муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Минем гаиләм, минем өем 09.11.2016 Балаларны әби-бабайларга, әти-әниләргә карата инсафлы-ихтирамлы булырга, матур сүзләр әйтеп күңелләрен күтәрергә өйрәтү, гаиләдә күрсәткән хезмәтләрен хөрмәтләү максатыннан 7-11 ноябрь көннәрендә "Минем гаиләм, минем өем" атналыгы үткәрелә. Шул уңайдан икенче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге барышында кулына башаклар тоткан әтәч кунакка килде. Балалар өйләреннән гаиләләре белән төшкән фоторәсемнәр алып килгәннәр иде. Алар әтәчкә үзләренең әти-әниләрен, туганнарын күрсәтеп, аларның өйдә нинди эшләр башкаруларын, аларга булдыра алган кадәр ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Әти-әниләрне ничек итеп сөендереп була? - сорвына җавап эзләделәр. Тәрбияче апалары Әнисә Әминовна әти-әниләрне тыңларга, тәртипле булырга кирәклеген аңлатып, балаларга елмаеп торучы кояш өләшеп балаларны сөендреде.
-
Саба бассейнына экскурсия 04.11.2016 Бүген уртанчылар төркеме балалары Фасхиева Г.Т., Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И. белән берлектә Саба бассейнына экскурсия оештырдылар. Балалар тренажер залында, балалар һәм өлкәннәр бассейнында булдылар. Экскурсия барышында балаларга сау-сәламәт яшәү өчен спорт белән кече яшьтән шөгыльләнергә кирәклеге аңлатылды.
-
Яхшы сүз - җан азыгы. 04.11.2016
Балаларда якыннарына, әти-әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү; проблемалы сораулар аша яхшылык, шәфкатьлелек, дуслык турында күзаллау бирү; балаларның көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен үстерү; матур әдәбият аша балаларның сөйләмендә ягымлы сүзләр куллануларына ирешү; бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү, дуслык, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан 31 октябрь - 4 ноябрь көннәрендә "Яхшы сүз - җан азыгы" атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Тылсымлы сүзләр - безнең тугры дусларыбыз” әдәби - музыкаль иртә үткәрелде.
-
Без уйный-уйный үсәбез! 02.11.2016
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төзү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Төзү эшчәнлегенең төп максаты: балаларны геометрик формалар белән танышалару, алар ярдәмендә төрле конструкцияләр төзергә өйрәтү, вак моториканы, уйлау, фикерләү сәләтен, сүзлек байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү, камилләштерү. Нәниләр, беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары төзеп күрсәткәнне тиз отып алалар һәм үзләре дә тырышып өй, манара, йорт җиһазларын төзеп уйныйлар.
-
Китап-киңәшчең синең! 28.10.2016 Балаларны китап, аның кайчан, ничек барлыкка килү тарихы, китапны җитештерүдә катнашучы хезмәт ияләре белән таныштыруны дәвам итү, китапның белем "чишмәсе" булуын аннан бик күп магълүмат алып булуын аңлату, китапларга карата сак караш, хөрмәт тәрбияләү максатыннан 24-28 октябрь көннәрендә "Китап-киңәшчең синең!" атналыгы үткәрелде. Атналык тема буенча мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Иң якын дус - китап!", зурлар төркеме балалары белән "Минем яраткан китабым", уртанчылар төркеме балалары белән "Китап кибетендә" исеме астында бердәм белем бирү эшчәнлекләре үткәрелде.
-
Район күләм мөдирләр семинары 27.10.2016
27 октябрь көнне бакчабызда район күләм яшь мөдирләр семинары булып узды. Семинарның көн тәртибенә мөдирләрне эш тәртибе, документларны тәртипләп алып бару, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге эшчәнлекне оештыру сорулары куелды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунакларны музыкаль сәламләү белән каршыладылар һәм хәерле эш көннәре теләделәр. Мөдир Исрафилова М.К. "Шатлык" балалар бакчасының эшчәнлеге, тарихы белән таныштырды.Семинарның эше беренче кечкенәләр төркемендә танып белү, сөйләм телен үстерү, иҗади-сәнгать өлкәләрен интегральләштереп бердәм белем бирү, мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлекләрен күзәтү белән дәвам итте. Галиакбарова А.Ф. диңгез ташларына рәсем төшерү буенча мастер-класс күрсәтте. Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна мөдирләрнең эш доукментларын алып бару тәртибе белән тирәнтен таныштырды. Мөдирләр мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларныда нәтиҗәле эшчәнлекне оештыру буенча үзара фикер алыштылар. Семинарны йомгаклап Саба районы мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гумерова Луиза Мажитовна чыгыш ясады.
-
"Кояшта кунакта" 27.10.2016
Беренче кечкенәләр төркеме балалары интегральләштерелгән эшчәнлек вакытында кояшның югалган нурларын Әтәчкә табарга ярдәм иттелләр. Эшчәнлек барышында төрле биремнәрне чишу аша уенчыкларның төсен, формасын, күләмен дөрес итеп әйтү; күп, бер төшенчәләрен тиешенчә күллану; вак кул чуклары эшчәнлеген камилләштерү; сүз байлыгын арттыру өстендә эш алып барылды.
-
Магнитның сыйфаты һәм үзлекләре 27.10.2016 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары танып-белү эшчәнлегендә магнитның үзлекләрен, сыфатын тәҗрибәләр үткәрү аша өйрәнделәр. Магнитның уңай һәм тискәре полюслары булуына, бары тик тимер предметларны тарту көченә ия булуына төшенделәр.
-
Диңгез ташларын бизәү 27.10.2016 Галиакбарова А.Ф. диңгез ташларына рәсемләү буенча мастер - класс күрсәтте. Ташларда рәсемләү балаларның иҗади фикерләү, рәсем ясау сәләтләрен үстерергә ярдәм итүен, төрле әкиятләргә персонажлар ясап әкиятне сәхнәләштерергә мөмкин булуын аңлатты.
-
Мәчеткә экскурсия. 20.10.2016 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәчеткә экскурсия ясап, Рөстәм хәзрәт Зиннуров белән очрашу үткәрделәр. Рөстәм хәзрәт әхлак тәрбиясе аша динне хөрмәт итәргә өйрәтте. Балалар намаз тәртипләре, зз аять һәм бик күп төрле тәрбияви, дини чаралар белән таныштылар.