Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Бәйрәм белән! 08.03.2024

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын- кызларда! Гимназиябездә Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан укытучыларны, укучыларны, әниләрне һәм әбиләрне котлап, тантаналы рәвештә бәйрәм кичәсе оештырылды. Кичә матур җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә яңгыраган җырлар, башкарылган биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр, әйтелгән теләкләр һәркемнең кәефен күтәрде!
Кадерле әниләр, әбиләр, апа- сеңелләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хатын-кыз бәхете һәм шатлык- куанычлар телибез! Яз сезгә җылы кояш нурларын бүләк итсен, гаиләләрегездә иминлек һәм муллык хөкем сөрсен!Видеокотлау: https://vk.com/video-216931602_456239240?list=fdf061c5cafc385dee
-
Халыкара хатын- кызлар көненә рәсем күргәзмәсе 07.03.2024

8 нче март- язның иң матур бәйрәме! Әлеге матурлыкны укучыларыбыз үзләренең иҗатларында чагылдырдылар. Әлеге рәсем күргәзмәсе бәйрәм атмосферасы тудыру һәм укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан оештырылды. Җитәкчеләре: Равилә Хәйдәровна.
-
Бәйрәм көненә багышланган мастер- класс 07.03.2024

2А сыйныфында 8 нче март бәйрәменә багышланган печенье бизәү буенча мастер- класс үткәрелде. Җылы, дустанә атмосфера һәм уртак хезмәт матур нәтиҗә бирде. Укучылар үз эшләреннән канәгать калдылар!
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре 06.03.2024

1Б һәм 1Г сыйныфында кунакта «ЛизаАлерт» эзләү- коткару отряды волонтёры Кашапова Лилия Ильясовна булды. Ул укучыларга шәһәрдә һәм урманда белергә кирәк булган куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Ветераннар йортында кунакта 06.03.2024

Гимназия укучылары ел дәвамында Идел буе районы активистлары белән берлектә ветераннар йортында үткәрелүче бәйрәм чараларында актив катнашалар. 8 нче март- Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан уздырылган бәйрәм кичәсендә 2А сыйныфы укучысы Гәрәева Сәмирә дә катнашты. Ветераннар укучыларның чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алдылар, бүләк ителгән шатлык хисләре һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр!
-
Әтиләр һәм укучылар арасында волейбол ярышы 05.03.2024

Гимназиябездә көтеп алынган вакыйга- әтиләр һәм укучылар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Уен бик кызу һәм дустанә мөнәсәбәттә барды. Әлеге уенда 4 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр:
- Десяточка- I урын;
- Первые- II урын;
- Галәм- III урын (укучылар командасы);
- Вторые- IV урын.
Бу көнне алган тәэсирләр уенчылар һәм җанатарлар күңелендә матур, күңелле истәлекләр калдырды. Барлык командаларны котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз! -
Бөтендөнья песиләр көне 05.03.2024

1 нче март- Бөтендөнья песиләр көне. Шул уңайдан гимназия китапханәсендә укучылар белән песиләр турында кызыклы әңгәмә үткәрелде. Укучылар песиләрнең токымнары турында белделәр, видеоязмалар карадылар.
Ә сез беләсезме?
- Песи колагы 180 градуска борыла ала.
- Мыеклар ярдәмендә песиләр тирә- юньгә яраклаша.
- Песи конфет яратмый, чөнки баллы тәмне тоя алмый.
- Песиләр ерактагы әйберләрне әйбәт күрә, ә менә якындагыны күреп җиткерми. -
Саф һава- тәнгә дәва! 05.03.2024

"Саф һава- тәнгә дәва!"- дип юкка гына әйтмиләр. Озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар ял сәгатьләрен күңелле һәм файдалы үткәрәләр. Саф һавада булу физик яктан камил үсеш һәм организмны чыныктыру өчен бик кирәк.
-
Мастер- класс 05.03.2024

Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан 5Б сыйныфында картинкалар ясау буенча мастер- класс үткәрелде. Укучылар эшләреннән канәгать калдылар!
-
"Мөһим сөйләшүләр"- Җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга? 04.03.2024

4 нче март көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" циклының темасы "Җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга?" дип аталды. Укучылар белән тормышта үз урыныңны табу, кешеләргә игелеклелек эшләү турында сөйләшү алып барылды.










