Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 51 учащихся, 12 воспитанников/ 51 укучы, 12 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Урок Мира 02.09.2019

1 сентября - День Мира, так как именно 1 сентября началась Вторая Мировая война. Поэтому в первый учебный день в школе прошли классные часы, посвященные этой дате.
-
Исәнме, мәктәп! 02.09.2019

-
21 көн - Сау бул, лагерь! 25.06.2019

Лагерь белән саубуллашыр көн дә килеп җиткән инде. Бик күңелле, файдалы үтте ял һәм сәламәтләндерү лагеребез. Укучыларыбызга бик ошады!
Соңгы көнне балалар концерт күрсәттеләр. Кем бии, шигырь сөйли, җыр җырлый, әкияттән өзек күрсәтә дисеңме, барысы да осталар.
-
20 көн - Сабантуй бәйрәме
24.06.2019
Бүгенге көнебез бәйрәм көн - Сабантуй үткәрелде. Иң беренче капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, бер почмакта әйбер кисү башланды, кемгә әтәч конфет, кемгә карандаш, резинка, шар эләкте, чаңгыда йөгерү, чүлмәк ватыш, таяк тартыш кебек уеннар булды. Балалар рәхәтләнеп бөтен уеннарда катнаштылар, көлештеләр, җиңүләренә сөенештеләр.
-
19 көн - Китапханә көне 23.06.2019

-
22 июня День памяти и скорби! 22.06.2019

22 июня в лагерях при МБОУ «Ново-Арышская СОШ» отмечалась одна из самых печальных дат в истории России –
День памяти и скорби – день начала Великой Отечественной войны. 22 июня 1941 года без объявления войны
фашистская Германия напала на Советский Союз.
Учителя начальных классов подготовили презентацию и провели урок мужества. Во время мероприятия дети читали
стихотворения, посвященные Великой Отечественной войне.
Также ученики посетили музей, где могли увидеть фотографии своих дедушек, бабушек, оружия, пулеметы, каски…
Было организовано посещение в местную библиотеку. Библиотекарь подготовила уголок «Мы чтим память!», где все
могли увидеть, прочитать книги про войну.
После всех мероприятий все пошли на памятник, после чего была объявлена минута молчания
-
18 көн - Хөтер һәм кайгы көне! 22.06.2019

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн, кайгы көне. Иртәнге аштан соң сыйныф бүлмәләренә җыелып шул
темага сөйләшү алып бардык, хәтер җепләрен сүттек, тарихыбызны барладык. Вожатый Гөлназ апалары белән
берлектә презентация карадык, сугышның никадәр аянычлы, куркыныч һәм дәһшәтле булуына кабаттан инандык.
Өлкән вожатый әңгәмәне дәвам итеп Яңа Арыштан чыккан батырлар турында сөйләде, сугышта катнашкан язучылар
турында да әйтеп китте, Муса Җәлилнен “Бүреләр”, Константин Симоновның “Жди меня” шигырьләрен яттан укыды.
Укучылар да сугыш турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр хикәяләр укыдылар.
Төшке аштан соң китапханәгә юл тоттык, Батырлык дәресе үткәрдек. Китапханәче Рәзилә апалары белән берлектә
сугыш турында коллектив рәсем ясалды. Чара беткәч барыбыз бергә Һәйкәл янына җыелып чәчәкләр куйдык, туган
җир өчен башларын салган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
Очрашу 22.06.2019

40 елдан сон очрашу мизгелләре
-
Ял һәм хезмәт лагере 22.06.2019

Ял һәм хезмәт лагерында 8-11 сыйныф укучылары йөриләр. Быел алар бакча яны тәҗрибә участогында хезмәт куйдылар. Түтәлләрне, җиләк араларын чүпләрдән арындырдылар, яшелчәләргә, чәчәкләргә сулар сиптеләр. Ял иткән арада көндәлек мероприятияләрдә, акцияләрдә катнаштылар.
-
17 көн - Кул эшләре көне 21.06.2019

Бүген “Минем иң якын дустым” дигән темага әңгәмә оештырдык. Балалар үзләренең дуслары турында бик яратып
сөйләделәр. Күп баланың якын дусты бер генә икән. Ә кайберләренең дуслары берничә икән. Соңыннан кул эшләре
белән шөгыльләндек: кем өстәл уеннарын уйнады, кем башваткыч төзеде. Ә кызлар арасында кул эшләре белән
шөгыльләнүчеләр булды. 5 сыйныф кызлары бик бәйлиләр икән. Гимадиева Сәмирә пластилиннан бик вак итеп
җәнлекләр ясады, чын сәнгать әсәре инде менә. Һәр төркем үз отряды турында рәсем ясады.”Балачак” отрядында
Гатиятуллина Язгөлем бик үзенчәлекле рәсем ясаган. Ә “Гөлләр” отрядының рәссамы Хамеева Рания ясаган рәсемдә
лагерь эшчәнлеге ачык күренде. Төшке аштан соң Яңа Арыш трактор-машина паркына экскурсия оештырык, авыл
эшчәннәренең хезмәте турында мәгълүмат тупладык. Соңыннан саф һавада уеннар оештырдык.










