Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
Год основания учреждения: | 1915 |
У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
17 көн - Кул эшләре көне 21.06.2019
Бүген “Минем иң якын дустым” дигән темага әңгәмә оештырдык. Балалар үзләренең дуслары турында бик яратып
сөйләделәр. Күп баланың якын дусты бер генә икән. Ә кайберләренең дуслары берничә икән. Соңыннан кул эшләре
белән шөгыльләндек: кем өстәл уеннарын уйнады, кем башваткыч төзеде. Ә кызлар арасында кул эшләре белән
шөгыльләнүчеләр булды. 5 сыйныф кызлары бик бәйлиләр икән. Гимадиева Сәмирә пластилиннан бик вак итеп
җәнлекләр ясады, чын сәнгать әсәре инде менә. Һәр төркем үз отряды турында рәсем ясады.”Балачак” отрядында
Гатиятуллина Язгөлем бик үзенчәлекле рәсем ясаган. Ә “Гөлләр” отрядының рәссамы Хамеева Рания ясаган рәсемдә
лагерь эшчәнлеге ачык күренде. Төшке аштан соң Яңа Арыш трактор-машина паркына экскурсия оештырык, авыл
эшчәннәренең хезмәте турында мәгълүмат тупладык. Соңыннан саф һавада уеннар оештырдык.
-
16 көн - Җырчылар көне 20.06.2019
16 көнне җыр сәнгате турында әңгәмә үткәрелде. Татарстан җырчылары турында фикер алышынды. Кроссворд, тест биремнәре дә эшләргә өлгерделәр. Мәктәп музеенда сәнгатькә багышланган стенд белән таныштылар. Татарстанның Халык артисты, авылдашыбыз Сәкинә Минеханова турында язылган китапларга күзәтү ясадык. Соңыннан балалар бәйрәм концерты оештырдылар.
-
Конкурс "Весенний звон" 20.06.2019
Ученица 2го класса Хамеева Р. заняла 3е место II Всероссийского конкурса творческих работ "Весенний звон"
-
15 көн-Яшь рәссамчылар көне 19.06.2019
Сәламәтлек минутларын фельдшер Сафина Ләйлә үткәрде. Ул җәй көне урманнарда йөргәндә бөҗәкләр тешләсә, талпан кадалса, елан чакса беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләде, кайберләрен эшләп карадык. Соңыннан “Якташ рәссамнар” дигән презентация карадык, фикер алыштык. Балалар арасында “Каникулда” дигән исем астында рәсем ясау конкурсы оештырдык. Беренчелекне Гатиятуллина Язгөлем алды. Төшке аштан соң көнебез саф һавада дәвам итте. “Байрак алыш”, “Бакалар, әтәчләр сугышы” уеннарын яратып уйнадык. Көнебез күңелле узды.
-
14 көн - Оста куллар 18.06.2019
Авылдан ерак түгел урнашкан болынга барып табигать байлыкларын җыйнадык. Уен бүлмәләренә таралып төп әзерлек эшләре башланды.
Әзерлек тәмамлангач янәдән төп бүлмәгә җыелыштык. “Оста куллар” дип исемләнгән презентация карадык. Соңыннан бүлмәләргә
таралышып төсле кәгазь, картон, җилем, пластилин, табигатьтән җыйган материаллар кулланып “Оста куллар” күргәзмәсенә күңел җылысын
кушып эшләнгән эшләребезне әзерләдек. Күргәзмәбез бик бай һәм үзенчәлекле, матур килеп чыкты. Укучылар бу чарада барысы да актив
катнаштылар.
-
13 көн - Гаилә көне 17.06.2019
Бүгенге көнебез “Гаилә көне” дип аталды. Укучылар үз гаиләләре,гаилә белән үткәргән кызыклы чаралары турында сөйләделәр, шушы темага
рәсемнәр ясадылар, аларны смайликлар белән бизәделәр.
Күмәк биюләр оештыру бу бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Бу чараларда барлык укучылар да актив катнашты.
Матур гаиләләр таркалмасын, балаларның күз яшьләре таммасын, балачаклары бәхетле гамьсез булсын дигән теләктә кичәбезне тәмамладык.
-
12 көн - Сазлык, баткаклык 16.06.2019
Бу көнне лагерьда укучылар белән тәмәке тартуның зарарлы, алкоголь һәм наркотик матдәләрнең куркыныч булуы турында сүз алып барылды. Шулай ук компьютер һәм бала темасы да күтәрелде.
-
11 көн - Һәйкәлләр көне 15.06.2019
Хәтер көнен дәвам итеп лагерьнын унберенче көнен Һәйкәлләр көне дип атадык. Кереш әңгәмәдән соң тигез сафларга тезелеп
сугышта үлеп калган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә юл алдык. Укучылар үзләренең нәсел шәҗәрәсен кабаттан күзаллап һәйкәлдә язылган фамиияләрне укыдылар, нәсел җепләрен тоташтыручы исемнәрне эзләп таптылар, хәтерләрен яңарттылар. Эйе, үтткәнне өйрәнми торып киләчәкне төзеп булмый шул. Сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдык.
Мәктәп музеена экскурсия ясадык, тарихи ядкарьләр белән таныштык.
-
10 көн - Дару үләннәре бакчасы 14.06.2019
Бу көнне лагерьда укучылар дару үләннәре белән таныштылар. Сәламәтлек минутында "Яшел аптечка" турында беренчел белемнәрен тикшерделәр. Табигатькә чыгып, төрле дару үләннәрен җыеп, балалар алардан гербарийлар ясадылар.
-
9 көн – Бию көне 13.06.2019