муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен - исеңтә тот! 13.11.2019 Бүгенге очрашуга ЮХИДИ ның өлкән инспекторы Насибуллин И.Д., Ягъфарова Г.Н. да килде. Илнур Дамирович юл аркылы дөрес чыгу тәртибен, машинада йөргәндә махсус креслода утырып йөрергә, киемнәргә ут кайтаргыч элементларын тагарга кирәклеген искәртте. Гүзәл Назифовна балаларның тырыш булуларын, барлык биремнәрне дөрес үтәп чыгуларын билгеләп үтте, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

-
Әкиятләр илендә 08.11.2019 Әкият балаларны сихри дөньяга алып керә. Әкиятне тыңлап балалар яхшыны яманнан аерырга өйрәнәләр, дуслык, бердәмлек төшенчәләре белән танышалар. "Казлар аккошлар" исемендәге рус халык әкияте аша балаларда туганлык, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләнә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кисеп ябыштыру эшчәнлеге барышында "Казлар аккошлар" әкиятен искә төшереп кәгазьдән аккошларны кисеп ябыштырдылар.

-
Коткаручылар белән очрашу 30.10.2019 Балаларны кече яшьтән сулыкларда: елга, күлләрдә ял иткән вакытта, су кергәндә үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтү без өлкәннәрнең төп бурычы. Балаларга елга, күлләргә өлкәннәрдән башка барырга ярамаганлыгын, су кергәндә махсус саклану чараларын кулланырга кирәклеген төшендерү, өйрәтү максатыннан МЧС хезмәткәрләре, коткаручылар белән очрашу оештырылды. Алар ял итү чорында, бигрәк тә яз-көз елгаларда боз катламы юка булган вакытта балалар катнашында күңелсез хәлләр килеп чыгуын, шул хәлләрне булдырмый калу чараларын аңлаттылар, суга батучыларны коткару алымнары белән таныштырдылар.

-
"Россия - зур дәүләт" 30.10.2019

"Россия - зур дәүләт", "Халыклар бердәмлеге" атналыгы барышында балалар туган илебез, анда яшәүче халыклар турында белемнәрен баеттылар. Россиянең башкаласы Мәскәү шәһәре, Россия символикасы турында мәгълүмат тупладылар. Икенче кечкенәләр төркеме балалары кисеп ябыштыру эшчәнлеге барышында Россия флагы белән таныштылар, төсләрен истә калдырып, әзер төсле тасмалардан флаг ясап ябыштырдылар.
-
"Saba Balahoner" проекты кысаларында "Саба таңнары" редакциясендә 24.10.2019 Бүген "Saba Balahoner" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Саба таңнары" редакциясендә булдылар. Балалар редакциянең музеенда булып тарихи экспонатлар белән таныштылар, газетаны чыгарыр өчен нинди эш башкарырга кирәклеген күзәттеләр, журналист һөнәре белән таныштылар.

-
"Түбәтәй" уены 23.10.2019

Балалар халык уеннарын яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көн күреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Татар халкының "Түбәтәй" уенын балалар теләп уйныйлар, уен барышында осталыкларын, һөнәрләрен күрсәтәләр.
-
Развивающие игры 22.10.2019

Игра - головоломки нравятся и детям и взрослым. Они увлекательны, развивают сообразительность и нестандартность мышления, поднимают самооценку, не требуют специальных знаний. Одним из самых известных головоломок является танграм - разрезанный на семь частей квадрат. Их необходимо сложить определенным образом для получения более сложной фигуры, изображающий человека, животных, растений, предметов и т.д.
-
"Вазадагы яфраклар" 18.10.2019 "Вазадагы яфраклар" темасына зурлар төркеме балалары бүген кисеп ябыштыру эшчәнлеге барышында кызгылт, сары яфраклар бәйләме кисеп ябыштырдылар. Эшчәнлек барышында кәгазьне ике бөкләп кисә белү, матур композиция төзү күнекмәләре ныгытылды.

-
"Saba Balahoner" проекты кысаларында Татавтодор оешмасында 17.10.2019 "Saba Balahoner" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Татавтодор оешмасында булдылар. Балалар юллар тигез булсын өчен асфальт салынуың, аның ничек нәрсәдән ясалуын, юл салу өчен нинди эшләр башкарылуын һәм юл салу эшен нинди һөнәр ияләре эшләвен игътибар белән тынладылар.

-
Яшь архитекторлар 17.10.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кисеп ябыштыру эшчәнлеге барышында Саба бистәсен зурайтып яңа микрорайон төзү турында фикерләштеләр, кәгазьдән күләмле өйләр ясадылар.












