МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Кыш бабай һәм кар кызы. 24.12.2013

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.
Кыш бабайны зарыгып көтеп алабыз. Ә ул безгә капчыгын алып, Кар кызын, атны ияртеп күптән ишек төбенә килеп баскан инде. Һәр ел саен яңа елны кар сыннарын әвәләп каршы алабыз. Көннәр салкын, буранлы дип тормадык, бакчабыз яны матур, балаларга күңелле булсын өчен кар сыннарын тырышып әвәләдек.
-
Яңа ел открыткасы. 20.12.2013

Тиздән яңа ел бәйрәме җитә. Балалар белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә яңа ел открыткасы ясарга уйладык. Открыткалар бар баланың да бик матур килеп чыкты.
-
Минем гаиләм. 18.12.2013

Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
Иҗади сәнгать-рәсем эшчәнлегендә балалар үзләренең гаиләләрен ясадылар.
-
Чанада шуабыз. 18.12.2013

Урамнар сөенгән,
Ап-ак кардан киенгән.
Чаналарны алып
Бездә чыктык урамга.
-
"Музыкаль урындык." 17.12.2013

Режим моментларында да вакытыбызны заяга үткәрмибез. Тыныч кына ял итәргә, шаулашып уйнарга да, өлгерәбез. Без балалар белән күңелле яшибез.
-
Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне. 16.12.2013

Юл йөрү кагыйдәләрен өлкәннәр генә түгел ,бакча яшендәге балаларга өйрәнү дә бик кирәк, кечкенәдән кагыйдәләрне өйрәтергә, юл йөрү билгеләре белән таныштыру өстендә эшләргә тырышабыз.
-
Безнең хокукларыбыз. 16.12.2013

Безнең хокукларыбыз атналыгы башланып китте. Бу атнада балаларда әхлакый сыйфатлаар, әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү; балаларның гаиләдә хокуклары турында белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уена хокуклары булуларын аңлату; балаларга дус булырга кирәклеген төшендерү максаты буенча эшлибез.
Бүген танып белү эшчәнлегендә "Уймак кыз" әкияте буенча балалар "Яшәргә хокуклы", "Исемгә хокуклы", "Сәламәтлеген сакларга хокуклы", "Ял итәргә хокуклы", һ.б төшенчәләре аңлатылды.
-
"Йомры икмәк". 10.12.2013

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасына Рәмилә Мансуровна үзенең 3 сыйныф укучылары белән театральләштерелгән "Йомры икмәк" әкияте белән кунакка керделәр. Бу әкиятне Фархиева Зәлинә үзгәртеп язган һәм ул конкурста катнашып урын да алды. Киләчәктә дә Зәлинә югалып калмасын. Уңышлар аңа һәм аның классташ дусларына.
-
Йомры икмәк" -әкиятеннән күренешләр. 10.12.2013

-
Чаңгыда шуабыз. 09.12.2013

Зарыгып көтеп алган карлы, буранлы кыш килеп җитте. Бездә балалар белән чаңгыларны алып, чаңгыда йөреп карарга уйладык. Икенче кышыбызны яңа чаңгыларны киябез, бәлкем тиздән ярышларга да чыгарбыз.
Менә нинди кар яуды:
Ап-ак булды җир өсте.
Чаналарга, чаңгыларга
Җиткереп булмый эшне.




