муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Семинар-практикум 25.10.2018
Бүген үзара тәҗрибә уртаклашу, тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә булган яңалыклар белән танышу максатыннан тәрбиячеләр өчен семинар-практикум үткәрелде. Саматова Л.И. тантамареска ысулы белән эшләп кул чуклары эшчәнлеген үстерү, күнектерү, ныгыту алымнары белән таныштырды. Тәрбиячеләр яңа ысулны практик эшчәнлектә кулланып карадылар һәм аның балалар эшчәнлегендә киң кулланып булуын, кызыклы булуын билгеләделәр.
-
Үстерешле-предметлы тирәлек 24.10.2018
Балачак - кеше тормышында мөһим чор, киләчәк тормышка әзерлек түгел, ә хәзерге вакыт, кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең кем булачагы күп очракта аның белән булган олы кешедән һәм аңга-йөрәккә сеңгән әйләнә-тирә мохиттән тора. (В.А.Сухомлинский)
Предметлы үсеш бирүче тирәлекне оештырганда тирәлекнең ачык, үзгәрергә сәләтле, үсешне тәэмин итә алуын, эстетик җәлеп итүчән булуы исәпкә алына. Оештырылган предметлы үсеш бирүче тирәлек балаларда шатлык хисе, балалар бакчасына карата эмоциональ уңай караш, бакчага йөрү теләген арттыра, яңа белемнәр тупларга ярдәм итә, танып-белүләрен, актив иҗади сәләтләрен үстерә. Шул максаттан бакчабызда "Иң яхшы үстерешле тирәлек" конкурсы оештырылды.
-
Безнең уңыш! 24.10.2018
Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, тирә-юньдә танып белүчәнлекләрен үстерү максатыннан яшелчә бакчасында һәр төркемнең үз тәҗрибә участогы бар. Яз көне тәрбиячеләр белән берлектә балалар яшелчәләр утыртып, җәй көннәрендә су сибеп, төпләрен йомшарту, чуп утау эшләрен башкарсалар көзен уңыш җыялар. Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Гилемханова Ә.Ә. белән чөгендер җыеп кышка саклауга куйдылар.
-
В ледовом дворце! 24.10.2018
На коньках по льду качусь
В ясный день морозный, —
Я кататься научусь
Рано или поздно.Еду я, скольжу по льду,
Вы, друзья, не смейтесь, —
Всё равно не упаду,
Даже не надейтесь! (Парошин А.) (Воспитатель по физкультуре Аубакирова Г.А.) -
Бездә көз бөйрәме! 19.10.2018
Күңелле дә соң бәйрәмдә!
(Фатихова Г.Х.)
-
"Гөлләрем,гөлкәйләрем" 19.10.2018
Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,
Яратыр идем кочып,
Уйнар идем арагызда,
Күбәләк булып очып. (Ахметсафина Л.Х., Равилова Н.Т.)
-
"Без туган илебезне яратабыз" 18.10.2018
Туган ягыбызның – табигате матур булсын !
Җырларда җырлаганча гөрләп торсын!....
Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү безнең төп максат.
Шуның өчен безнең балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.
-
"Сары-сары,сап -сары агачның яфраклары" 18.10.2018
Сары-сары ,сап-сары,
Агачның яфраклары.
Җил исә,ява яфрак,
Көзнең матур чаклары.
Уртанчылар төркеме балалары белән "Көзге табигатьне"күзәтүне дәвам итеп,көзге үзгәрешләр,яфракларның төсе турында фикер алыштык. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р.).
- Горячая линия 17.10.2018 18 октября 2018 года с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа телефона горячей линии на тему «Организация питания в образовательных организациях Республики Татарстан» по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
-
"Сөмбелә бәйрәме" 12.10.2018
Алтын көз килде безгә,
Сары яфраклар җирдә.
Яңгыр ява тып тып тып
Бөтен җирне чылатып.
Кошлар оча һавада
Җылы якларга таба.
Яз җиткәч алар бергә
Әйләнеп кайтыр безгә.
Бүгенге бәйрәмдә балалар көзнең сихри матурлыгы, мул уңышы турында шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Уеннар ярдәмендә көндәлек эшчәнлектә алган белемнәрен ныгыттылар, күңелле ял иттеләр.