МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Яңа ел котлавы 27.12.2013

Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Сезне чын күңелебезден якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез! Яңа елда һәммәгезгә дә сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, шатлыкларның зурын, бәхетнең чиксезен телибез. Гаиләләрегездә иминлек, татулык, тигезлек булсын.
Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,
Газиз әткәй-әнкәйләргә - озын гомерләр!
Без телибез илебезгә иминлек, байлык!
Без телибез һәммәгезгә исәнлек, саулык!
Иң изге теләкләр белән "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы.
-
Кар сыннары. 24.12.2013

Кар сыннарын әвәләгәндә әти-әниләр дә читтә калмады. Сабыйлары йөргән балалар бакчасы Яңа елны матур сыннар, бизәлгән чыршы белән каршы алсын өчен үзләренең көчләреннән килгән кадәр ярдәм иттеләр. Сыннарны әвәләргә җитешмәгәннәр буярга булыштылар. Шушы күмәк эштә катнашкан, хезмәтләрен куйган әти-әниләргә чын күңелдән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа елларны шатланып, куанып, гаиләләрегез, сабыйларыгыз белән берлектә, тигезлектә каршы алыгыз. Яңа ел һәммәгезгә дә зур бәхетләр, ныклы сәламәтлек алып килсен!
-
Яшел чыршы тирәсендә. 24.12.2013

-
Кыш бабай һәм кар кызы. 24.12.2013

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.
Кыш бабайны зарыгып көтеп алабыз. Ә ул безгә капчыгын алып, Кар кызын, атны ияртеп күптән ишек төбенә килеп баскан инде. Һәр ел саен яңа елны кар сыннарын әвәләп каршы алабыз. Көннәр салкын, буранлы дип тормадык, бакчабыз яны матур, балаларга күңелле булсын өчен кар сыннарын тырышып әвәләдек.
-
Яңа ел открыткасы. 20.12.2013

Тиздән яңа ел бәйрәме җитә. Балалар белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә яңа ел открыткасы ясарга уйладык. Открыткалар бар баланың да бик матур килеп чыкты.
-
Минем гаиләм. 18.12.2013

Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
Иҗади сәнгать-рәсем эшчәнлегендә балалар үзләренең гаиләләрен ясадылар.
-
Чанада шуабыз. 18.12.2013

Урамнар сөенгән,
Ап-ак кардан киенгән.
Чаналарны алып
Бездә чыктык урамга.
-
"Музыкаль урындык." 17.12.2013

Режим моментларында да вакытыбызны заяга үткәрмибез. Тыныч кына ял итәргә, шаулашып уйнарга да, өлгерәбез. Без балалар белән күңелле яшибез.
-
Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне. 16.12.2013

Юл йөрү кагыйдәләрен өлкәннәр генә түгел ,бакча яшендәге балаларга өйрәнү дә бик кирәк, кечкенәдән кагыйдәләрне өйрәтергә, юл йөрү билгеләре белән таныштыру өстендә эшләргә тырышабыз.
-
Безнең хокукларыбыз. 16.12.2013

Безнең хокукларыбыз атналыгы башланып китте. Бу атнада балаларда әхлакый сыйфатлаар, әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү; балаларның гаиләдә хокуклары турында белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уена хокуклары булуларын аңлату; балаларга дус булырга кирәклеген төшендерү максаты буенча эшлибез.
Бүген танып белү эшчәнлегендә "Уймак кыз" әкияте буенча балалар "Яшәргә хокуклы", "Исемгә хокуклы", "Сәламәтлеген сакларга хокуклы", "Ял итәргә хокуклы", һ.б төшенчәләре аңлатылды.




