Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Һөнәри юнәлеш буенча очрашу 11.04.2024

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында 11 нче сыйныф укучылары өчен Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары чыгышларын тәкъдим иттеләр. Алар укучыларга икътисади куркынычсызлык юнәлеше турында тулы мәгълүмат бирделәр.
-
"Беренчеләр космоста" акциясе 11.04.2024

Гимназиянең "Алдынгылар хәрәкәте"нең беренчел бүлек советы рәисе Галиев Нияз Космонавтика көненә багышланган "Беренчеләр космоста" дигән темага сөйләшүләр, "Алдынгылар вакыты" исемле интеллектуаль викторина уздырды. Укучылар галәм, космонавтлар, планеталар турында сорауларга бик кызыксынып җавап бирделәр.
-
"Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә экскурсиядә 09.04.2024

Гимназиябезнең 1Г сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Алсу Габдрафиковна белән берлектә Казан Кремле территориясендә урнашкан "Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар яңа мәгълүматлар тупладылар, уңай эмоцияләр алдылар.
-
Мөһим сөйләшүләр- "Мин Җирне күрәм! Ул бик матур!" 08.04.2024

8 нче апрель көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресе "Мин Җирне күрәм! Ул бик матур!" дип аталды. Укучылар белән галәм, беренче ачышлар, космонавтлар турында сөйләшү алып барылды.
-
Сәламәтлек - иң зур байлык 07.04.2024

7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Китапханәбез дә бу көннән читтә калмады. 2Б сыйныфы укучылары белән китапханәче Зөлфия Рафаильевна һәм физик тәрбия укытучысы Әлфия Гомәровна җитәкчелегендә "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дигән күңел ачу чарасы уздырылды. Укучылар көчләрен төрле этапта сынадылар:
- физик яктан сәләтләрен күрсәттеләр;
- табышмаклар чиштеләр, мәкальләр төзеделәр;
- шәхси гигиена кирәк- яракларын сортладылар;
- әдәбият станциясендә җиләк- җимеш һәм яшелчә геройлары булган әкиятләрне искә төшерделәр;
- "Ни өчен үлән чәйләре файдалы?", "Ни өчен витаминнар эчәргә кирәк?", "Нәрсә ул дәрес туклану?" дигән сорауларга җаваплар эзләделәр.
Әлеге чара укучыларга бик күп уңай эмоцияләр бирде. -
"Золотая Лира" конкурсы 07.04.2024

Гимназиянең 1В сыйныфы укучысы Ибатова Сәминә һәм 3А сыйныфы укучысы Валеев Рамазан "Золотая Лира" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр сәнгате конкурсында катнашып II дәрәҗә дипломант исемен яуладылар. Котлыйбыз!!!
-
Котлыйбыз! 06.04.2024

"Шигърият бакчасында" исемле республикакүләм катнашу хокукы алган I шәһәр әдәби - иҗат бәйгесенең "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә гимназиянең 2А сыйныфы укучылары Хайруллин Салих - l дәрәҗә, Гараева Сәмирә, Самикова Мәликә - ll дәрәҗә, 3А сыйныфы укучылары Гараева Сәидә - l дәрәҗә, Махмутов Рәсүл - ll дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Җиңүчеләрне һәм укытучылары Гөлфия Рөстәмовнаны, Дания Габдулловнаны чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
"Туберкулёзга каршы көрәш" атналыгы 05.04.2024

Гимназиядә 1 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр "Туберкулёзга каршы көрәш" атналыгы дәвам итәчәк. Атна кысаларында 6 нчы, 7 нче сыйныфлар белән "Туберкулёзны профилактикалау" темасына сәламәтлек дәресләре уздырылды. Укучылар әлеге чир, аның куркынычы һәм саклану чаралары белән таныштылар.
-
Инклюзив белем бирү атналыгы - "Без төрле – без тигез" 05.04.2024

Инклюзив белем бирү атналыгы кысаларында тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна башлангыч сыйныфлар белән "Без төрле – без тигез" дип аталган толерантлык дәресе уздырды. Сөйләшү барышында "Отличия" дигән уен оештырылды, мультфильмнан өзекләр күрсәтелде.
Шулай ук 5 нче, 6 нчы сыйныфлар белән "Төрле мөмкинлекләр – тигез хокуклар" дигән әңгәмә үткәрелде.
Әлеге чараларның төп максатлары:
- укучыларда дуслык, үзара ярдәмләшү, җаваплылык, бер- береңне аңлау һәм кабул итү сыйфатларын үстерү;
- аерым ихтыяҗлары булган кешеләргә җәмгыятькә яраклашырга ярдәм кирәклеген аңлату. -
Инклюзив белем бирү атналыгы 04.04.2024

1 нче апрельдән гимназиядә инклюзив белем бирү атналыгы башланды. Әлеге атна кысаларында укучылар белән "Инклюзив дуслык" дип аталган әңгәмәләр үткәрелде. Укучылар толерантлык төшенчәсе белән таныштылар, бер- береңә терәк булу турында сөйләштеләр.










