Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Каникуллар дәвам итә 28.03.2024

Каникуллар дәвам итә! 5В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Эльмира Илдаровна белән "Киномакс" кинотеатрында "Летучий корабль" фильмын карап кайттылар, вакытларын күңелле үткәрделәр.
-
"Команды Первых" слётында 27.03.2024

Бүген гимназия активистлары Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә Идел буе районы мәктәпләре арасында уздырылган "Команды Первых" слётында катнаштылар. Укучылар тренинглар үттеләр, яңа проектлар белән таныштылар, яңа дуслар таптылар.
Гимназиябез укучылары Галиев Кәрим һәм Валеева Алимә әлеге чараны алып бардылар. Афәрин, укучылар! -
Язгы лагерьның өченче көне 27.03.2024

Бүгенге көн кызыклы чараларга бай булды:
- Укучылар "Наука- это просто" проекты белән таныштылар, төрле экспериментлар үткәрделәр;
- "Татар халык әкиятләре- рәсемнәрдә" конкурсында катнаштылар;
- Патриотик тәрбия бирү максатыннан "Журавли" җыры тарихы белән таныштылар. -
Бөтендөнья театр көне 27.03.2024

27 март- Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Беренче театр Борынгы Грециядә, ә Россиядә XVII гасырда барлыкка килгән. Бүгенге көндә аның бик күп төрләре бар: драма, опера, балет, курчак, пантомима. Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна язгы лагерьга йөрүче укучылар белән Театр көненә багышланган "Азбука театра" дигән кызыклы чара уздырды. Балалар театр тарихы белән таныштылар, татар халык әкиятләреннән өзекләр күрсәттеләр.
-
Гражданлык оборонасы буенча укулар 26.03.2024

26 нчы март көнне гимназия базасында мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләре өчен гражданлык оборонасы буенча укулар оештырылды. Чараның максаты: гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм андый хәлләр була калганда аларның зыянын юкка чыгару.
-
Язгы лагерьның икенче көне 26.03.2024

Лагерьның икенче көне күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Укучылар белән прәннек бизәү буенча мастер- класс үткәрелде. Балалар үзләренең кулинар шедеврлары белән әти- әниләрен дә сыйладылар.
-
Милли музейда кунакта 26.03.2024

Каникуллар дәвам итә! 3А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Дания Габдулловна белән берлектә Милли музейда кунакта булып кайттылар. Укучылар "Нәүрүз"гә багышланган мәдәни чарада катнаштылар, бәйрәм тарихы белән якыннан таныштылар.
-
Язгы лагерьның беренче көне 25.03.2024

Каникуллар җитү белән гимназиядә язгы лагерь эшли башлады. Лагерьның беренче көне бик кызыклы һәм күңелле башланып китте. Куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде. Балалар көн тәртибе, лагерьда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Көн дәвамында укучылар Чебурашка белән кызыклы биюләр биеделәр, "космо- шипучка" дигән мастер- класста катнаштылар, вакытларын файдалы үткәрделәр.
-
Каникуллар башланды! 24.03.2024

2А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Рөстәмовна белән берлектә "Чулпан" мәдәният үзәгендә "Апуш" татар балалар театры студиясе тарафыннан куелган Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" мюзиклын карап кайттылар. Спектакльне балалар хозурланып карадылар һәм рәхәтләнеп алкышладылар!
-
"Солдатка ярдәм" акциясе 23.03.2024

Гимназиябез укучылары, укытучылары һәм әти- әниләре тырышлыгы белән чираттагы гуманитар ярдәм "Свечи Печи" волонтёрлар хәрәкәте җитәкчесе Касаткин Андрей Викторовичка тапшырылды. Акциянең максаты - махсус хәрби операция кысаларында үз бурычларын үтәүче хәрби солдатларга ярдәм итү.
Гимназия администрациясе һәм коллективы исеменнән әлеге акцияне оештырган өчен Эльмира Вагизовнага һәм катнашкан һәр кешегә рәхмәтләребезне белдерәбез!










