муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Саф һавада уеннар 20.06.2016

Уен чыныктыра, тәрбияли, өйрәтә, уен баланы рухи яктан үстерә. Балалар бакчасына килүнең беренче минутыннан алып тантаналы чыгарылыш кичәсенә кадәр бала белән төрле уеннар уйнала. Кечкенәләр өчен тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә аннан да яхшырак ысул әлегә уйлап табылмаган. Уен – һәр баланың табигый шөгыле. Ул баланы тирә-юнь белән таныштыра, танып белү эшчәнлегенә юл ача, аның физик һәм акыл ягыннан үсешенә уңай йогынты ясый. Ә иң мөһиме: уен баланы иптәшләре белән аралашырга күнектерә. Бакчабызда "Сәламәтлек көне" уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Аухадиева Нурания Әюповна белән берлектә спорт мәйданчыгында уйнап ял иттеләр. Спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлеккә файдасы зур булуын, көчле, җитез булыр өчен даими шөгыльләнергә кирәклеген билгеләп үттеләр, ярышлар үткәрделәр.
-
Бездә бүген - Сабантуй! 16.06.2016

Бүген бездә сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Бүген бакчабызда балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, үзара дуслашу һәм берләштерү, уеннар аша сөйләм телен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, милли спорт уеннарына кызыксыну уяту максатыннан Сабантуй үткәрдек. Сабантуйда балалар үзара су ташу, капчык киеп сикерү, аркан тарту, чүлмәк вату, йомырка тотып йөгерү уеннарында ярыштылар. Малайлар көрәштә көч сынаштылар. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары велосипед та узыштылар. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.
-
Күңелле дә соң Сабантуйлары 16.06.2016

Шатлыклар – күңелебездә.
Ал кояш – күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабан туй бүген бездә!
Җилферди чиккән сөлгеләр.
Бүләкләр – күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй бүген бездә!
-
Сабантуй мизгелләре 16.06.2016

Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
-
Сабантуй мизгелләре 16.06.2016

Билгә сөлге салабыз да
Көрәшергә чыгабыз.
Әле батыр булмасак та,
Үскәч чынлап егарбыз.
-
Саф һава-тәнгә дәва 15.06.2016

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.Саф һавада уеннар вакытында, табигать күренешләре, ел фасылындагы үзгәрешләр, хайваннар һәм кошлар тормышы белән таныштыру да уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, “Урманга барабыз”, “Гөмбә, җиләк җыябыз”, “Тауга менү”, “Кар шарчыклары”, ”Яфраклар”, “Очты-очты” һәм башка уеннар уйнарга була. Уеннар вакытында физик сыйфатларны үстерү, ныгыту бара; тәннең мускулатурасын, өске һәм аскы сөяк аппаратының көчен арттыру, хәрәкәт координациясенең үсешен таэмин итү тормышка ашырыла.
-
Мәрхәмәтле бул! 15.06.2016

Бүгенге көн бакчабызда "Мәрхәмәтле бул!" дигән исем астында үтте. Балаларга өлкәннәргә, кечеләргә, дусларга карата мәрхәмәтле булырга, аларга ярдәмләшергә, булышырга кирәклеге аңлатылды. Сюжетлы рәсемнәр ярдәмендә балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, матур әдәбият укылды.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 14.06.2016

14 июнь көнне әти - әниләр өчен чираттан тыш җыелыш үткәрелде. Җыелышта Ак Барс мед директоры Гумеров Рафаэль Ильдарович һәм район хастаханәсе баш балалар педиатры Гайнуллина Ильмира Гусмановна катнашты. Рафаэль Ильдарович үзләренең эшчәнлеге, мед.полисларны алу тәртибе, аларны куллану тәртибе, өстенлекләре белән таныштырды. Әти- әниләрнең сорауларына җавап бирде. Шулай ук анкеталар тутыртып районда медицина ярдәменә карата әти- әниләр фикерен белде. Ильмира Гусмановна куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балалар сәламәтлеген кайгыртырга, прививкаларны вакытында ясатып барырга, авыртып китк ән балаларны бакчага китерерг ә ярамавы, балалар бакчасында күрсәтелергә тиешле медицина ярдәме турында тәсфилләп аңлатты. Шулай ук әти- әниләрнең сорауларына җавап бирде. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна барлык әти-әниләрне Республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллегеннән килгән хат белән таныштырды һәм аларны булдырмау чараларын аңлатты. “Игътибар! Ачык тәрәзә һәм балалар!” темасы буенча аңлату эшлэре алып барды. ЕСИА белән таныштырды. Барлык гаиләләргә дә дәүләт порталына кереп, авторизация үтәргә кирәклеген аңлатты. Инструкция балалар бакчасының сайтында, “Әти- әниләр өчен” бүлегенә куелуын әйтте. Август аенда ясле төркеме җыелачагы әйтеп үтте. Гомуми җыелышта балалар бакчасындагы хезмәткәрләргә һәм әти-әниләргә балаларның сәламәтлеген саклау, аларны хәвеф - хәтәрләрдән саклау өчен бөтен чараларны күрергә һәм үтәргә кирәк дигән карар кабул ителде.
-
Өстәл теннисы буенча ярышлар 09.06.2016

8 июнь көнне район мәдәният йортының спортзалында балаларның сәламәтлеген пропагандалау, өстәл теннисын популярлаштыру, үстерү максатыннан "Балаларны яклау көне" һәм "Россия көне" уңаеннан район күләм теннис ярышлары узды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Шарифиуллин, Раяз, Зайнеев Айназ, Динмухаметов Аяз, Сафина Илзидә, Халимова Илиза, Каримова Әминә катнаштылар. Җитезлектә, өлгерлектә, түземлектә көч сынашып дүртенче урынны яуладылар һәм Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр. Теннис түгәрәгенә йөргән балаларга сертификатлар тапшырылды.
-
Без - нәни экологлар. 09.06.2016 Бүген, "Балалчак" балалар бакчасында "Без - нәни экологлар" исеме астында район күләм экологик бәйрәм узды. Бәйрәмдә безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан зурлар төркеме балалары катнашты. Балалар бәйрәмдә табигатьне яратытрга, сакларага кирәклеген искәрттеләр. Чыршыкай, Шаянкай, Каенкай белән төрле биремнәр үтәделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, табигатьнең кызыклы серләрен чиштеләр. Бәйрәм истәлеге итеп һәр балага эмблемалар, төркемнәрдә куллану өчен уеннар, күрсәтмә материаллар тапшырылды. Бәйрәм матур, күңелле үтте. Балаларга шушындый эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч бәйрәм эзерләүчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.













