муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
“Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың” 13.07.2016 Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага геннар белән генә дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.Татар халкының “Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың” дигән макәле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Шушы хезмәт тәрбиясен истә тотып без уртанчы төркем балалары, тәрбияче Гөлгенә Тәлгатовна белән, үзләре утырткан борчак түтәлләреннән чүп утадылар һәм аларга су сиптеләр. Бакчабызда быел да яшелчәләрнең уңышы мул булыр. Бердәм башланган,күмәк эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәс.

-
Чәчәкләргә күмелгән -гөлбакча. 12.07.2016

Үстеләр чәчәкләр,
Их, матур үзләре:
Резеда, георгин
Күгәрчен күзләре...
Бакчабыз биләмәсен матурлау, ямьләндерү, бизәү буенча күп кенә эш алып барыла.Яз җитү белән хезмәткәрләребез һәм әти-әниләр тырышлыгында күп төрле,берсеннән-берсе матур гөлләр утыртылды. Җәйнең җылы, яңгырлы булуы чәчәкләргә хуш килде, тирә-юнь аллы-гөлле төсләргә күмелде. Табигать биргән матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү,чәчәкләрне таный һәм аера белергә күнектерү максатыннан балалар белән даими күзәтүләр оештырыла. Чәчәкләрнең төсләренә, таҗ, яфракларының формаларына, төзелешенә игътибар ителә; аларны чагыштырып карау ысулы аша охшашлыкларын, аермалыкларын күрә белергә; таный һәм аера белү өстендә эш алып барыла. Өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт, чәчәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләнә. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевна белән берлектә "Чәчәкләргә күмелгән - гөлбакча" темасына әңгәмә вакытында сокландыргыч гүзәл чәчәкләрнең кешеләргә, аларның сәламәтлекләренә уңай йогыты ясавын аңлатты. Шушы матурлыкны саклый белергә кирәклеген төшендерде.
-
Спорт белән -без дус! 12.07.2016 Балаларның көн дәвамында хәрәкәт активлыгын үстерү,сәламәт булып үсүләрен тәэмин итү буенча бакчабызда күп төрле эш: иртәңге гимнастика, физкультура эшчәнлеге, хәрәкәтле уеннар, ярышлар, спорт бәйрәмнәре аша алып барыла. Физик тәрбия бирү җитәкчесе Нурания Әюповна төркемнәрдә спорт ярышлары уздыра. Балалар үзара җитезлектә, өлгерлектә, уңганлыкта ярышалар, көч сынашалар. Ярышлар барышында балаларны бер-берсен кайгыртып, иптәшләренә көч биреп, команда белән эш итә белергә күнектерелде. Сәламәт булып үсәр өчен кече яшьтән спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге аңлатылды.

-
"Хәрәкәттә -бәрәкәт" 11.07.2016

Иртә әле, вакыт бар дип,
Озак йоклап ятма син.
Кояштан алда уян да,
Флешмобта катнаш син.
"Шатлык" балалар бакчасында балалар һәм тәрбиячеләр катнашында флешмоб узды. Аның максаты музыка һәм бию хәрәкәтләре аша сәламәтлеккә тарту иде. Флешмобта катнашучылар төрле жанрдагы көйләргә рәхәтләнеп биедәләр, уңай эмоция алдылар.
-
8 июль-Бөтен Рәсәй гаилә көне! 08.07.2016

Бакча бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык
Әллә шуны белмисез.
Бүген гади көн түгел бит
Моны беләбез без.
Елмаеп исәнләшәбез
Әти-әниләр белән.
Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген- Гаилә бәйрәме
Шуңа шатлана күңел.
Нигә бүген бакчада
Бик күңелле, бик ямьле?
Чөнки бүген кунакка
Дәү әниебез килде.
-
Теннис түгәрәге 06.07.2016 Балаларны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, спорт белән кызыксынучанлыкларын үстерү йөзеннән районыбызда күп эш алып барыла. Җәйге чорда да мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, атнага ике тапкыр, район мәдәният йорты спорт залына өстәл теннисы түгәрәгенә йөриләр. Балалар спорт белән теләп шөгыльләнәләр, ярышларда даими катнашып киләләр.

-
Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең..." 06.07.2016

Сердәшчем дә, киңәшчем дә,
Якын дустым да китап.
Дөньядагы бар нәрсәне
Сыйдырган нурлы китап.
Әйе, китап-тормышыбызда иң кирәкле әйбер.Ул киңәшче дә, дус та, сердәш тә. Яхшы китап гел күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Бүген нәниләр төркеме балалары халыклар белән халыкларны тоташтыручы, чорлар арасында күпер салучы китап турында сөйләштеләр. Алар кечкенә китапчыклар карадылар. Китапчыклардагы төрле-төрле матур рәсемнәр балаларның сөйләм телен ачарга һәм сүзлек байлыгын арттырырга ярдәм итә.
-
Ураза бәйрәме белән! 04.07.2016

Хөрмәтле хезмәткәрләр,әти-әниләр, балалар, барыгызны да мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе -Ураза бәйрәме белән тәбриклибез!Шушы изге айдагы яхшылык һәм шәфкатьлелек көндәлек тормышта һәрчак янәшә булыр, дип ышанабыз. Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык һәм муллык, тынычлык һәм иминлек алып килсен! Изге теләкләр белән «Шатлык» балалар бакчасы администрациясе!
-
Светофор- безнең дустыбыз! 04.07.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлекләр, уен вакытында юл йөрү кагыйдәләре, светофор белән даими таныштырылып барыла. Алар светофорның кызыл, сары, яшел күзләре булуын бик яхшы беләләр. Бу төсләрнең нәрсә аңлатканын да күп бала әйтеп бирә ала. Яшел ут янгач кына юл аркылы чыгарга яравын, кызыл һәм сары утларда көтеп торырга кирәклеген уен вакытында балалар яхшы үзләштерделәр..
-
"Әбиемнең сандыгы" 04.07.2016 Бүген, икенче иң кечкенәләр төркеменең музыка шөгылендә Нурания Әюповна "Әбиемнең сандыгы" темасына карата үзенчәлекле эшчәнлек үткәрде. Төркемгә кунакка курчаклар һәм шалтравыклар да килгән иде. Балалар алар белән М.Бикбованың "Шалтыравык" җырына биеделәр. Эшчәнлекнең максаты да нәкъ шуларга юнәлдерелде: балаларда күңелле көйгә карата шатлык хисе турыду, җыр эчтәлеге буенча хәрәкәтләр ясап,образга кереп, гади бию хәрәкәтләрен башкарыру.













