Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Өлкәннәр көне 01.10.2013

Бүген 1 октябрь "Өлкәннәр көне". Биектау урта мәктәбендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбызны һәм техник хезмәткәрләрне бәйрәмгә чакырдык. Башлангыч сыйныф укучылары ярдәме белән концерт номерлары күрсәтелде. Аннан ашханәдә чәй табыны артында бәйрәм дәвам итте. Килгән кунакларыбыз бик риза булып, рәхмәтләрен әйтеп кайтып киттеләр.
Әле һаман шат йөз белән
Мәктәп сукмагына карыйсыз
Балаларның гөрләп, шаярышып
Бару - кайтуларын барлыйсыз.
-
Өлкәннәргә булышабыз 01.10.2013

-
Көзге эшләр 25.09.2013

Көзләр җитү белән, бакчаларда көзге эшләр күбәйде. Укучыларыбыз һәм мәктәп коллективы берничә тапкыр мәктәп яны участогында эшләделәр. Карлыган һәм кура араларын чистарттылар, кәбестә, кишер һәм башка яшелчәләрне җыйдылар, кирәк урында җир казыдылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 25.09.2013

Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта барлык аналар дә катнашты. Көн тәртибендә ДЙА, мәктәпнең эчке һәм тышкы кагыйдәләре, ата- аналарны борчыган сораулар каралды.
-
Чираттагы утырыш 23.09.2013

Бүген "Таң йолдызы" оешмасының чираттагы утырыш булды.Бу утырышта сыйныф командирлары, уку секторлары катнашты. Алар яңа уку елының планы, үткәреләчәк бәйрәмнәр, вазыйфалар бүленеше, яңалыклар белән танышты. Җыелышны педагог- организатор Бадрутдинова Н. Г. алып барды.
-
Көзге кросс 21.09.2013

-
Чисталык дәресе
16.09.2013
16 нчы сентябрьда һәр сыйныфта халыкара озон катлавын саклау көне уңаеннан "Чисталык дәресе" дигән экологик акция (сыйныф сәгатьләре) үткәрелде.
-
Җәйге спартакиада! 14.09.2013

14 нче сентябрь көнне мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спортакиадасы булып узды. Стартка район мәктәпләреннән килгән спортчылар чыкты. Алар чын мәгънәсендә үзләренең көчле, батыр һәм сабыр булуларын күрсәттеләр. Спорт ярышларының бер өлеше “Яшьлек”үзәк стадионында, ә бер өлеше “Дельфин” спорт комплексында үткәрелде. “Яшьлек”үзәк стадионында барган бәйгедә спортчыларыбыз җиңел атлетика буенча көч сынашса, ә “Дельфин» спорт комплексында, йөзү, ату, кул көрәштерү һәм бадминтон кебек спорт төрләрендә үзләрен сынадылар. Бу ярышларда Биектау урта мәктәбе мәгариф хезмәткәрләре дә өч призлы урынны яуладылар. Аларны район җитәкчеләре котлады һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Котлыйбыз!!!
-
Рәмзия Усмановна Әфәрин!!! 14.09.2013

Хатын-кыз директорлар арасында 400 метрга йөгереп Рәмзия Усмановна беренче урынга лаек булды. Уңышлар сезгә Рәмзия Усмановна!!!
-
Чит тел укытучыбыз булдыра 14.09.2013

Чит тел укытучыбыз да бирешмәде. Ату буенча беренче урынны Шайдуллина Гүзәлия Хөсәен кызы яулады.









