Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Белем бәйрәме
01.09.2019
Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме узды. Җәй буе көч туплаган, төрле лагерьларда ял иткән укучыларыбыз кабат белем йорты ишеген ачып керде. 1нче класка керүче 10 укучыбыз өчен бүгенге көн бигрәк тә истәлекле булды.Яңа уку елы уңышлар алып килсен! Хәерле сәгатьтә!!!
-
Общеросийское родительское собрание 30.08.2019

-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 26.07.2019

Мәктәп яны тәҗрибә участогында җәй буе эш тынып тормый. Укучылар җәйге практика үтәләр, төрле тәҗрибәләр уздыралар. Хезмәт тәрбиясе дә бирелә, тырышлыгыбыз нәтиҗәсе булып кыш буе өстәлебездән яшелчәләр, кайнатмалар өзелми.
-
Чыгарылыш кичәсе-2019 26.06.2019

Бүген 11 классны тәмамлаган 5 укучыбыз кулларына аттестат алды. Мәктәп тормышында бик актив катнашкан, олимпиадалар, төрле ярыш-бәйгеләрнең җиңүче-призерлары булган бу укучыларыбызга алдагы тормышларында да уңышлар юлдаш булсын!!!
-
Сау бул, "Дуслык"!
25.06.2019
Бүген "Дуслык" лагеренда соңгы көн. Төрле экскурсияләр, күңелле уеннар, мавыктыргыч әңгәмәләр белән 21 көннең узганы сизелмәгән дә. Җитезлектә дә сынаштык, бердәмлегебезне дә күрсәттек, иҗади осталыкларыбыз артты, кыскасы, бу көннәр файдалы һәм күңелле узды. Җәйге каникулның калган көннәре дә шулай истә калырлык булып үтсен!
-
"Дуслык"та 20 нче көн 24.06.2019

Бүген "Дуслык" лагеренда 20нче көнебез. "Мәңгелек ут" темасына хәтер сәгатеннән соң "Хәтердә сез!" дигән шигырь бәйгесе узды. Олы Кибәче авылы буйлап сәяхәт тә бик ошады балаларга, бергәләп авыл тарихын, атамаларның килеп чыгышларын искә төшерделәр. Саба районы җәмгыяви инспекторы Исхакова А.Р. җәйге ялны куркынычсыз һәм күңелле уздыру өчен кирәк булган кагыйдәләрне тагын бер кат искәртте. Соңыннан "Без-солдатлар" дигән хәрби-спорт уены оештырылды.
-
Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмый 22.06.2019

22 июнь- Хәтер көне. Илебез өчен көрәшкән, Ватан азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнарны искә алу көне. Бу көнне "Дуслык" лагеренда да барлык чаралар "Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады" девизы астында узды. "Сугыш кайтавазы" темасына патриотик җырлар бәйгесеннән соң балалар үз куллары белән венок ясады. Олы Кибәче авылында урнашкан һәйкәл-обелискка барып сугыш кырларында ятып калган, сугыштан кайткач вафат булган барлык ветеран авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә һәйкәлгә венок салдылар.
-
"Уч төбебездә-экология" 21.06.2019

"Дуслык" лагеренда бүгенге көнебез "Уч төбендә экология" дип исемләнде. Дару үләннәре, аларның шифасы турында әңгәмәдән соң балалар "Витаминнар иленә сәяхәт" иттеләр-табигать кочагында булдылар, аның матурлыгы һәм байлыгына сокланып, бу байлыкны саклау мөһимлегенә тагын бер кат инандылар. Соңыннан "Яшел аптека" дигән КВН узды.
-
Бүген "Дуслык" та Ветеран көне 19.06.2019

Бүген "Дуслык" лагеренда Ветеран көне узды. "Ветеран янәшәдә" темасына әңгәмәдән соң балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт абый янына бардылар. Төбәк авылында яшәүче Сталинград сугышы ветераны 99 яшьлек Хаҗиәхмәт абый укучыларны бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә, тырышып укырга, тәртипле булырга өндәде. Соңыннан "Мәңгелек хәтер" темасына кыр газетасы чыгарылды.
-
Ветеран укытучыны котладык 19.06.2019

Сугыштан соңгы иң авыр елларда-1948 нче елда үзенең хезмәт стажын башлап җибәргән ветеран укытучы Терентьева Мария Николаевнага 90 яшь тулды. Озак еллар башлангыч класс укучыларына белем биргән хөрмәтле укытучыны "Дуслык" лагерена йөрүчеләр дә котлады.








