муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 20.09.2018
Бүген "Балаларның сәламәтлеген саклау, үстерү, чыныктыру" темасына гомүми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта балалар табибы Мусин Р.Х. "Грипптан саклану чаралары" темасына чыгыш ясады. Балаларны грипптан саклау чарасының иң беренче ысулы прививка ясату икәнен искәртте. Логопед Халимова М.Р. балаларның сөйләм телен үстерү, авазларны дөрес әйтергә күнектерү эшчәнлеге белән таныштырды. Балаларның авазларның дөрес әйтмәү сәбәпләрен әйтеп, аларның өстендә эшләү алымнарын аңлатты.Нурисламова М.Ф. балаларның сөйләм телен үстерү үзәге һәм вак кул чуклары эшчәнлеге үзәге баш миендә бер тирәдә урнашуларын аңлатты. Балаларның киләчәктә мөстәкыйл эшчәнлекләрен, сөйләм телен, авазларны дөрес әйтергә күнектерү өчен дидактик күнегүләр, уеннар үткәрергә кирәклеген аңлатты. 1,2 - 3 яшьлек балаларының кул чуклары эшчәнлеген үстерүче уеннар, кулланмалар белән таныштырды. Исрафилова М.К. балалар бакчасының эшчәнлеге, яна уку елна тәрбия һәм белем бирү бурычлары белән таныштырды, эчке тәртип кагыйдәләрен искәртте.
-
Кросс нации - 2018 15.09.2018
Сегодня с целью популяризации занятий физической культурой и спортом,пропаганды здорового образа жизни, привлечения трудящихся, учащейся молодежи и детей дошкольного возраста к регулярным занятиям физической культурой и спортом провели Всероссийский день бега "Кросс Нации - 2018" и республиканские массовые соревнования "Кросс Татарстана - 2018". Наши воспитанники, коллектив детского сада приняли активное участие в соревновании.
-
Экологик субботник! 14.09.2018 Эйләнә-тирәне чиста тоту, матурлау, ямьләндерү буенча ел әйләнәсендә эш алып барыла. Бүген бакчабыз биләмәсен җыештыруда бар хезмәткәр актив катнашты.
-
Икмәк - яшәү терәге 14.09.2018
Икмәк — игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Э. Мөэминова
Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү; игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; татар халкының хезмәт сөючән халык икәнен, хезмәт сөю һәркемгә хас сыйфат булырга тиеш икәнен аңлату; икмәкнең әһәмиятен аңлату, икмәккә сак караш, хөрмәт тәрбияләү максатыннан 10-14 сентябрь көннәрендә "Икмәк - яшәү терәге" атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында тема буенча әңгәмәләр, бердәм белем бирү эшчәнлекәре, экскурсияләр оештырылды. Йомгаклау чарасында уртанчылар төркеме "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштерде.
-
Безнең уңыш 13.09.2018
Үсте безнең бакчада
Кәбестәләр,суганнар
Кишер һәм чөгендерләр
Тик җыеп кына өлгер!
(Фатихова Г.Х.)
-
Ипи пешерүчеләр янында кунакта 13.09.2018 Бүген зурлар төркеме балалары белән пекарняга экскурсиягә бардык. Ипи өстәлгә килгәнче нинди юллар аша үтә? Балалар белән шөгыльләрдә рәсемнәр аша өйрәнеп, презентация карап җавап тапкан иделәр бу сорауга. Ә ипи пешерүчеләрнең хезмәтләрен үз күзләре белән күрү,Эльмира апаларының сөйләгәнен тыңлау балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.(Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)
-
Белем бәйрәме! 07.09.2018
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
-
Әти-әниләр җыелышы 07.09.2018
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышка хоккей түгәрәге тренеры Нуриев Рүзәл Фансафович килде. Ул үз чыгышында әти-әниләрне хоккей түгәрәге эшчәнлеге, тәртип, кагыйдәләр белән таныштырды. Тәрбиячеләр мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының яшь үзенчәлекләре, тәрбия бурычлары белән таныштырдылар.
-
Логопедическое обследование 07.09.2018
Логопедическое обследование ребенка крайне необходимо для определения уровня его речевого развития.
-
"Матур туплар" 06.09.2018
Мәктәпкәчә кече яшьтәге балаларның тасвирлау эшчәнлегендәге сәнгати иҗади сәләтләрен формалаштыру ниятеннән бүген, беренче кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге үткәрелде. Эшчәнлекнең максаты-балаларны карандаш тотарга, төрле диаметрдагы әйләнәләр сызарга, аларны кәгазь битендә тигез итеп урнаштырырга өйрәтүне дәвам иттерү; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру. (Ахмтесафина Л.Х.)