муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Ярышка әзерләнәбез! 10.01.2020 Саф һавага чыгабыз, чаңгыларда шуабыз! Ярышка әзерләнәбез! Шуабыз Чанада да шуабыз, Чаңгыда да шуабыз. Тимераякта очабыз, Чыжлап тора шома боз. Тауларга да барабыз, Кырларга да чыгабыз. Кар-буран дип тормыйбыз, Шуабыз да шуабыз. Н. Мадъяров

-
Яңа ел бизәкләре 02.01.2020 Яңа ел алдыннан бакчабыз сихри әкият иленә әйләнде. Әти-әниләрнең балалар белән берлектә эшләгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Яңа ел символлары, Кар бабай, Кар кызы, Кыш бабай, кышкы табигать күренешләре күргәзмәдә үз урыннарын алдылар. Иҗади якын килеп, зәвык белән эшләгән кул эшләре сокланырлык. Әти-әниләребезгә балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа елда яңа уңышлар теләп калабыз.

-
Хуш киләсең, Яңа ел! 27.12.2019 Яңа ел бәйрәмнәре һәр төркемдә үзенчәлекле, кызыклы сюрприз мизгелләр белән үтте. Урман җәнлекләре Кар кызына Убырлы алып киткән капчыкны эзләшергә ярдәмләштеләр. Кыш бабай, Кар кызы балаларның Яңа елга ныклап әзерләнүләрен, күп җыр, шигырь, биюләр өйрәнгәннәрен билгеләп, матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр өләштеләр.

-
Яңа елга әзерлек буенча - икенче урын! 25.12.2019

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан оешма-учреждениеләр биләмәләрен бизәү, матурлау буенча район күләм бәйге игълан ителә. Елдагыча безнең балалар бакчасы бу бәйгегә ныклап әзерләнә. Төрле әкият геройларына кар сыннары ясала, төрле төсәге утлар куела. 2020 нче елда ТАССРның оешуына 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел тулуы бизәлештә чагылды. Район күләм үткәрелгән бәйгедә безнең коллектив икенче урынны яулады.
-
Яңа елга әзерлек 24.12.2019 Елдагыча бакчабыз Яңа елга биләмәне бизәү, матурлау буенча район күләм конкурсында катнашып килә. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата, ТАССР ның төзелүенә 100 ел тулуына багышлап кар сыннары, киләсе елның, үтеп баручы елның символлары әкият геройлары үз урыннарын алды. Төрле төстәге утлар белән бизәүгә зур игътибар бирелде. Биләмәбез серле әкият иленә ошап калды.

-
Авазларны өйрәнәбез 12.12.2019 Грамотага өйрәтү эшчәнлегендә зурлар төркеме балалары В, Вь авазлары белән таныштылар. Балалар авазның тартык аваз булуын, калын һәм нечкә әйтелешле булуын истә калдырдылар. Кунакка килгән Вәли белән Василийны виноград, варенье, вафли белән сыйладылар.

-
Үстерешле уеннар 11.12.2019

Атна дәвамында бердәм белем бирү эшчәнлекләрендә алган белемнәрен балалар уеннар аша ныгыталар. Уртанчылар төркеме балалары "Кемгә нәрсә кирәк?", "Кайсы һөнәр иясе?" уеннарын кызыксынып уйныйлар. Уен барышында һөнәр ияләре турында, аларның кайда эшләүләре, нинди эш башкарулары турында кыскача сөйлиләр.
-
"Һөнәрләр илендә" 09.12.2019 "Һөнәрләр илендә. Әти-әниемнең һөнәре" атналыгы барышында балалар белән һөнәр ияләре турында әңгәмәләр, бердәм белем бирү эшчәнлекләре үткәрелде, атналык темага хикәяләр укылды, шигырьләр өйрәнелде, һөнәр ияләренә багышлап рәсем күргәзмәсе оештырылды. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән "Шифаханә", "Автопарк", "Кафе" га сәяхәт оештырылды. Балалар пешекче, табиб, машина төзәтүче, машина йөртүче һөнәрләре белән таныштылар. Үзләрен пешекче, табиб, машина йөртүче итеп, рольләргә кереп уйнадылар.

-
"Матурлык иле - Шатлык" 05.12.2019 4 декабрь көнне МБМУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы коллективы тарафыннан оештырылган “Матурлык иле – “Шатлык” исемле концерт – тамаша булып узды. Концертта икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр һәм “Шатлык” балалар бакчасы хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Концерт күтәренке рухта үтте, тамашачылар алкышлары белән югары бәя бирделәр. Аерым рәхмәт сүзләрен Саба мәдәният бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Фидәил улы җиткерде.

-
""Оста куллы, Әниләр!" - күргәзмә 29.11.2019 Әниләр көне уңаеннан бакчабызда әниләрнең кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды. Күңел җылысын биреп, зәвык белән эшләнгән һәр эш күргәзмәдә үз урынын алды. Әниләребезнең уңган, тырыш, алтын куллы булулары эшләрендә чагыла. Бакча тормышында, балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә актив катнашып килгән әти-әниләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз.













