муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
5 июнь - Бөтендөнья әйләнә тирә мөхитне саклау көне 07.06.2016 Балаларга табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караштәрбияләү; күзәтүчәнлекне, эзләнүчәнлекне, үз фикереңне әйтә, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү; туган як табигатенә сакчыл караш,экологик культура тәрбияләү максатыннан бүгенге көн "Мин табигать баласы" исеме астында үтте. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына белән "Табигатьне саклыйк" темасына презентация күрсәтелде. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде. Табигатьне саклау, яклау буенча уеннар уйнатылды, табышмаклар чишелде, педагогик ситуацияләр үткәрелде.

-
А.С.Пушкинның тууына - 217 ел 06.06.2016 6 июнь - бөтенроссия рус теле көне, рус халкының бөек шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Истәлекле көн бакчабызда "Рус халкының бөек шагыйре" исеме астында үтте. Уратнылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына А.С. Пушкинның тормышы, иҗаты, әкиятләре белән таныштырып презентаця күрсәтелде. Әкиятләреннән өзекләр укылды. "Алтын әтәч" әкияте буенча мултьфильм күрсәтелде.

-
Музыкаль тәрбия 03.06.2016

Кече яшьтәге балаларны музыкага, музыкаль әсәрләрне тыңлауга кызыксыну уяту, җырларга һәм гади бию хәрәкәтләре ясарга өйрәтү максатыннан музыка эшчәнлекләре ел әйләнәсендә бара. Беренче кечкенәләр төркеме балалары музыка җитәкчесе Аухадиева Нурания Әюповна белән музыка эшчәнлегендә теләп шөгыльләнәләр. Нурания Әюповна күрсәткән хәрәкәтләрне тырышып эшлиләр.
-
Үзәк мәйданда бәйрәм 01.06.2016 Бүген 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан район үзәгендә күркәм чара үткәрелде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Халимова Илиза, Рахматуллин Раяз - Лина Амирхановнаның "Дуслык җыры" шигырен; Каримова Әминә, зурлар төркеменнән Галиакбарова Мәрьям Ф. Сафин сүзләренә, А.Гарифуллина көенә "Дуслык" җырын башкардылар.

-
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2016

Чәчәктәй безнен балачак,
Киң безнең юлларыбыз.
Туган илнең иң бәхетле
Кызлары, уллары без.
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчеләре Аухадиева Нурания Әюповна, Валиева Диләрә Илдусовна, рус телен өйрәтүче тәрбияче Галиакбарова Альсина Фаиловна белән берлектә бик матур бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз, уеннар белән үрелеп барды.
-
Илдә тынычлык булсын! 01.06.2016

Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,
Без - дөнья балалары:
Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез!
Без сездән тынычлык белән
Бәхет тәлап итәбез.
Бәйрәм ахырында балалар матур теләкләр белән шарлар очырдылар.
-
Без бәхетле балалар! 01.06.2016

Илдә бәйрәм! Өйдә бәйрәм!
Менә шуңа күрә без
Шатланабыз, сөенәбез,
Елмаябыз, көләбез.
Бәйрәм асфальтта иң бәхетле, иң матур мизгелләрне рәсемләү белән дәвам итте.
-
Саф һавада гимнастика 31.05.2016

Иренмим беркайчан да, иртән торып басам да,
Физзарядка ясый башлыйм, бакчага килгәч тә,
Бер, ике, өч! Бер, ике, өч!
Сулыйм да иркен итеп,
Кулны канаттай җилпеп.
Көн саен иртән саф һавада физик тәрбия бирүче тәрбияче Аухадиева Нурания Әюповна балалар белән иртәнге гимнастика үткәрә. Монда алган күтәренке, яхшы кәеф көне буена җитә.
-
Кояшкай да кунакта 30.05.2016

Бүген зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Музыка җитәкчесе Валиева Диләрә Илдусовна "Кояшкай да кунакта" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеген әти-әниләргә тәкъдим итте. Балалар табышмаклар чишеп, кояшка кунакка бардылар, көй тыңлап аңа характеристка бирделәр, кояшка багышлап җыр, бию, музыкаль уеннар, күнегүләр башкардылар, "югалган" нурларны табып рәсемгә төшерделәр.
-
Өстәлгә килгәнче икмәк нинди юл үтә? 30.05.2016 Ахметсафина Ләйсән Хазиевна әти-әниләргә "Икмәк өстәлгә килгәнче нинди юл үтә?" темасына танып белү эшчәнлеген тәкъдим итте. Балалар тургайдан килгән хатны укып, табшымакларны чишеп, серле тартмаларны ачтылар, тотып карау ысулы белән он, шикәр комы, тоз, су булуын билгеләделәр. Аларны болгатып камыр ясап булуын аңлаттылар. Камырдан төрле чәй ризыклары, ипи пешереп булуын әйттеләр. Өстәлгә килгәнче ипинең нинди юлар үтүен аңлаттылар. Икмәккә сак караш тәрбияләнде. Бодай, арыш, арпа, солы, тары, карабодай, дөге, борай ярмаларын төс һәм формаларына карап аердылар.













