрдә бакчабызда "Кошларга ярдәм итик" акциясе булып узды. Әти - әзниләребезнең көче белән кошларга җимлекләр ясалды.Җимлекләрне урамга агачка элеп куйдык.
Абубакирова Р.Г.
Беренче кечкенәләр төркеме.
-
Кошлар - безнең дуслар. 06.12.2017
Кышын бездә яшиләр :Песнәкләр һәм чыпчыклар,Күгәрченнәр, чәүкәләр,Тагын башка кошчыклар.Килегез, кил кошкайларСез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз! (Тәрбияче Хайрутдинова Г.М.) -
" Гөлбану" ны уйныйбыз. 05.12.2017

Уртанчылар төркеме балалары төрле җырлы - биюле уеннарны уйнарга яраталар." Гөлбану" уенында исә алар гимнастика элементларын да бик теләп башкаралар. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
" Киемне сезон буенча куям" 05.12.2017

Уртанчылар төркемендә балаларны сезонлы үзгәрешләр һәм киемнәр белән таныштыру дәвам итә. Эшчәнлек вакытында алган белемнәрен алар дидактик уеннар ярдәмендә ныгыталар. Махсус оештырылган УМК почмагында балалар бик теләп шөгыльләнәләр. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
"Тәмле печеньелар" 04.12.2017

Бүген әвәләү шөгелендә икенче кечкенәләр төркеме балалары түгәрәк формадагы печеньелар әвәләргә һәм стекалар белән аларга узор төшерергә өйрәнделәр. Курчакларны чәй эчергә кунакка чакырдылар. (Сайфутдинова Г.З.).
-
Әкият дөньясында 01.12.2017

Максат.Әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү,аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын активлаштыру.
Сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү,уен барышында фразаларны дөрес әйтү осталыгын үстерү.
(Тәрбияче Корбанова . Н)









