Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
Год основания учреждения: | 1915 |
У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
1 сентябрь - белем бәйрәме. 01.09.2018
Бүген белем бәйрәме. Аны һәркем зур дулкынлану белән көтеп ала. Әлеге көн җәй белән саубуллашу сагышы да һәм шул ук вакытта дуслар, укытучылар белән кабат очрашу шатлыгы да. Белем бәйрәмен мәктәп директоры Набиуллин Дамир Хатыйп улы ачып җибәрде, ул бәйрәм белән котлады, мәктәбебезнең узган уку елындагы уңышлары белән таныштырды. Беренче сыйныфка быел 6 укучы кабул ителә. Алар бәйрәмгә әти-әниләре белән бергә килгәннәр. Алар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, белем иленә ачкыч кабул иттеләр. Килгән кунаклар да буш кул белән килмәгән, төрле бүләкләр алып килгәннәр иде.
-
Нәниләребезгә бүләк! 01.09.2018
1 нче сыйныф укучыларына президентыбыз бүләкләре тапшырылды.
-
Акция "Помоги собраться в школу" 01.09.2018
-
1 урок - урок России 01.09.2018
-
Август киңәшмәсе. 28.08.2018
28 нче август көнне Балык Бистәсе районында проект эше белән август киңәшмәсендә катнаштык.
-
День Российского флага 22.08.2018
-
Лагерьның 13 нче көне - зарарлы гадәтләргә каршы көрәшү көне 13.06.2018
Лагерьның бүген 13 нче көне. Көнебез “Сазлык, баткаклык “ дип аталганлыктан балалар белән тәмәке тартуның зарары, алкоголь һәм наркотик матдәләрнең куркыныч булуы турында сөйләштек. “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” презентация карадык, соңыннан фикер алыштык. Шулай ук компьютер һәм бала турында да сөйләштек. Аның файдалы, зыянлы якларын карап киттек. Укучылар яхшылык, начарлык, тискәре гадәтләрне чагылдырган рәсемнәр дә ясадылар.
-
Уникенче көн - Россия көне 12.06.2018
Яңа Арыш урта мәктәп яны лагерында “ Россия көне” темасына балалар иртәсе үткәрелде. Балалар конструктордан, рәсемдә Россия атрибутлары ясадылар, туган илебез турында белемнәрен арттырдылар. Соңыннан спорт уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Унберенче көн-Хәтер көне 11.06.2018
Буген лагерьда - Хәтер көне. Мәктәп музеена кереп андагы тарихи экспонатлар, авыл тарихы белән бәйле материаллар, авылның алдынгы эшчән кешеләре, тыл батырлары, авылдан чыккан күренекле кешеләр турындагы стендлар белән таныштык. Изге китап-Хәтер китабы белән таныштык. Авылыбыздагы сугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенә төзелгән монумент янына бардык. Балалар үзләренең сугышта үлеп калган бабалары турында сөйләделәр.
-
Унынчы көн-Дару үләннәре бакчасы 10.06.2018
Көнебез иртәнге оештыру эшләре белән башланып китте. Балаларны барлап, иртәнге линейка, гимнастика үткәрдек. Иртәнге аштан соң уен бүлмәләренә җыелдык. Сәламәтлек минутында “Яшел аптечка” турында беренчел белемнәрне барладык. Шушы темага презентация карадык. Дару үләннәре белән танышырга якын болынга бардык. Табигать матурлыгына сокланып дару үләннәре тупладык. Әйләнә тирәгә күз салсак нинди генә дару үләннәре үсми икән болында.